Сүз уңае килгәндә, сүтегеңне ямап кал, ди халык. Сочида узган атнада тәмамланган Паралимпиаданың һәм ул уеннарда безнең илнең уңышының «кызуы» суынып беткәнче, Россиядә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр мәсьәләсен зур социаль проблема буларак тагын бер тапкыр күтәреп чыгу бик мөһим.
Паралимпиаданың абруе Олимпиада уеннарының дәрәҗәсенә җитә алмый, әлбәттә. Моңа дәлилләр эзләп ерак китәсе дә юк. Олимпиада ярышларын башыннан ахырына кадәр яктырткан үзәк телеканалларыбызның уеннарның бу төрен күрсәтүгә эфир вакытларын әрәм итеп тормавы бу турыда ачыктан-ачык сөйли. Нәтиҗәдә, телетамашачы Паралимпиада бәйгесен «өстәмә» каналлар аша гына күзли алды. Үзәк телеканалларның бу уеннарга шундый мөнәсәбәте үк Россиянең хөкүмәтендә дә, җәмгыятендә дә инвалидларга игътибар җитәрлек булмавы турында сөйли түгелме?!
«Инвалидларсыз» бердәнбер ил
Быел Россиянең Паралимпиаданы беренче тапкыр кабул итүе. Олимпиада уеннары 1980 елда Мәскәүдә узганда, ул ярышларны үткәрүдән баш тартканнар. «СССРда инвалидлар юк!» − дип кистереп әйткән хөкүмәт ул чакта. Хәзерге Россиядә дә юк бит алар! Бөек Ватан һәм Әфганстан сугышларыннан меңләгән тап-таза егетләрнең ярым-йорты килеш кайтуларын, узган гасырның криминал чәчәк аткан 90 нчы елларын, сүтек-җимерек юлларыбыздагы һәлакәтләрдә исәпсез-хисапсыз гарип калучыларны; эчкечелек, пычрак экология аркасында тумыштан инвалид балаларның саны елдан-ел үсүе һ.б. күрсәткечләр моның нәкъ киресе - СССРда, Россиядә дә инвалидларның бик күп булырга тиешлеге турында сөйли югыйсә. Шуңа да карамастан, бездә алар «юк»! Чынлыкта исә, безнең илдә инвалидларның «юклыгының» сере аларның булмауларында түгел, ә халыкның күз-колагына чалынмауларында.
Бездә күпчелек инвалидлар өйләрендә дүрт стенаны «саклап» утыра. Аларның кеше арасына чыгып йөрмәүләренең сәбәпләре байтак. Болар - җәмгыятьнең аларны гадәти кешеләр кебек кабул итә алмавы да, ниндидер җен-пәри күргәндәй карашлардан ятсыну да, физик мөмкинлекләр дә һ.б. Әмма төп сәбәп - әйләнә-тирә мохитнең инвалидның ихтыяҗларына яраксыз булуында. Тар ишекләр, биек бордюрлар, баскычлар, юл кичешләренең тиешенчә җиһазландырылмавы, җәмәгать транспортында йөри алмау - болар барысы да тулы тормыш белән яшәргә омтылган инвалидның ирекле хәрәкәт итүен чиклиләр.
Статистик мәгълүматларга караганда, бүген Россиядә 13 миллион инвалид яши. Бу - барлык халыкның 9 проценты. Башка илләрдә исә ул күрсәткеч күпкә югарырак. Мисал өчен, Финляндиядә ул - 32, Бөекбританиядә - 27 процент. Тик бездә ул санның кечкенәлеге, Россия халкының бүтәннәр белән чагыштырганда, тазарак булуы белән түгел, әлеге исәпнең башкачарак алып барылуы белән аңлатыла.
Өч киртә - хөкүмәт, дәүләт органнары, җәмгыять
Бер яктан караганда, хөкүмәт мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарын кайгырта да кебек. Ул аларга пенсия түли, көндәлек кирәк-яраклары белән тәэмин итә, бушлай дарулар бирә һ.б. Тик бу чаралар гына бик аз. Ни өчен ул аның ирекле хәрәкәт итә алу, эшкә урнаштыру якларын кайгыртмый?! Дәүләт аларга үләргә дә бирми, үсәргә дә бирми кебегрәк килеп чыга. Миңа ул мондыйрак картинаны хәтерләтә: сазлыкка батып баручыга берәү ботак сузган да, ул аңа төпкә китәргә дә ирек бирми, тартып чыгарырга да җыенмый.
Эш дигәннән, күпчелек инвалидлар хезмәткә сәләтле, тик аларга эшләргә генә бирмиләр. Гәүдәнең бер әгъзасы сафтан чыгу бөтен организмның яраксызга әйләнүен аңлатмый бит. Шуңа да карамастан, әлегә кадәр беренче төркем инвалидка рәсми рәвештә эшләргә ярамады. Эшкә яраклы беренче төркем инвалидлар, пенсияләре азаюдан куркып, дәүләт «күзеннән» кача-поса эшләргә мәҗбүрләр иде. Мисал өчен, сукыр юрист яки инвалид арбасында утыручы таксист, үзләренә өстәмә керем китерүче шөгыль табуларына карамастан, мөмкинлекләре чикләнгән кеше булуларыннан туктамыйлар бит. Хәзер, ниһаять, инвалидларның документларына «чит кеше ярдәме белән эшләргә ярый» дигән тамга куя башладылар. Хөкүмәт ул законның мәгънәсезлеген, соңлап кына булса да, тәки аңлады.
Әмма инвалидларга бәйле кайбер тузга язмаган законнар әле дә саклана. Шуларның берсе - инвалид кеше артыннан тәрбия кылган өчен түләнә торган пособиегә кагылышлы закон. Әлеге 1200 сум күләмендәге түләү инвалидның пенсиясенә өстәлеп, аның артыннан караучы исеменә килә. Тик беренче төркем инвалиды булган килеш рәсми рәвештә эшләүчегә ул каралмаган. Янәсе, эшли алгач, ул үзен тәрбия дә кыла ала. Югыйсә, эшләүче инвалидлар да һәрчак башка кеше ярдәменә мохтаҗ. Һәм мондый «сәер» законнар канунчылыгыбызда тулып ята.
Хөкүмәтнең инвалидларга шундый мөнәсәбәтен күреп, дәүләт органнары да вазифаларын бармак аша гына карап башкара. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне якларга һәм аларга ярдәм итәргә тиешле шул ук социаль яклау идарәләрендә генә дә салкын караш, игътибарсызлык, битарафлык белән очрашмаган инвалидлар бармы икән?! Ярар, Россиядә андый мөнәсәбәткә аптырый торган түгел инде, тик аларның эшчәнлек тәртипләре дә таң калдыра. Инвалидларга техник җайланмалар бүлеп биргәндә, алар махсус иң уңайсыз әйберләрне сайлый торгандыр кебек тоела кайчагында. Мисал өчен, инвалид арбасына гына тукталыйк. Ул «транспорт чарасыннан» башка аяклары йөрмәүче инвалидның көнкүреше бөтенләй мөмкин түгел һәм аңа ул арба дүрт елга бер мәртәбә бирелә. Әлеге арба уңайлы булса бер хәл, аның дүрт ел буена ватылган-кителгән урыннарына да күз йомар идең. Әмма, гадәттә, инвалидка авыр, киң, алама, ипсез арба тәти, чөнки «тендер» буенча уңайлы түгел, ә иң арзанлы техника сайлап алына. Дүрт ел буена исә гәүдә шул арбаның формасын ала дисәң дә була. Бу мәсьәләне хәл итүчеләр үзләре бер көн буе булса да, тормыйча, шул арбаларда утырып карасыннар иде ул!..
Үзеңә яраклы арбаны кулыңа төшерүнең бер юлы бар үзе. Сатып алсаң, ул бит кыйммәт чыга, яхшы арбаның бәясе - 30-50 мең сум. Закон буенча, социаль яклау идарәсе сиңа ул акчаны кайтарырга тиеш тә, әмма ул орган кыйммәтле әйбер өчен түләргә бер дә ашкынып тормый. Кайчагында хәтта инвалидлар белән судлашып йөрүдән дә чирканмыйлар. Әйтерсең лә алар ул акчаны үз кесәләреннән чыгара.
Хөкүмәт белән инвалидларның тормыш-көнкүреше өчен җаваплы дәүләт системалары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә шундый мөнәсәбәттә була торып, җәмгыятьтән аңлауны көтә дә торган түгел. Урамда үтеп барганда, инвалидка ярдәм кирәк булганда, һәрчак хәлгә керүче, булышучы табылмыйча калмый үзе. Тик, мәсәлән, машиналарын тротуарга «атландырып» куйганда яки сәүдә үзәкләренең инвалидлар өчен ясалган урыннарын тутырганда, кешеләр мөмкинлекләре чикләнгән затларга уңайсызлык тудырганнарын уйлап бетермиләр. Инвалидларны урамда бик сирәк күргәнгә, безнең җәмгыятьнең аңына «аларга комачауламаска» дигән уй кереп төпләнмәгән. Хәер, арабызда башкаларга төкереп бирүчеләр дә җитәрлек.
Тимерне кызуында сук, сүзеңне кызуында әйт!
Россиянең Паралимпиада уеннарында җиңүе исә, бер ягында хөкүмәт, дәүләт органнары һәм җәмгыять, ә икенче ягында инвалидлар торган упкынның ярларын берләштермәсә дә, азмы-күпме якыйнайтыр, дигән ышаныч бар. Ул ярышларда катнашкан инвалидларның төп омтылышлары ил данын яклау түгел, ә бәлки үзләре һәм илдәге инвалидлар проблемасы турында ишеттерүдер кебек тоела миңа. «Илдә әле без дә бар! Безнең дә җәмгыятьнең тигез хокуклы әгъзалары буласыбыз килә! Физик кимчелекләребезгә карамастан, без дә күпкә сәләтле!» − дигән сүзләрне илгә яңгыратыр өчен ирешелгән сыман бу җиңү.
Паралимпиада тарихында медальләр саны буенча рекордлы җиңүгә инвалид спортчылар күпме көч, тырышлык түккәннәрен күреп, дәүләтебез, бәлки, кискен булуына карамастан, әлегә кадәр күләгәдә торган инвалидлар проблемасына күзен ачар? Мөмкинлекләре чикләнгән булса да, аларның да күп файда китерә алганын аңлар? Инвалидларның тулы тормыш белән яши алулары өчен шартлар, бәлки, Сочидан тыш, бүтән шәһәрләрдә дә барлыкка килер? 2011 елда эшли башлаган «Уңайлы мохит» программасының җимешләрен, бәлки, хисапларда гына түгел, ә чынбарлыкта да күрербез? Шушы ышанычларны бүләк иткән Паралимпиада спортчыларыбызга бик зур рәхмәт! Хәзер инвалидларның төп бурычы - бөтен ил җиңүдән канатланып йөргән вакытны кулдан ычкындырмыйча, тимерне кызуында сугып калу.
Комментарийлар