16+

Рәмис Латыйпов Ленинградта өч пачка май аркасында килеп чыккан фаҗига турында

Блокададагы Ленинградта яшәгән татар апасы Рауза Галимованың үлеме бүгенге заман кыйммәтләре хакында бәхәс кузгатты. "Магнит" хезмәткәрләре әбине өч пачка май урлауда гаеплиләр, акчасын түләргә теләсә дә, полиция чакырталар. Хурлыкны күтәрә алмыйча, әби йөрәге ярылудан полиция бүлекчәсендә вафат була.

Блокададагы Ленинградта яшәгән татар апасы Рауза Галимованың үлеме бүгенге заман кыйммәтләре хакында бәхәс кузгатты. "Магнит" хезмәткәрләре әбине өч пачка май урлауда гаеплиләр, акчасын түләргә теләсә дә, полиция чакырталар. Хурлыкны күтәрә алмыйча, әби йөрәге ярылудан полиция бүлекчәсендә вафат була.

Туксанынчы дистәсен ваклый башлаган әбинең түләргә онытуы гаҗәп түгел, ул яшьтә исемеңне истә тота алсаң да рәхмәт. "Тотылгач", акчасын тәкъдим иткән бит инде, шул җитмәгәнме? Бик гаҗәп һәм куркыныч - кибеттә беркем дә әбине якламаган. Полициясен генә күр - күсәк кадәр мужиклар әбине полиция бүлекчәсенә алып барырга вакытларын да, энергияләрен дә кызганмаганнар. Кибет хуҗасы миллиардер Галицкий "каравылчылар дөрес эшләгән" дип хезмәткәрләрен яклады, матбугатны "юк-бар белән шөгыльләнүдә" гаепләде. Ни кибетчеләр, ни каравылчылар, ни полицейскийлар, ни Галицкий әбинең якыннарыннан гафу үтенмәделәр.

"Кеше авылдан чыкса да, авыл кешедән чыкмый" дигән гыйбарә бар рус халкында. Чиратлар югалып, киштәләр товар белән шыгрым тулып, кибетче кулыннан счет, аягыннан галуш төшсә дә, зәһәр телләре юкка чыкмады. Чыга да алмый - хуҗалар бер яктан сатып алучыларны җәлеп итү өчен тырышса, икенче яктан кибетчеләрне һәм каравылчыларны кырыс кануннар белән боргычлап, аларны сатып алучыларга дошман итеп карарга этәрә. Һәртөрле җитмәүчелек өчен хезмәткәрләр үз кесәләреннән түли. Сатып алучылар урлаганмы, хуҗалармы, каравылчылармы - аларга түлисе, ә күп товар сатканга карап кына кассирның хезмәт хакы әллә ни үзгәрми. Каракны тоту исә җитмәүчелекне башкага сылтарга мөмкинлек тудыра.

Сәүдә системасын яхшы белүче кешеләр өчен таныш бу. Әлеге вакыйга исә башкаларга да шушы системаны күрергә мөмкинлек бирде. Әгәр Рауза Галимова урынында яшьрәк кеше булса, аның полиция бүлекчәсендәге хурлыкларын халык ишетми-белми калыр иде. Андый очраклар күп. Рауза әби дә үзенең хаклы булуын, блокада кичергән кеше булуы һәм әҗәле белән генә раслый алды - гадәти бер пенсионер булса, полиция бүлекчәсендә үлмәсә, бернинди прокуратуралар да селкенеп тә карамас иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading