16+

Сноуден «Пресса иреге фонды»н җитәкләячәк

АКШ хөкүмәтен һәм махсус хезмәтләрен шымчылыкта гаепләп, күпсанлы дәлилләрен матбугат битләрендә бастырган Эдвард Сноуден бүген дә тик ятмый, үзенең фаш итү эшчәнлеген дәвам иттерә. Аның компромат материаллары әле бер, әле икенче газетада дөнья күреп тора. Шушы көннәрдә Сноуденны Американың «Пресса иреге фонды» директорлар советына чакырганнар.

АКШның «Пресса иреге фонды» 2012 елның декабрендә сүз иреге, мәгълүматның ачыклыгы өчен көрәшүче журналистларны яклау максатыннан оештырылган. Аның директорлар советына бүген шулай ук фаш итүләре белән данлыклы АКШның оборона министрының элеккеге ярдәмчесе Дэниэл Эллсберг, киноактер Джон Кьюсак һәм Сноуденның күпчелек материалларын бастыруда ярдәм иткән журналист Гленн Гринвальд та керәләр. Алар исәбенчә, Эдвард Сноуден - чын милли каһарман һәм аны үз сафларына кабул итү горурлык булачак.
Эдвард Сноуден хәзерге көндә Россиядә яшәп ятуын дәвам итә. Узган елның август аенда аңа безнең илдә бер елга калырга рөхсәт иттеләр. Сноуден сәяси сыеныр урын сорап башка илләргә дә мөрәҗәгатьләр юллый, тик берәү дә шулкадәр җәнҗаллы затны үзләренә сыендырырга кыймый. АКШның милли куркынычсызлык агентлыгы исәпләп чыгарганча, Сноуденның кулына 200 мең чамасы яшерен документ эләккән булуы мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading