16+

Сүриягә ракеталар очмаячак, ә Гыйракта көн саен яңа теракт

Көн артыннан көн үтә, мөселман илләре дөньяның сәяси-хәрби сәхнәсеннән төшәргә уйламый да. Бер Ислам дәүләте өстендә куерган болытларны көч-хәл белән таратырга өлгерәләр генә, ул арада икенчесендә «давыл куба». Бүген вакыйгалар үзәгендә чираттагы мөселман иле - Гыйрак.

Гыйрак эчендә тынычлык инде күптән юк, әмма терактларның соңгы дүрт көндәге кебек бер-бер артлы килгәннәре юк иде әле. 27 сентябрь көнне Гыйракның башкаласы Багдадта берьюлы ике мәчет янында шартлаулар булып, җомга намазыннан чыгып баручы 6 кешенең гомере өзелде. 29 сентябрь көнне Муссайаб шәһәренең мәчетендәге шартлау 40тан артык кешене бакый дөньяга озатты. 30 сентябрь көнне Багдадның 9 районында булган 12 теракт аркасында тагын 27 кеше һәлак булды. Бу юлы бомбалар машиналар эченә яшерелгән булган. Шушы дүрт көннең гомуми нәтиҗәсе - 70тән артык үлем һәм 200гә якын яраланучы.
Берничә көн элек кенә Сүриягә кагылышлы күңелле хәбәргә шатланган идек. Бер ай буе зур киеренкелек халәтендә АКШның Сүриягә ракеталар яудыра башлавын көткәннән соң, БМО, ниһаять, ситуациядән тату чыгу юлын тапты - ил эчендәге барлык химик корал БМО карамагына тапшырылачак. Ә Гыйракта шигыйлар белән сөнниләр арасында мәгънәсезгә кан кою дәвам итә. Бәлки БМОның Куркынычсызлык Советына ул илдәге хәлләргә дә тыкшынырга вакыт җиткәндер? Икесе дә бер үк дин тарафдарлары булган сөнниләр белән шигыйларның, кардәшләр булып, бер-берсенә чәй эчәргә кунакка йөрешәсе урынга, коралга ябышуларына йөрәк әрни.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading