16+

Табигать хәтәррәкме, әллә кешеме?

Тын океанның Чили дәүләте яр буйларын юган урынында цунамилар бик еш булып тора. Узган атнада гына, көчле дулкыннар аркасында, Чилиның зур суга якын районнарыннан 100 меңгә якын кешене эвакуацияләргә туры килгән.

Табигать хәтәррәкме, әллә кешеме?

Тын океанның Чили дәүләте яр буйларын юган урынында цунамилар бик еш булып тора. Узган атнада гына, көчле дулкыннар аркасында, Чилиның зур суга якын районнарыннан 100 меңгә якын кешене эвакуацияләргә туры килгән.

Ул чакта корбаннар булмады, ә кичә булган җир тетрәү белән цунами биш кешенең гомерен өзгән, өчәү яраланган, бу юлы 900 мең чамасы кеше куркынычсыз урыннарга күчерелгән.
Дулкыннары урыны-урыны белән 2 метрга кадәр җиткән цунами Чилиның төньягында 8,2 магнитудалы җир тетрәү аркасында туган. Көньяк Американың әлеге дәүләте Россиядән шактый ерак булуына карамастан, цунаминың шаукымы Камчатка яр буйларына кадәр үк килеп җитү куркынычы бар иде. Соңрак белгечләр бу фаразны инкарь иттеләр.
Чили халкы табигать көчләре йогынтысыннан зыян күрсә, диңгез буенда урнашкан башка дәүләт - Төньяк Корея кешеләре хакимият кулыннан дөнья куя. Һаман да кыргый законнар хөкем сөргән илнең башлыгы Ким Чен Ын анда 200гә якын түрәне үлем җәзасына тартырга ниятли. Ул кешеләр Ынның туганы Чан Сон Тхэкның мәсләктәшләре булуда гаепләнә. Тхэк үзе, узган елның декабрендә дәүләт түнтәрелеше ясарга тырышуы аркасында, Ынның әмере белән атып үтерелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading