16+

Татарстан да тәрәз ача

Октябрь башында Казанда үткән Euro Asia Expo-2013 халыкара күргәзмәсенең башлангычы 2010 нчы елларга барып тоташа. Ул вакытта ул KAZANHALAL исеме астында үткәрелде. Хәләл ярминкә, дигәндә, күпләребез биредә хәләл ризык сатылачак, күрсәтеләчәк икән, дип аңлый идек һәм киләчәктә бу күргәзмәнең халыкара масштабка чыгачагына да, Линар Якуповтан кала, кем генә ышанды икән.

Татарстан да тәрәз ача

Октябрь башында Казанда үткән Euro Asia Expo-2013 халыкара күргәзмәсенең башлангычы 2010 нчы елларга барып тоташа. Ул вакытта ул KAZANHALAL исеме астында үткәрелде. Хәләл ярминкә, дигәндә, күпләребез биредә хәләл ризык сатылачак, күрсәтеләчәк икән, дип аңлый идек һәм киләчәктә бу күргәзмәнең халыкара масштабка чыгачагына да, Линар Якуповтан кала, кем генә ышанды икән.

Бүген инде инвестицияле агентлык җитәкчесе булып эшләүче Линар Якупов амбицияләрнең дә кайчакта үз-үзен аклавын исбатлады кебек. Быелгы күргәзмәдә катнашучы чит ил вәкилләрен дә тиз генә санап чыгарлык түгел. Мисал өчен, бер Малайзиядән генә дә 31 компания килгән иде. Алар төзелеш, мәгариф, логистика һәм башка бик күп өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә чакыралар. Дөрес аңлыйк, күргәзмә аша без халыкара мәйданга чыгып киләбез. Казанны гел Казахстан белән бутарга тиеш түгелләрдер. Универсиада безне күпмедер танытса да, ул инде узып китте, ә Euro Asia Expo халыкара күргәзмәсе ел саен булыр дип көтелә. Монда төп максат - Россияне мөселман илләре белән бәйләү, ислам финансын үстерү, халыкара инвестицияләрне җәлеп итү һәм монда Татарстан мәйданчык, бәйләүче звено булып тора.
Быелгы күргәзмә «Гаилә кыйммәтләре һәм традицияләр» исеме астында үткәрелә, дип язылган иде. Укыдым, нишләп гаиләгә бәйлиләр икән, дип аптырадым һәм бу онытылды. Күргәзмәгә баргач, иң беренче игътибар иткәнем - чит ил вәкилләренең күплеге, күпләрнең инглиз телендә аралашуы булса, икенчесе - үзгә бер җылы мөгамәлә булды. Каядыр кунакка барган сыман, тегендә-монда чәй өстәле артында сөйләшәләр, татар уен коралларында уйныйлар, җырлыйлар, балаларга тамашалар күрсәтәләр. Бик эшлекле кешеләр дә үзләрен кунакчыл гаиләдә итеп тоядыр монда, дигән уй белән бергә, күргәзмәнең исеме дә искә төште. Менә эш нәрсәдә икән. «Акыллы шәһәр»нең (СМАРТ Сити Казань) баш архитекторы Норлиза Хашим күргәзмәнең ачылу тантанасында: «Без гаиләләр корыйк, мин бизнес гаиләләрне күздә тотам. Татарстан безнең өчен оештырган шартларда без үзебезне туганнарыбыз арасында итеп тоябыз. Сез дә безнең илгә килегез, ишекләребез ачык», - диде. Без бизнес дигәндә ниндидер бер усаллык, катылык, бер-береңә ышанмауны тоябыз. Алдавыч битлек кенә булмаса, ачык йөзле эшлекле әфәнделәр арасында йөри торгач, мөнәсәбәтләр башкача да була ала икән, дигән уй белән кайттым күргәзмәдән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading