16+

Тәмәкечегә көн бетә!

Менә 1 июньнән РФ Дәүләт Думасы «иҗат иткән» чираттагы канун гамәлгә керде. Моңа кадәр хакимият телевизион тапшырулар һәм басма продукцияне «+» саннары белән чуарлап, «тыелган» мультфильм исемлекләре төзегән, шулай ук киоскларда спиртлы эчемлекләр сатуны (сәгать уннан соң бөтен кибетләрдә дә) тыйган, машина йөртүчеләр өчен штрафларның булганнарын катгыйландырып, әледән-әле яңа төрләрен...

Тәмәкечегә көн бетә!

Менә 1 июньнән РФ Дәүләт Думасы «иҗат иткән» чираттагы канун гамәлгә керде. Моңа кадәр хакимият телевизион тапшырулар һәм басма продукцияне «+» саннары белән чуарлап, «тыелган» мультфильм исемлекләре төзегән, шулай ук киоскларда спиртлы эчемлекләр сатуны (сәгать уннан соң бөтен кибетләрдә дә) тыйган, машина йөртүчеләр өчен штрафларның булганнарын катгыйландырып, әледән-әле яңа төрләрен...

Менә 1 июньнән РФ Дәүләт Думасы «иҗат иткән» чираттагы канун гамәлгә керде. Моңа кадәр хакимият телевизион тапшырулар һәм басма продукцияне «+» саннары белән чуарлап, «тыелган» мультфильм исемлекләре төзегән, шулай ук киоскларда спиртлы эчемлекләр сатуны (сәгать уннан соң бөтен кибетләрдә дә) тыйган, машина йөртүчеләр өчен штрафларның булганнарын катгыйландырып, әледән-әле яңа төрләрен уйлап таба килгән булса, хәзер тәмәкечеләр белән дә көрәш башлаячак. «Тәмәке куллану нәтиҗәләреннән халыкның сәламәтлеген саклау» кануны Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан быел февраль аенда ук имзаланган иде. Ягъни төрле илләрдә башланган «тәмәкечене тыю» тенденциясе, ниһаять, россиялеләргә дә кагылды.
Шулай итеп, хәзер тәмәке көйрәтергә теләүчеләргә транспорт, вокзал, аэропорт, метро яны, балалар бакчалары һәм уен мәйданчыклары, парк, скверлар, мәктәп һәм югары уку йортлары, мәдәният, социаль, спорт оешмалары, хастаханәләрне, гомумән, төрле дәүләт биналарын әйләнеп уза башларга туры киләчәк. Шулай ук подъезд, лифт, күршеләргә комачау итә икән, хәтта балконда да тарту тыела. Балалар янында тартучыларны, «балага тискәре үрнәк күрсәткәне һәм сәламәтлекләренә зыян салганнары өчен», штрафка тарта башлаячаклар. Тәмәке тарту, җитәкчелек рөхсәте белән, бары тик оешмаларда һәм офисларда махсус урыннар булдырылган очракта гына мөмкин, әмма «курилка» тоткан җитәкчеләргә зур салымнар салыначак. Ә киләсе елның 1 июненнән поездларда, пассажир көймәләрендә, кунакханә, ресторан, бар, базарларда да «төтен чыгару» тыелачак.
Бер уңайдан киоск, ларек сәүдәгәрләре белән көрәш тагын да кискенләшә. Моңа кадәр аларны спиртлы эчемлекләр сатудан тыйган булсалар, киләсе елдан тәмәке сату мөмкинлеге дә бетерелә, ягъни кече эшкуарлыкның бу төре тәмам юкка чыгарыла.
Түрәләр бу гамәл яшүсмерләр арасында сыра һәм тәмәкегә үрелүчеләр санын киметер дип исәпли. Ник дигәндә, Россиядә 1993 елда тәмәкене 15 яшьтән тарта башласалар, ни кызганыч, бүген 7-8 яшьтән үк төтен йота башлаучылар да юк түгел. Җитмәсә, хәзер кыз балалар да малайлардан калышмый.
Тәмәке капларын кибет киштәләренә тезү дә канун бозуга әвереләчәк, кибетчеләр алга таба сатып алучыга исемлек кенә тәкъдим итә торган була.
Әлеге чикләүләрдән тыш, «Известия» газетасы язуы буенча, түрәләр тәмәке тартуны кинематографиядә дә чикләргә булган. Картина авторлары моннан соң кадрда тартылган тәмәкенең «сәнгать әсәрендәге фикерне җиткерүдә үтә мөһим роль уйнавын» дәлилләргә тиеш булачак. Балалар өчен чыгарыла торган яңа аудиовизуаль язмаларда исә тәмәке тарту күренеше катгый тыелачак. Ягъни мультфильмнарда «Простоквашина»дагы Федорның әтисе, «Ну, погоди!»дагы бүре кебек тәмәке тартучы персонажлар бүтән тумаячак. Шәхсән мине татар спектакльләрендә дә өстәлгә аракы, көмешкә куелуы, тәмәке көйрәтүләр, ә тамашачыбызның бу тискәре күренешне еш кына яратып, җылы кабул итүе гарьләндерә. Хәер, җәмгыятьтә булган күренешне тамашачыга күрсәтми башлап кына җиңеп буламы икән соң?!
Болардан тыш канунны эшләүчеләр тәмәке җитештерүче компанияләргә тәмәке сатуны стимуллаштыруны һәм спонсорлык күрсәтүне тыярга тәкъдим итәләр. Менә монысы, минемчә, тәмәке тарту белән көрәш юлында иң дөресе. Чөнки бу тәмәкесен ташлый алмыйча изаланучыны җавапка тартып, дәүләт казнасы файдасына акча каеру түгел, ә тартучылар санын арттырмас өчен рекламаны тыю да дигән сүз. Сәламәтлек саклау министрлыгындагылар тәкъдим ителгән барлык чаралар Россиядәге тәмәке тартып үлүчеләр санын 150-200 мең кешегә киметәчәгенә инана.
Хәзергә Россиядә тәмәкечеләрне дәвалауга тәмәке сату акцизлары белән чагыштырганда бюджет акчасы биш мәртәбә күбрәк сарыф ителә. «Московский комсомолец» газетасы хәбәренә ышансак, түрәләр тәмәкечеләргә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен махсус проект системасы да әзерләгән икән. Бу проект нигезендә, теләсә кайсы мәсьәлә буенча медицина оешмасына мөрәҗәгать иткән тартучы пациент тәмәке тарту факты нигезендә учетка куелмаган һәм никотин тоткынлыгыннан котылу буенча консультация узмаган килеш җибәрелмәячәк. Илдә ниндидер үзгәреш була икән, ул үзгәрештән файдаланучылар да булмыйча калмый. Шуңа күрә әлеге проект тәмәкечеләребезне «тәмәке тартудан азат итүче» шарлатаннар кулыннан коткара алыр дип ышанасы килә.
Тикшеренүләр тартучы илләр арасында Россиянең беренче булуы хакында сөйли. Бездә ел саен 400 мең кеше тәмәке тарту аркасында килеп чыккан авырулардан җан бирә. Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыеп, түрәләребез елына, ким дигәндә, 150-200 мең кешенең гомерен саклап калырга исәпли.
Илебездә закон үтәлешен хокук сакчылары контрольдә тотарга тиеш була. Тыелган урыннарда тәмәке тарту өчен 1 000-1 500 сум штраф салыначак дип билгеләнгән. Хәер, илебездә кабул ителә торган күптин-күп башка кануннарыбыз сыман монысының үтәлешенә дә шигем зур. Багана саен үз йомышын башкарган этне тыеп булмаган сыман, тәмәкечеләргә дә сак куеп бетерә торган түгел. Әлегә канунның беренче этабында тәмәкечеләргә кисәтү ясау гына каралган, чөнки Россиядәге күп кануннарга хас булганча бу очракта да штраф язуның әлегә план тәртибе юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading