16+

Тол хатыннан кыз алма

Олы яшьтәге бер танышым, гаилә турында үзара сүз кузгалса: «И-и, сеңелем, гаиләңнең, иреңнең кадерен белеп, матур итеп яшәгез. Тулы гаиләгә ни җитә! Моннан утыз еллар элек шундый киңәш бирүчеләр булса, бәлки мин дә гаиләмне саклап калган булыр идем...», - дип авыр сулап куя.

Тол хатыннан кыз алма

Олы яшьтәге бер танышым, гаилә турында үзара сүз кузгалса: «И-и, сеңелем, гаиләңнең, иреңнең кадерен белеп, матур итеп яшәгез. Тулы гаиләгә ни җитә! Моннан утыз еллар элек шундый киңәш бирүчеләр булса, бәлки мин дә гаиләмне саклап калган булыр идем...», - дип авыр сулап куя.

Бәхет елмаймаган шул апакайга. Гаиләсен тәмам югалтып бетергәннән соң ул менә инде егерме елга якын берүзе гомер кичерә. Кем гаепле соң аның бәхетсезлегендә? Бәлки балалык елларын юк иткән, әтисеннән аерган сугыштыр, бәлки яшьлегендә кадерен белмәгән иредер? Бүген инде боларны ачыклау мөмкин түгел. Кирәкмидер дә. Ә апа: «Үземдә дә булгандыр инде гаеп», - дип уфтана.
Аның балачагы авыр сугыш вакытына туры килгән, сугыш аны ятим иткән. Әнисе үзенең бөтен тормышын балаларына багышлаган, кабат кияүгә чыгу турында уйламаган, дүрт баласын берүзе тәрбияләп үстергән, кеше иткән. Кыз да берзаман үсеп буйга җиткән, кияүгә чыккан. Матур гына яшәп киткәннәр. Күз нурлары - кызлары дөньяга килгән. Бәхет диңгезенә чумып, яшисе дә яшисе иде дә бит... Тик күп тә үтми, гаиләдә низаглар чыга башлый. Гаиләнең җаны, ирнең киңәшчесе һәм ярдәмчесе булырга тиешле яшь хатын тормыш дилбегәсен иренә тапшырырга теләми, бар нәрсәне үзе хәл итәргә омтыла, ничек тиеш дип тапса - шулай эшли. Иргә, әлбәттә, бу хәл ошамый. Баштарак мәлләрне ул дус-ишләре янында яклау тапса, соңыннан яшел елан белән дуслашып китә. Хатын көннән-көн зәһәрләнә бара, көннәрдән бер көнне ирен өйдән үк укып чыгара. Ир кеше, берничә тапкыр килеп, хатынын һәм кызын яратуы, алардан башка яшәргә теләмәве хакында әйтә, күп вакыт, бераз кыюлык өчендер инде, кызмача килә. Баш булырга, беркемгә дә юл куярга өйрәнмәгән хатын араны бөтенләй өзә, башка килмәвен таләп итә. Ир башка килми. Тормыш үз уңаена әкрен генә дәвам итә: кызы мәктәпкә китә, үзе дә яхшы гына эшкә урнаша, фатир ала. Тик күңелдә генә тынычлык юк, булган малның рәхәте, никтер, сизелми. Берзаман ул иренең бер ялгыз хатынга йортка керүе турында ишетә. Тагын күпмедер вакыттан соң уллары һәм кызлары тууын җиткерәләр. Ә апакай һаман ялгыз. Кызы исә әтисез үсүендә әнисен гаепли. Юк, хатын кемне дә булса эзләми дә, ләкин инде элеккеге тормышны да кире кайтару мөмкин түгел.
Олы яшькә җиткәннән соң, узган тормышын күздән кичереп, хатын уйга кала. Кем гаепле? Язмыш гаепле. Әгәр сугыш булмаса, әтисе исән булып, кызларын үзе тәрбияләп үстерсә, барысы да башкача килеп чыгар иде. Ул бит тулы гаиләнең нинди булганын, ир белән хатын мөнәсәбәтләренең ничек булырга тиешлеген белми, күрми үскән. Һәр эштә карар кабул итүче, бар нәрсәне хәл итүче, табучы әнисеннән (мескен, ул нишләсен инде, чарасызлыктан бит) үрнәк алган, тормышта нәкъ менә шулай булырга тиеш дип кабул иткән. Үзе дә теләмәстән, әнисенең тормышын кабатлаган. «Их, - ди ул, - бүгенге акылым булсамы?! Гаиләмне ничек тә сакларга тырышыр идем. Кызым гел әти дип үртәлде, тик мин үз-үземне җиңә алмадым. Ярты-йорты гаиләдә нәрсә күреп үскән соң мин?!» Кызганычка, үзе кебек үк ярты-йорты гаиләдә тәрбияләнгән кызы да, кияүгә чыгып, бәхетле гомер кичерә алмады...
Чынлап та, ханымның сүзләрендә хаклык бардыр. Кызларның әниләре язмышларын кабатлаулары турында күп язалар, күп сөйлиләр. Тулы, матур гаиләдә тәрбияләнгән кыз бала киләчәктә үзе дә шундый гаилә булдырырга тырышачак. Иреннән аерылып, балаларын ялгыз үстерергә туры килгән хатын-кызның кызлары да күп очракта әниләре юлыннан китә. Туры килү очраклары гынамы бу, әллә чынлап та шулаймы - билгесез. Һәрхәлдә, халык мәкалендәге «Тол хатыннан кыз алма...» дигән сүзләр уйга калдыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading