Шәһри Казан

Туй дип баш китүләр

Туй көне - һәрбер кешенең тормышында иң якты, иң истәлекле көн. Бу элек-электән шулай булган. Тик хәзер ул изге бәйрәмнең кыйммәтләре генә нык үзгәрде кебек. Торган саен аңа әзерлек, аны үткәреп җибәрүләр бер-береңне уздырырга тырышулар, шапырыну-масаю, текәлегеңне күрсәтүгә кайтып калып бара түгелме?

Элек гадирәк иде
Элек туй мәҗлесенең кияү белән кәләшнең осталыкларын күрсәтүләре кебек берсеннән-берсе матур йолалары булган. Хәзер алар күптән онытылды инде.
Без кечкенә вакытта да авылларда туйлар күпкә гадирәк иде әле. Кияү кәләшне сатып алып кайтканнан соң, олы юлдан ук тавыш биреп төшкән машиналар авыл үзәгенә килеп туктыйлар, балдаклар алмашыну церемониясе җирле мәдәният йортында уза, аннары кунаклар ялланган автобуска төялешеп, табигатькә юл тоталар, юлда бала-чагаларга тәм-том, вак-төяк акчалар өләшенә, ахырдан кияүнең йортындагы табын артына җыелалар. Мәҗлес җыр-биюләр, уеннар белән алып барыла. Ул чакта туйлар гадәттә ике көн бара, беренче көнне өлкәнрәк яшьтәгеләр өчен мәҗлес оештырылса, икенче көнне яшьләр чакырыла иде.
Шәһәрләрдә дә ул вакытта туйлар әллә ни артык булмагандыр. Иң күп дигәндә, кунаклар фатирга сыймау сәбәпле, мәҗлес үткәрү өчен берәр мәктәп ашханәсен арендалагандыр.
Хәзер туйларны бик сирәкләр генә үз йортларында үткәрә. Кешеләрдә көнчелек хисе дә арттымы шунда, берәр дустының туе кафеда үтсә, аныкы, һичшиксез, ресторанда булырга тиеш. Өченчесе алардан күреп, кунакханә арендалый, дүртенчесе - яхта, бишенчесе - теплоход… Туй кортежы да гади генә машиналардан торырга тиеш түгел хәзер, яшь парның лимузин кебек иң текә машинада баруы, аларны озата баручы калган автомобильләрнең дә бары тик кыйбатлы, затлы маркалар гына булуы мәслихәт. Хәзерге заман туеның акча түгүгә кайтып кала торган башка шартлары да җитәрлек. Ярар, акчасын да түксеннәр, иң текә туй да үткәрсеннәр, безгә нәрсә, дияр идең дә. Кайберәүләр туйларын шундый итеп үткәрә ки, аның яңгырашыннан беребез дә читтә кала алмый.
Хәзер исә «пәри» туйлары
Күрәсең, текәлегең белән масаю, шәпләрдән шәп туй үткәрергә теләп кылану шул дәрәҗәгә җиткән, кайберәүләр туйларны, ул кияү белән кәләшнең тормышларында иң истәлекле көн булсын, дип кенә түгел, бөтен илнең хәтерендә озакка сакланырлык иттереп уздырырга тырышалар.
Сентябрь ахырында туй шатлыгыннан «исереп», пистолетлардан күккә ата башлаган кызган кавказ егетләре турында бөтен ММЧлар (Массакүләм Мәгълүмат Чаралары) шаулады. Алар теләкләренә ирештеләр - ул туй турында хәзер бөтен ил белә. Кесәсендә пистолет табылган егетнең дә хәтерендә ул көн мәңгегә сакланыр, мөгаен. Кылануы өчен штраф түләргә кирәк булуын һәм 15 тәүлек рәшәткә артында утырырга туры киләчәген ул алдан ук уйлап бетермәгән, күрәсең. Алай гына да түгел, бу хәлдә хәзер зыян күрүче дә барлыкка килгән - пуля тиеп, кителгән машина фарасы кыйпылчыгы өч яшьлек малайның битенә кадалган булып чыкты. Туй дип масаймакчы булган егетне хәзер җинаять җаваплылыгына тартмагайлары.
Ул вакыйга узып, бер атна үтүгә, интернетта аңа охшаш сюжетлы тагын бер туй мәҗлесенең видеосы пәйда булды. Видеоязма Томск шәһәрендә төшерелгән, аннан затлы гына машиналардан торучы туй кортежының юл кагыйдәләрен бозып - каршы юлга чыгып, кызыл светофор утына үтеп, җәяүлеләргә юл бирмичә, тизлекне арттырып, кыланып йөрүе күренә. Видео интернет челтәренә куелгач кына, полиция хезмәткәрләре ул тәртип бозучыларны эзләү эшенә керешкән.
Күргәнебезчә, артыгын кылану беркайчан да юньлегә илтми. Иң шәп туй үткәрәм, дип башны югалту - яшь парларга проблемалар гына тудырганына мисаллар бу. Бу көннең максаты яшьләргә шатлык-куанычлар китерү ләбаса.
Мәскәүдәге туйның Дагыстан халкыныкы икәне билгеле. Кайбер чыганаклар Томск туеның да кавказ халкыныкы булганын яза. Бу исә тагын да җитдирәк мәсьәләне - милли низаглар проблемасын күтәрә. Тик монысы инде бөтенләй башка тема.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: