16+

Урын өчен кансыз көрәш

Тарих дәресләрендә өйрәнгәннәрдән патша заманнарында дәүләт перевороты дигән күренеш «модада» булганын беләбез. Мөмкинлеге булган һәркем патшаны бәреп төшереп, аның тәхетенә менеп «кунаклый» алган. Узган гасырның 90 нчы еллары өчен дә «урын бушату» ысулы, ягъни үтерү, кыйнау, көчләү, гаиләсенә янау, шантаж алымнары белән югарырак пост биләүче затның «җылы» кәнәфиен үзләштерү гадәти...

Урын өчен кансыз көрәш

Тарих дәресләрендә өйрәнгәннәрдән патша заманнарында дәүләт перевороты дигән күренеш «модада» булганын беләбез. Мөмкинлеге булган һәркем патшаны бәреп төшереп, аның тәхетенә менеп «кунаклый» алган. Узган гасырның 90 нчы еллары өчен дә «урын бушату» ысулы, ягъни үтерү, кыйнау, көчләү, гаиләсенә янау, шантаж алымнары белән югарырак пост биләүче затның «җылы» кәнәфиен үзләштерү гадәти...

Җитәкче кәнәфие «татлы»
Мәскәүнең Зур театрының сәнгать җитәкчесе Сергей Филинның йөзенә кислота сибүләре турында ишетми калганнар юктыр арабызда. Бу хәлгә ике атна вакыт узуга карамастан, әлегә җинаятьченең исеме дә, һөҗүмнең төгәл сәбәпләре дә билгеле түгел. Тикшерү тарафыннан хәзерге вакытта алга сөрелгән җинаять мотивларының иң төбе артистның һөнәри эшчәнлегенә, аның биләгән урынына бәйле. Бу турыда интервьюларында Зур театрның генераль директоры Анатолий Иксанов та кат-кат әйтә: «Бу хәлнең Филинның җитәкчелек кәнәфиеннән баш тарттырырга тырышулары булганын мин 100 процент ышаныч белән әйтә алам».
Җинаятьнең нигезендә «татлы» урынга күз атулары ятканы белән театрның башка хезмәткәрләре дә, бүтән сәнгать эшлеклеләре дә, криминалист-психиатр Михаил Виноградов та килешә. Аның сүзләренә караганда, кислотаны корал буларак файдалана башлау узган гасырның 20 нче елларыннан ук таралыш алган һәм ул бик еш театраль мохиттә, йөз-кыяфәтләре һөнәри эшчәнлекләренең нигезен тәшкил иткән даирәдә кулланыла.
Зур театр исә сәнгать осталыклары белән сату итүчеләр өчен аеруча калын итеп бал сыланган урын. Дөньякүләм данлыклы булуы аркасында, анда һәр урын, һәр роль өчен җитди көрәш, зур конкуренция бара. Ә Филинның бик гадел җитәкче булуы билгеле һәм рольләрне ул беркемне дә үпкәләтмәслек итеп түгел, һәркемнең талантына карап бүлә торган булган. Башта Филинга янап, машина тәгәрмәчләрен тишеп, интернеттагы почта әрҗәләрен ватып йөргән, ахыр чиктә, кислота сибеп йөзен шыксызландырган, әздән генә сукырайтмаган җинаятьчене тикшерүнең шул үпкә саклаганнар һәм урынына кызыкканнар арасыннан эзләү бик дөрес. Хәзер театр артистларын ялган детекторында тикшерә башладылар.
Баш мие Мексикада калган
Россиянең мәдәният һәм сәнгать дөньясында артистларны куркытулар, аларны компроматлар белән шантажлаулар, театр директорларына янаулар әллә ни сирәк күренеш тә түгел. Вакытында «Геликон-опера» театрының сәнгать җитәкчесе Дмитрий Бертманга театр бинасын реконструкцияләү мәсьәләсендә җитди янаулар булган. 2011 елда интернет челтәрендә балет труппасы җитәкчесе Геннадий Янинны фаш итүче мәгълүматлар калкып чыккач, артист эш урыныннан очты. Узган елның ноябрь аенда Мексика төрмәсендә җан биргән «Кояш циркы» артисты Антон Алферовның сәер үлемен дә бәлки шул «урын өчен көрәшкә» бәйләргә буладыр.
Мексика экспертлары сүзләренә караганда, административ җинаять өчен кулга алынган Алферов камерада башка тоткыннар белән сугыша башлаган, шул сәбәпле аны хастаханәгә озатканнар. Әмма ул медицина ярдәменнән баш тарткан һәм кире камерага кайтарылгач, үз-үзенә кул салу нияте белән стеналарны, рәшәткәләрне башы белән төя башлаган, хәтта унитазны да ярган. Ахыр чиктә, ул янә хастаханәгә юнәлтелгән һәм анда баш мие җәрәхәтеннән үлгән. Күптән түгел Алферовның җәсәден Россиягә кайтардылар, әмма артистның баш сөяге буш булып чыкты. Аның үлеменә ачыклык кертергә тиешле төп әгъзасы - баш мие Мексикада калган. Россия экспертлары Мексикадагы хезмәттәшләре эшеннән шикләнә башладылар. Артистның баш миен үзләрендә калдырулары мексикалыларның җинаять эзләрен яшерергә тырышуларына бәйле булуы бик мөмкин. Тикшерү бу версияне алга сөрмәсә дә, артистның иптәшләре арасында аның үлемен һөнәри эшчәнлегенә бәйләүчеләр бар. Янәсе, тәҗрибәле акробат, Мексикада шәхси шоуын булдырырга йөргән егет «Кояш циркы»нда кемгәдер комачаулаган.
Сәхнәдә конкуренция һәрчак булган. Әмма көнләшү чаткылары берәр артистның чыгышы вакытында будильник яңгырату, аяк астына үлгән мәче ату, бию аяк киемнәре эченә пыяла кыйпылчыклары салудан ерак китмәгән. Соңгы хәлләрдән чыгып, кыргый заманнарга кире кайтмабыз, дип кем ышанып әйтә ала?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading