16+

Яңа ел иртәсендә Украинаның газ мәсьәләсе өчен башы авыртмаячак

Россиядә күптәннән урнашкан йола буенча, яңа елның төп аерылгысыз иярченнәре - яшел чыршы, Кыш бабай, мандариннар һәм оливье салаты. Соңгы елларда яңа ел башыннан Россия белән Украина арасында газ мәсьәләсе.

Соңгысының бурычлары турында сөйләшүләр дә бәйрәмнең үзенә күрә бертөрле гореф-гадәтенә әверелеп киткән иде.
Быелның азагында Россия Украинага бәйрәмгә бик зур бүләк әзерләде - ул илне күп миллиард сумлык таянычы белән тәэмин итте. Әмма Украинаның бу бүләктән файдалану шартлары гадиләрдән түгел икән. Россия хөкүмәтенең беренче урынбасары Игорь Шувалов журналистларга биргән интервьюсында бу сорауга өстәмә ачыклык кертте. Россиянең шундый зур ярдәменә карамастан, Украина ахыр чиктә барыбер Евросоюз белән килешүгә кул куйса, дигән сорау яңгырагач, Шувалов аңа болай җавап бирде: «Украинадагы хәлләрдән чыгып, без теләсә кайсы моментта аның бурычларын кайтаруын таләп итәргә хокуклы». Димәк, Украинага ниятләгән гамәлләрендә бик сак булырга кирәк.
Россиянең ярдәм кулы сузуын Украина хакимияте зур рәхмәт белән кабул итсә, оппозиция һаман да безнең илгә каршы. Якшәмбе көнне Таможня Союзы яклы украиналылар, акция уздырып, «Россия белән Украина - зур көч» дигән плакат җәелдергәч, оппозиция вәкилләре аларга һөҗүм иткәннәр. Бәрелеш, бик зурга китмичә генә, корбаннарсыз тәмамланган үзе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading