16+

«Яңгыр» туктамаячак

2010 елның апреленнән бирле эшләп килүче «Дождь» телеканалы шушы өч ел эчендә үзен чын дөресен яктыртырга тырышучы, үз фикере булган, шактый гына провокацияле канал итеп танытырга тырышты.

«Яңгыр» туктамаячак

2010 елның апреленнән бирле эшләп килүче «Дождь» телеканалы шушы өч ел эчендә үзен чын дөресен яктыртырга тырышучы, үз фикере булган, шактый гына провокацияле канал итеп танытырга тырышты.

Сайтында ул үзен бәйсез мәгълүмати телеканал дип белдерә. Берәүләр әлеге каналны яратып карый, икенчеләр артык үткен теле өчен аны сөеп бетерми, хәтта телевидение операторларыннан аны өзүне сорый.
«Дождь»ның дүшәмбе көнне үткәргән бер сораштыру темасы исә, аны яратучы абунәчеләренең дә ачуларын кабартмыйча калдырмагандыр. Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел тулган көнне телеканал: «Йөзләрчә мең кешенең гомерен саклап калу өчен, Ленинградны дошман кулына бирергә кирәк идеме?» − дигән теманы күтәрүе белән үзенең абруен нык какшатты. Җәмәгатьчелек тә моны бик кискен кабул итте, ил тарихын хөрмәт итмәгәне һәм блокада чорын үз башларыннан кичергәннәрне рәнҗеткәне өчен каналны ябу тәкъдимнәре дә яңгырады.
Россиянең Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко, «Дождь» каналының әлеге «кыланмышын» шулай ук мыскыллы гамәл дип санаса да, ул каналны ябуны артык чара дип уйлаганын белдергән. «Журналистлар үз хаталарын аңлап, гафу үтенергә тиешләр», − дигән Матвиенко. «Дождь» анысын эшләргә өлгерде инде. Шул ук вакытта Матвиенко, тарихка мәсхәрәле һәм әхлаксыз мөнәсәбәт өчен, закон кертергә кирәклеген дә искәрткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading