16+

Ышанасы килә дә бит

Безнең илдә беркемгә дә һәм бернәрсәгә дә ышана торган түгел! Кибеттә табигый сыер сөте дип сатылган сөт өстәл өстендә ничәмә тәүлек тора, ә әчеп чыкмый. Моны ничек бәяләргә? Үзеңнең сыерыңнан савып алган сөтне өстәл өстендә тотып кара, әчеми күпме түзәр иде икән?! Кибет киштәләрендә помидорлар, алмалар айлар буена йомшамый торалар,...

Ышанасы килә дә бит

Безнең илдә беркемгә дә һәм бернәрсәгә дә ышана торган түгел! Кибеттә табигый сыер сөте дип сатылган сөт өстәл өстендә ничәмә тәүлек тора, ә әчеп чыкмый. Моны ничек бәяләргә? Үзеңнең сыерыңнан савып алган сөтне өстәл өстендә тотып кара, әчеми күпме түзәр иде икән?! Кибет киштәләрендә помидорлар, алмалар айлар буена йомшамый торалар,...

Үзем эшләгән заманда Тәтеш районы күмәк хуҗалыкларыннан сөтне өч сөт кабул итү һәм эшкәртү заводына тапшыралар иде. Әле бит фермадан Буа районының Борындык заводына илттеләр. Фермаларда сөтнең сыйфатын тикшерү максатында, һәр фермада лабораторияләр оештырган идек. Аларның һәм завод лабораторияләренең эш нәтиҗәләре төгәл һәм аермасыз булуларын тикшерү дә минем вазифага керә иде. Ул вакытта безнең заводларда өч төрле - российский, голландский һәм пошихонский дип аталган сырлар ясыйлар, өчесе дә бик яхшы иде. Хәзер кайсы гына кибетләрдән алмыйбыз, берсе дә сырга охшамаган. Йомшак резина кебек калтырап торалар, җитмәсә, әле әче тәме дә бар. Ул азык-төлек әзерләү цехларының эшенә нигә бернинди дә күзәтү-тикшерү юк икән? Бу бит бөтен халыкны борчый. Әле шулай булуга да карамастан, бәяләренә якын килә торган түгел. Боларны ни өчен язам соң? Мин бит институтта укуымны тәмамлагач та 6 ел авыл хуҗалыгы идарәсендә өлкән зоотехник, аннан соң 13 ел авыл хуҗалыгы азык-төлеген әзерләү һәм сыйфат буенча инспектор булып хезмәт иттем. Сөт кабул итү нокталары, ит комбинаты, райпоның әзерләүләр конторасы һәм малларны симертү хуҗалыгы барысы да минем катгый күзәтү астында иде. Әйтергә кирәк, җитештергән азык-төлекләрнең сыйфатына тел тидерерлек түгел иде. Ә хәзер ул азык-төлек җитештерүнең күп өлеше шәхси кулларда. Бу хәл төптән-тамырдан дөрес түгел, әле җитмәсә, аларны күзәтү-тикшерү катгый тыелган, диләр, янәсе, өч елга бер генә мәртәбә, ул да булса, прокурорның рөхсәте белән генә тикшерергә мөмкин.
Гомумән, кибетләрдә бер генә төр табигый азык-төлек тә таба алмыйсың, барысына төрле катнашмалар кушылган. Эремчек дип кайтаралар, анда эремчекнең «э» хәрефе дә юк. Эремчек бит төер-төер була, ә бу бөтенләй башка. Бер заманны «Время»ны карап бетердем дә, бер яхшы тапшыру юкмы икән, дип, «Россия I» каналына күчердем. Анда шул ясалма азык-төлекләрдә ясалма ис, тәм булдыру турында сүз бара иде. Табигый җиләк-җимешләрнең һәм башкаларның тәмле исләрен бирә торган матдәләрне шул ясалма ашамлыкка кушалар, аларны ароматизаторлар дип атыйлар икән. Шул тапшыру вакытында кисәттеләр - алар организм өчен зарарлы, зинһар өчен, сак булыгыз, диделәр. Төрле мәгълүмат чараларыннан күренгәнчә, безнең илдә спиртлы эчемлекләрне куллану буенча кеше башына уртача 19 литр саф спирт туры килә. Бу исәпкә бит яңа туган балалар да, бакыйлыкка китәргә җыенган өлкәннәр дә керә. Димәк, ул сан үз-үзләренә дошманга әйләнгәннәргә һәм бик нык ялгышканнарга 19 литр гына түгел, ә бик күпкә артыграк туры килә. Шул эчкечеләрдән күпме авыру, акылга туймаган балалар туа. Алар үсеп җитеп, ата-аналарының хаталарын кабатлыйлар һәм гаилә коргач, алардан тагын да авырурак балалар дөньяга килә. Шушы сәбәп аркасында безнең илдә, ата-аналары исән булып та, йөзәрләгән мең ятим балалар. Бу бит, бер яктан, гаиләдә балаларның аз булып, аларга дөрес тәрбия бирмәгәннән килсә, икенчедән, җыен юк-барны ашап, эчеп, башларында сәламәт акыллары калмаганны аңлата.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading