16+

Югалган авыл һәйкәле

Балачакта ничектер шулай каты итеп елый башлагач, әнинең миңа: - Йә инде, улама «Чурныш» урысы кебек! - дип әйткәне хәтердә. «Чурныш» (төгәле, Чернышевка) - безгә күрше авыл. Ул Кама Тамагы белән Апас районнары чигеннән ага торган Үләмә елгасы үзәнлегенә урнашкан. Һәм анда руслар яши. Тик монда «иде» дип әйтү дөресрәк...

Югалган авыл һәйкәле

Балачакта ничектер шулай каты итеп елый башлагач, әнинең миңа: - Йә инде, улама «Чурныш» урысы кебек! - дип әйткәне хәтердә. «Чурныш» (төгәле, Чернышевка) - безгә күрше авыл. Ул Кама Тамагы белән Апас районнары чигеннән ага торган Үләмә елгасы үзәнлегенә урнашкан. Һәм анда руслар яши. Тик монда «иде» дип әйтү дөресрәк...

Балачакта ничектер шулай каты итеп елый башлагач, әнинең миңа:
- Йә инде, улама «Чурныш» урысы кебек! - дип әйткәне хәтердә.
«Чурныш» (төгәле, Чернышевка) - безгә күрше авыл. Ул Кама Тамагы белән Апас районнары чигеннән ага торган Үләмә елгасы үзәнлегенә урнашкан. Һәм анда руслар яши. Тик монда «иде» дип әйтү дөресрәк булыр. Чөнки ул авыл инде бүген юк.
Чернышевкага XVIII гасыр азагында Сергей Яковлевич Левашов дигән алпавыт нигез салган. Ул дәүләттән үзенә җир сатып ала һәм шунда Казан өязеннән крестьяннар куып китерә. Левашовлар Казанның борынгы дворяннар нәселеннән була. Крепостное право бетерелгәнче, Чернышевкада Сергей Левашовның кызы Александра хакимлек итә. Революциягә кадәр авылда 700дән артык кеше яшәгән. Ә бүген исә кайчандыр шау-гөр килгән Чернышевканың җансыз истәлеге булып, аның урынында бары тик ярымхәрабәгә әйләнгән ташландык чиркәү генә басып тора.
Апас районында гомер итүче җирле журналист, Х.Ямашев исемендәге премия лауреаты Азат Сункишевның бу авыл турындагы язмалары шактый кызыклы: «Халыкта шундый фараз йөри, - дип яза ул. - Яшьрәк чагында, Ленин Черныш алпавыты утарында сыену урыны тапкан һәм шунда берникадәр вакыт эзәрлекләүләрдән качып яшеренеп яткан, дип сөйлиләр. Әдип Әхсән Баянның шушы хикмәтле фаразга багышланган бер шигыре дә бар:
«Ленин булган диләр бу җирдә,
Гөлчәчәкләр үскән киң алан,
Чикләвекле Черныш таулары,
Үләмәнең ташлы ярлары
Ильич эзен саклый ди һаман...»
Тагын болай дип сөйлиләр: революциядән соң Черныш алпавытын кыерсыта башлаганнар һәм ул, ярдәм сорап, Ленинга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Ленин исә әлеге алпавытның үзенә карата кылган игелеген искә төшереп, аңа тимәскә әмер биргән ди, имеш... Ленинның Чернышевкада булганлыгын сүз белән генә раслау да, инкарь итү дә мөмкин түгел.
Ә менә атаклы революционер Е.К.Брешко - Брешковскаяның Чернушка килеп, берничә ай буе шунда яшәгәнлеге бәхәссез факт: ул бик ышанычлы чыганакта - В.Фигнерның хатирәләр китабында телгә алына.
Инде Чернуш авылының тарихына да кыскача гына тукталып узыйк. Аның халкы элек крепостной крестьяннар булган. Авылны икенче төрле Богоухово дип тә атап йөрткәннәр. 1781 елда биредә 177 крепостной крестьян көн итсә, 1897 елда халык саны инде 600дән артып китә. Һәм ул тирә-якта шактый тотрыклы, хәлле авыллардан санала.
1855 елда алпавыт Александра Сергеевна Левашова үз акчасына авыл уртасына таштан классик стильдә Архистрах Михаил чиркәвен салдыра. Аның архитектурасында исламга ятыш бизәкләр дә чагылыш таба. Күрәсең, бу очраклы түгел. Чернышевканың тирә-ягында гел татар авыллары. Ә алар белән тату яшәвең хәерле. Аннары Чернуш урыслары үзләре дә татарча бик шәп билгәннәр. Кыскасы, авыл 1950 еллар азагына чаклы артык ыгы-зыгысыз, тыныч гомер кичерә. Үзенең мәктәбе, клубы, кибете була. Аерым колхоз булып яши. Ләкин тора-бара аны Күрше Кыртапага кушалар һәм авыл акрынлап таркала башлый. Халыкның бер өлеше Рус Бортасына, икенчеләре Лабышкага күчеп китә, ә кайберләре Тәтешкә һәм Кама Тамагына барып төпләнә. Бүген инде, югалган авылның хатирәсе булып, җимерек чиркәү генә калган.
Бездән ерак түгел шулай ук Үләмә елгасы буенда тагын бер югалган авыл - Җәмәки. Анысын әле мин яхшы хәтерлим. Ул безнең Борнаштан 6-7 чакрым тирәсе генә.
Җәмәкинең тарихы шактый еракка - XVI гасырга ук барып тоташа. Ул инде руслар Казан ханлыгын яулап алгач, шул чорларда төзелгән «писцовая книга»да да телгә алына. Җәмәки борынгы чорда ук барлыкка килгән булса да, ул беркайчан да зур авыллар дәрәҗәсенә менеп җитә алмый. 1866 елда нәшер ителгән белешмәлектән күренгәнчә, 1858 елда Җәмәкидә 24 йорт исәпләнгән, аларда 64 ир-ат, 58 хатын-кыз көн иткән. 1908 елда исә авылда йортлар саны 39га, ә халык саны - ирләр 128, хатын-кызлар 103 кешегә җитә.
Авылның юкка чыгуына аның нәкъ менә кечкенәлеге сәбәп була да бугай. Чөнки Җәмәкидә мәктәп тә, башка социаль объектлар да төзелми. 1960 нчы еллар азагында ул инде таркала башлый, халкы күрше-тирә авылларга сибелә, авыл шулай итеп эзсез югала.
Үләмә елгасыннан берникадәр өстәрәк урнашкан, ничәмә-ничә буын җәмәкилеләрне үз куенына сыендырган борынгы зират кына әле дә булса исән. Анда әле һаман да яңадан-яңа каберләр пәйда була, чөнки җәмәкилеләр, иске йортларына тугрылык саклап, вафат булган туганнарын бирегә җирләүләрен дәвам итәләр. Әлеге зират бүген - төрле якларга таралышкан җәмәкилеләрне рухи яктан ничектер укмаштырып, берләштереп торучы бердәнбер урын.
Без бүген кечкенә Үләмә елгасы буеннан тарих җилләре белән юкка чыккан бары ике авылны гына искә алдык. Ә бит бөтен ил күләмендә саный китсәң, андый эзсез югалган авыллар бихисап. Дөрес, Чернышевканың да, Җәмәкинең дә әлегә эзләре бер. Берсенең - чиркәве, икенчесенең - зираты кайчандыр биредә авыл булганлыгын, кешеләр гомер иткәнлеген искә төшерә. Ә менә бөтенләй эзләре дә югалган авыллар да бар бит.
Мин «Комсомольская правда» газетасында танылган журналист Владимир Песков язмаларын яратып укый торган идем. Күпләр аны ерак тайгада инде дистәләрчә еллар дәвамында кешеләрдән качып яшәүче Лыковлар гаиләсенең язмышы турында «Таежный тупик» дигән очерклары буенча хәтерлиләрдер. 2007 елда аның «Комсомольская правда»да соңгы язмаларыннан берсе «Авылга һәйкәл» («Памятник деревне») дигән очеркы басылып чыккан иде. Ул анда бөек авиаконструктор, өч тапкыр Советлар Союзы Герое, академик Андрей Туполевның туган авылы - Тверь өлкәсендәге Пустомазово авылы язмышы турында сөйли.
Кайчандыр яланаяклы нәни Андрей йөгереп йөргән урамнар да, ул укыган мәктәп тә - боларның инде бүген берсе дә юк. Авыл үлгән. Аның урынында бары тик, аңа куелган кабер ташы сыман, авылны гәүдәләндереп йорт рәвешендә ясалган һәйкәл генә тора.
Әйе, без авылларны саклый алмадык. Алар әле бүген дә бер-бер артлы эзсез юкка чыгалар. Сәбәпләр төрле. Иң башта крепостное право, сугышлар, соңрак уйламыйча үткәрелгән төрле экспериментлар күпме авылларның башына җитте. Ясалма диңгезләр генә дә ничәмә-ничә авылны үзенә йотты.
Владимир Песков боларның барысы турында да ачыргаланып яза. Авылларга һәйкәлләр куярга түгел, ә бөтен көчне аларга яшәү рухын иңдерүгә тоту кирәк, ди ул. Әлбәттә, моңа беркем дә каршы килмидер. Ләкин шулай да, мәңгегә юкка чыккан авылларга һәйкәлләр кую кирәксез нәрсә түгел, минемчә. Алар тамырлары шул авылларга барып тоташкан кешеләргә ата-бабалары нигезенә кайтып баш ияр өчен бер изге урын булыр иде. Ә сез моңа ничек карыйсыз?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading