16+

Законнарыбыз «ямауга» мохтаҗ

Кагыйдәләрне бозар өчен уйлап чыгаралар, диләр. Җир йөзендә үз гомерендә бер тапкыр гына булса да канун (закон) бозмаган кеше юктыр ул. Сабыйларны, бала-чаганы исәпкә алмаганда, әлбәттә. Россиягә килгәндә исә, безнең илдә кануннар белән тулаем исәпләшеп яшәү бөтенләй мөмкин түгел, минемчә.

Законнарыбыз «ямауга» мохтаҗ

Кагыйдәләрне бозар өчен уйлап чыгаралар, диләр. Җир йөзендә үз гомерендә бер тапкыр гына булса да канун (закон) бозмаган кеше юктыр ул. Сабыйларны, бала-чаганы исәпкә алмаганда, әлбәттә. Россиягә килгәндә исә, безнең илдә кануннар белән тулаем исәпләшеп яшәү бөтенләй мөмкин түгел, минемчә.

Әмма канунның тыюларын, кисәтүләрен бозу күңелсез нәтиҗәләргә китереп җиткерүе бик ихтимал. Бу шуклык түгел, аның өчен берничә минут почмакта басып торып кына котылып булмас. Һәрхәлдә, намуслы гражданнар канунны санга сукмау адымына чарасызлыктан, бик кирәк булган очракта гына баралар. Ә бу эш белән артык мавыгып киткән затларның тәгәрмәчләренә хокук саклау органнарының иртәме-соңмы юан таяк тыгачаклары көн кебек ачык.
Берәр кешегә үз ниятен чынга ашыруга канун тыюы комачаулый, ди. Кеше максатына ирешү юлында канунны атлап кына да үтәр иде, тик, алай эшләгәндә, ачыктан-ачык җинаять кылганын ул яхшы аңлый. Нишләргә? Бер караганда, тупикка терәлде төсле, кешегә хыяллары белән хушлашуы хәерлерәк. Юк, мәсьәләне бер якка да зыян китермәслек итеп чишүнең бер юлы бар. Бу - кануннардагы «тишекләр».
Кануннарны бозмаска тырышып яшәүчеләр белән аларга төкереп биреп көн күрүчеләр арасына кануннарны үз файдаларына авыштыра белүче хәйләкәр затлар кереп кысыла. Ул канунда язылган тыюларны да бозмый кебек, шул «тишекләр» ярдәме белән күп очракта хаксыз, әхлаксыз булган ниятен дә чынга ашыра.
Данлыклы өч «М»
Россия тарихында канундагы ямауга мохтаҗ урыннан файдаланып, чынга ашырылган иң күләмле афера данлыклы «МММ» системасыдыр, мөгаен. Эш шунда: безнең канунчылыкта финанс пирамидалары төзүгә билгеле тыю юк. Тыелмаган икән, димәк, рөхсәт ителгән, дип фикер йөртеп, Мавроди үзенең беренче шундый пирамидасын
1994 елның февралендә төзегән иде. Шул ук елның августында «МММ» хөкүмәт тарафыннан җимерелде, әмма 7 айлык эшчәнлеге дәвамында да Мавроди 10-15 миллион кешене кәкре каенга терәтергә өлгерде, 50ләп кеше хәтта үз-үзләренә кул да салды. Кыңгыр эшчәнлеге өчен төрмәдә дә утырып чыккан Мавроди 2011 елда үзенең яңа финанс пирамидасын булдырды, анысының эшчәнлеге интернет челтәрендә җәелдерелде.
«МММ-2011» җимерелгәч, хәзерге көнгә кадәр нәтиҗәле (Мавроди өчен) эшләп килүче «МММ-2012» төзелде. Ул системага 35 миллионга якын кеше теркәлгән, бу Россиянең дүрттән бер халкына тиң. Бердәнбер сорау туа: күпме халыкны төп башына утыртып, бернинди каршылыксыз эшләп килүче әлеге финанс пирамидасын һәм аңа охшаш туып торучы башкаларын нигә канун тарафыннан бөтенләйгә тыеп куймыйлар икән? Күпчелек дәүләтләрдә финанс пирамидаларын инде күптән авызлыклап бетерделәр, ә бер үк тырмага инде ничәмә тапкыр баскан Россиянең һаман да бер канун кабул итәргә кулы җитми. Моңа әлеге дә баягы бер үк җавап - Тютчев ике гасыр ярым элек үк (1866 елда) язган шигырь сүзләре: «Россияне акыл белән аңлап булмый».
«Тишек» ничек коралга әверелә
Канундагы «тишекләр»не үз файдаларына авыштыруның тагын бер киң таралган мисалы уен автоматларына бәйле. Халыкның шул «беркуллы бандит»ларга бәйлелеге наркоманиягә һәм эчүчелеккә тиң чиргә әверелеп баруын күреп, 2009 елның 1 июленнән хөкүмәт
Россиядә уен бизнесын тыйган канунны гамәлгә керткән иде. Канун кабул ителәсен алдан ишетеп, кайбер уен бизнесы белән шөгыльләнүче эшкуарлар баштан ук уңайлы хәстәрен күрде. Хокук саклау органнары уен автоматлары салонына аны ябарга дип киләләр, тик, баксалар, ул урында канунга каршы килердәй бернинди оешма да юк икән инде. Бинаның ишеге өстендә дә «Интернет-кафе» яки «Лотереялар уйнату» дигән язу балкып тора, фирманың документлары да тәртиптә. Шушы «коймадагы ярыктан» файдаланып, шәһәрләрдә, яңгырдан соң баш төрткән гөмбәләрдәй, бер-бер артлы интернет салоннары калкып чыга башлаган иде. Хәзер аларны да кырыс контроль астына алдылар алуын, әмма артык оста эшкуарлар бу керемле бизнесларын дәвам иттерү өчен тагын да хәйләле ысуллар уйлап чыгара. Шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да уен автоматлары салоннары, сауналар, бильярд клублары һ.б. оешмалар маскалары артына яшеренеп, рәхәтләнеп эшли бирә. Казанда йөзләгән шундый оешма бар, диләр.
Канундагы төзексезлектән бик уңайлы гына файдаланып, көн күреп ятучылар рәтенә акча күчерү терминаллары тотучы оешмалар, түләү агентлары, электрон янчык операторлары керә. Мондый эшчәнлек төрләре белән шөгыльләнүче оешмалар акча күчерүдә арадашчы ролен уйнап, ул операцияләрне чынга ашырганда, аз түгел күләмдә комиссия тотып калалар, комиссиянең күләмен дә үзләре билгелиләр. Бу бик үк дөрес эшчәнлек түгел, әмма канунда аны тыючы бер пункт та юк. Салым Кодексы кредитлы оешмаларга (Үзәк Банк рөхсәте белән банк операцияләрен чынга ашыра алучы оешмалар) гына комиссияләр тотып калуны тыя, ә терминал, электрон янчык, башка түләү системалары ул оешмалар рәтенә керми. Бер яктан караганда, кредитлы оешмаларның чыгымнары да күбрәк, аларга таләпләр дә кырысрак, әмма нишлисең, «юк» белән судлашып йөреп булмый бит.
Иң күп «тишекләр» исә юл йөрү кагыйдәләрендәдер, мөгаен. Беренчедән, алар еш үзгәреп тора, икенчедән, күп машина сөючеләр хәзер үз хокукларын юл полициясе хезмәткәренә караганда да яхшырак беләләр. Юллардагы бөкеләр белән көрәш, юл хәрәкәтен машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә куркынычсызрак итәргә тырышу максатында кертелеп торган төзәтмәләр бер-берсенә каршылыклы булган очраклар да байтак. Нәтиҗәдә юл йөрү кагыйдәләре буенча хәрәкәт итүче ике машина да һәлакәт хасил итәргә мөмкиннәр.
Көлке дә, гөнаһ та
Канундагы «тишекләр» кайчагында кызыклы хәлләр дә китереп чыгара. Мисалга шушы очракны китерергә була. 2011 елның июлендә сыраны кайсы урыннарда сатарга яраганлыгын билгеләүче канун гамәлдән чыгып, аның яңасы 2012 елның июлендә генә кабул ителергә тиеш иде. Юристлар шунда ук чаң суга башладылар - бу хәл сыраны теләсә кайсы җирдә сатарга яраганлыгын аңлата бит! Хет мәктәп территориясендә сат, хет маршрут автобусында. Ахыр чиктә, бу ялгышның ашыкканлык белән китүен аңлатып, барысын да җайга салдылар.
Менә тагын бер кызыклы хәл. Алдан ук кисәтеп куйыйм: аның дөреслеге турында үз өстемә бернинди дә җаваплылык алмыйм, чөнки кешедән ишеткәнне генә бәян итәм. Эш шунда: безнең кануннарда документ кәгазь битенә тутырылырга тиеш дигән билгеле кисәтү юк икән. Бер эшмәкәр бу хәлдән бик оста файдаланган. Банк белән ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыгып, бәхәс тугач, банк хезмәткәрләре моңа: «Ризасызлыгыгызны язып китерегез, аны 60 көн эчендә тикшерербез дә баш тартырбыз», - дип белдергәннәр. Шулай әйткәндә, алар эшмәкәрнең кабер ташлары җитештерүче икәнен исәпкә алмаганнар. Берничә көннән рәнҗүле эшкуар, банкның ишегенә үк терәтеп, 12 тонналы таш китертеп куйган, ә ташка аның ризасызлыгы, хәтта җавап адресы, реквизитлары чокып язылган, кулы да куелган булган. Эш урыннарына тәрәзә аша керергә мәҗбүр булган банк хезмәткәрләре полиция чакыртканнар, тик хокук саклаучылар җинаять составы булмавын теркәгәннәр. Суд та эшмәкәр яклы булып чыккан, ул бит, банкка мөрәҗәгатен язганда, канунны бозмаган. Банк, эш болай барса, клиентларын югалтачагын аңлап алып, гранит ташны ваткалап, тизрәк ишек каршын чистарттырган. Эшмәкәр икенче ризасызлыгын әзерләгәнче дип, туган бәхәсне хәл итеп, аңа ярдәм кулы сузу хәстәрен дә күргәннәр. Вакыйга дөрестерме-юктырмы, әмма игътибарга лаек, минемчә.
Менә чит илдән бер мисал. Швейцариядә бер бар хуҗасы, җәмәгать урыннарында һәм бина эчендә тәмәке тартуны тыючы канун кертелгәч, хәйләгә барган. Бар кунаклары уңайсызлык кичермәсеннәр өчен, ул өстәлләр янындагы диварларга ике кул һәм башны тыгып була алырлык тишемнәр эшләп куйган. Кеше үзе бина эчендә, әмма урамда тарта бит! Дино Лоттац исемле бу эшкуардан күреп, аннары башка кафе, бар хуҗалары да шулай эшли башлаганнар.
Россиядә дә 13 елдан алып 16 елга кадәр бөтен җәмәгать урыннарында, бина эчләрендә тәмәке тартуны тулысынча тыеп бетерергә җыеналар. Лоттац үрнәгендә безнекеләр арасында да, канундагы «тишек»тән файдаланып, стеналарга тишекләр ясап куючылар булмыйча калмас әле. Ул эшне вакытында тыймасалар, әлбәттә.
«Тишек»не ничек «ямарга»?
Канундагы «тычкан да, фил дә сыярлык» «тишекләр»не, яхшылап эзләгән очракта, кануннарның һәр төрендә табарга була. Язмада китерелгән мисаллардан тыш, аеруча зур һәм аферистлар тарафыннан нәтиҗәле файдаланыла торган төзексезлекләр сәүдә, төзелеш, йөкләр ташу өлкәләренә кагылышлы кануннарда, ана капиталын куллануны көйләүче канунда бар, Гражданнар кодексы белән юл йөрү кагыйдәләре бик еш бер-берсе белән «низаглашып» торалар. Искеләренә «ямау» салынган арада, аның яңалары барлыкка килергә өлгерә.
Ул «тишекләр» нәрсә аркасында туа соң? Төп сәбәп - кануннарның бик күп булуында. Бөтен әйберне алдан чамалап бетерү мөмкин хәл түгел бит. Яңа кануннарны гамәлгә керткәндә, элек кабул ителгәннәре белән исәпләшү, башкаларына каршылык тудырмыймы, комачауламыймы икәнен тикшерү, бик игътибарлы булу таләп ителә. Икенче сәбәп - кануннарның гел яңалары туып, искеләре гамәлдән чыгып, берсе өстенә берсе кабул ителеп торуында. Һәрхәлдә, кануннар бөтен җирдә тәртип булдыру өчен генә язылалар, әмма болай эшләүнең буталчыклык тудыруы бик ихтимал. Канундагы «тишекләр»нең игътибарсызлык, ялгышлык, ашыкканлык аркасында да китүе бар. Нишләтәсең, болар һәммәсе дә кеше факторлары, алар һәркайсыбызга хас. Әйткәнемчә, кануннарда төзексезлекләр, хаталар, аферистлар үз файдаларына куллана алырлык чи урыннар булмавын күзәтү бик авыр, четерекле эш һәм Россия әлегә ул хезмәткә әзер түгел.
... Апам белән кечкенә вакытта кием-салымнарыбызны әбинең күз уңыннан ерактарак тотарга тырыша идек, чөнки әби берәр сүтек урын, тишек яки ертык күрсә, шунда ук аны тегеп яки ямап куя. Ямаулык материалны каян ала диген әле - бала чагымда арткы кесәсе тездәге яки бот арасындагы ертыкка ямалмаган берәр чалбарым калган булдымы икән?! Бездән соң сеңлебез дә «киемнәрне аяк астында калдырырга ярамый» мәктәбен узды. Бөтен әбиләр дә үз оныкларына һәм аларның киемнәренә карата безнең әби кебек бик кайгыртучан була торганнардыр инде. Тишек киемне әби күреп алса, ул озак ямаусыз тормас, ә кануннардагы «тишекләр»не нишләтергә? Бу миссияне «ямау салу осталары» - әбиләр җилкәләренә йөкләсәләр, алар каршы килмәс килүен, ул күпсанлы канун «тишекләр»ен ямарга җитәрлек арткы кесәләрне генә каян табарга?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading