16+

Ярдәм сорарга оялмагыз: 5-11 сентябрьгә йолдызнамә

Яшерен теләкләре һәм хыяллары турында әйтмәсәләр дә, якыннарыгызның хисләрен аңларсыз.

Ярдәм сорарга оялмагыз: 5-11 сентябрьгә йолдызнамә

Яшерен теләкләре һәм хыяллары турында әйтмәсәләр дә, якыннарыгызның хисләрен аңларсыз.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Эш белән бәйле күп кенә сорауларга җавап табарсыз. Нәкъ менә нәрсәне үзгәртергә кирәклеген аңларсыз һәм яңа планнар төзерсез. Акча белән бәйле ашыгыч карарлар кабул итмәгез.
 
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Юк-бар өчен ачуланасыз, әйләнә-тирәдәгеләргә үпкәләтә торган сүзләр әйтәсез, ә соңыннан үкенәсез. Атнаның икенче яртысында тормышның күп кенә өлкәләрендә яхшы үзгәрешләр көтелә. 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Вакыйгаларның бик акрын “селкенүе” ачуыгызны китерә. Сез нәтиҗәләргә мөмкин кадәр тизрәк ирешергә омтыласыз, әмма тоткарлыклар чыгып кына тора. Ә шәхси мөнәсәбәтләрдә гармония хөкем сөрә. 

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Эш белән бәйле рәвештә туган яңа режимга күнегерсез, үзегезне ышанычлырак һәм тынычрак хис итәрсез. Атна ахырында шатлыклы вакыйга көтелә.

Арыслан (23 июль-23 август) 
Мөһим эшләр белән шөгыльләнү урынына, көчегезне кирәкмәгән бәхәсләргә сарыф итәсез. Җитәкче белән күңелсез башланган сөйләшү сезнең тырышлыгыгызны тану белән тәмамланачак. 

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Уйланмаган эшләр, сүзләр үзегезнең тормышыгызны да, якыннарыгызның тормышын да сизелерлек катлауландырырга мөмкин. Яңа эш эзләргә кирәклеген аңлаячаксыз. 

Үлчәү ( 24 сентябрь-23 октябрь) 
Үлчәүләрне бер урында таптанып торулары ачуын китерә. Башлаган эшне вакытында тәмамлап, яңа перспективалар вәгъдә итә торган эшкә тотына алмыйлар. Курыкмагыз: бар да яхшы булачак.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Бу атна гади булмаячак, әмма сезне күп нәрсәгә өйрәтәчәк. Шулай тиеш дип кабул итәргә күнеккән күп кенә нәрсәләргә мөнәсәбәтегез үзгәрәчәк. Финанс мәсьәләләре уңышлы хәл ителәчәк. 

Укчы (23 ноябрь- 21 декабрь) 
Игътибарлы булыгыз. Бу атнада хаталану, дөрес булмаган карарлар кабул итү ихтималы зур. Сез - артык ышанучан, сезгә аз гына скептицизм  комачауламас иде. Ярдәм сорарга оялмагыз, хәзер сезгә ул кирәк. 

Кәҗәмөгез ( 22 декабрь-20 гыйнвар) 
Яхшы хәбәр килеп ирешер. Хәзер сез нәкъ менә җаныгыз теләгән нәрсә белән шөгыльләнә аласыз. Кайбер Кәҗәмөгезләр күптәнге идеяләрен тормышка ашыруга бар көчен куячак. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Атна эксперементлар уздыру, үзеңне ниндидер яңа юнәлештә сынап карау өчен яхшы. Җитәкчегезнең сезгә карата мөнәсәбәте уңай якка үзгәрә. 

Балык ( 19 февраль- 20 март) 
Шәхси мөнәсәбәтләрдә үзгәрешләр булырга мөмкин. Яшерен теләкләре һәм хыяллары турында әйтмәсәләр дә, якыннарыгызның хисләрен аңларсыз.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading