16+

Рәсимә Галиева: «Сер». Хикәянең алтынчы өлеше

Сәгадәт Закирдан башка узган елларын санап утырды. Үзе бер гомер яшәлгән икән бит. Закир белән алар нибары барлы-юклы 8-9 ел торып калганнар. Туган авылына кайтып килергә дә өлгерми калды шул Закир.

Рәсимә Галиева: «Сер». Хикәянең алтынчы өлеше

Сәгадәт Закирдан башка узган елларын санап утырды. Үзе бер гомер яшәлгән икән бит. Закир белән алар нибары барлы-юклы 8-9 ел торып калганнар. Туган авылына кайтып килергә дә өлгерми калды шул Закир.

Башы:

  1. "Мин риза, Закир. Сиңа кияүгә чыгарга. Әгәр син каршы булмасаң инде..."
  2. Рәсимә Галиева. Сер (хикәянең дәвамы) 
  3. Рәсимә Галиева: «Сер» хикәянең өченче өлеше
  4. Рәсимә Галиева: «Сер» хикәянең дүртенче өлеше
  5.  Рәсимә Галиева: «Сер» хикәянең бишенче өлеше

Ә балалар үстерүләре, берсеннән-берсе ыштансыз өч малайны кеше итүләре йөрәктән тиз генә китмәс әле. Әтиләре аларны күрми дә калды менә. Кечкенә

Гаделҗан бөтенләй тумый калды. Сәгадәт Закир үлгәндә үзенең йөкле икәнен дә белмәде. Аннан сабыен югалтасы килмәде. Әнисе булышмаса, ничек яшәр иде икән?!
–Әни, минем чалбар кайда, әни күлмәк кайда дигәнне беренче тапкыр әнисе вафат булгач ишетте ул. Шунда гына дилбегәнең шактый кулдан ычкынганын тойды. Әти дә, әби дә урынына калган Сәгадәт бу малайларны бик тиз кулга алды. 

–Әни мин әти кебек солдат булам. Әни, мин синең кебек доктор булам. Әни, мин әби кебек мәктәптә эшлим, – мең дә бер хыял. Иң үзәккә үткәне – нишләп безнең әти юк дигән сүз булгандыр, мөгаен.  Гаделе бигрәк тә кызганыч, әтисен белми дә калды менә.

Улларының теләкләре үзләренә булды. Һәркем үзе юлын үзе теләгәнен сайлады. Өйләнделәр, Сәгадәтне бер-бер артлы оныклар белән кинәндерделәр. Өч малайга унике онык. Балалар белән мәш килгәндә, беренче тапкыр хәленең авыраеп китүен тойды ул. Сәгадәт чыннан да үзенең хәленең бик шәптән түгеллеген яхшы аңлый иде. Бу арада Закир бер дә тынгылык бирми. Әллә үз янына чакыра шунда. Туган көненә барысы да җыелышып кайткач, улларын үз бүлмәсенә чакырып кертте Сәгадәт. Сүзне нәрсәдән башларга белмәде.

–Әтиегез төшемә керә.
–Әни, аш уздырып алыйк, Коръән укытырбыз, – диде балалары бертавыштан.
–Анысы да начар булмас. Мин аны догамнан калдырмыйм. Сезгә күптән әйтәсе бер серем бар. Беләсез, бу минем туган авылым. Монда без әбиегез белән тордык. Әле әбиегез сезгә бик күп догалар өйрәтеп калдырды. Ә менә әтиегез башка авылдан иде.  

–Әни, борчыласың, ярар, сөйләмә, – диде Гадел әнисенең мендәрен рәтләп.
–Башлагач әйтеп бетерәм инде. Әтиегезнең туган яклары Мамадыш районындагы бер авыл. Әтиегезнең туган авылында сезнең апагыз яши. Әйе-әйе, әтиегезнең сугышка кадәр үк гаиләсе булган.  Әмма ул анда кайтмый. Без госпитальдә очрашып кавыштык. Сәет яхшы хәтерли, әтиегезнең аяклары юк иде, – Сәгадәт бермәлгә күзләрен йомып алды.  – Шунда барып кайтырга кирәк.

Сәгадәтнең уллары бу амәнәтне әниләрен җирләп кайткач, искә алдылар да, оныттылар да. Шактый гомер узды. Сәетнең төшенә әнисе кереп, тагы шул хакта искәртмәсә, бөтенләй оныткан да булырлар иде әле. Менә шунда хатыны редакциягә язып карарга киңәш итте. Әнә бит күршеләре Разыяның килене газетта эшли түгелме?

Чарасына күрә әмәле табыла. Атна-ун көн дигәндә апалары Мәдинәнең туган авылларында яшәп ятуларын белде алар. Апалары үзләреннән күпкә өлкән бит. Күрешеп өлгерә алырлармы? Яшәү мизгел генә. Сәет әнисенең сүзләренә элегрәк колак салмаганына үкенеп тә куйды. 
Хәзер Мәдинә апалары үзе дә әби инде. Вакытның узуын үзең картайгач кына сизәсең икән. Улларын-кызларын башлы күзле итте дә, бабае белән икесе бер өйдә торып калдылар. 

–Әбисе, сиңа хат бар монда. Казаннан бугай, – дип дәште карты иртән иртүк. Кичә куймаган иде, бүген әче таңнан өләшеп чыккан, ахырсы.
–Кичә куйгандыр, күрми генә калгансыңдыр Укучыларым онытмый инде үземне, котлап язганнардыр. Бәйрәмнәр җитә бит.

Тик хат Мәдинә апаның укучыларыннан түгел иде. Казаннан, редакциядән килгән. Аны эзлиләр икән бит! Аны Азнакайдагы туганнары эзли, хатта туганнарының хатын да салганнар. 
Мәдинә апа Азнакайдан ук килгән хатның Казаннан әйләнеп кайтуын укып аптырап калды. Соңрак үткәннәрне, хәтер йомгагын сүтә башлады. Балачагын, әнисен искә алды. Әле

Мәлихәнең мич башыннан урлап хат алып килгәнен дә исенә төшерде ул. Туктап тыкрыкта ачып та карадылар әле. Анда ике бала карап утыра иде. Шул балалар аны эзләп тапканнар түгелме? 
–Кыям, Кыям кер әле, бер хәл сөйлим.

–Ни булды инде, чыгып китәргә өлгермисең, чакырып кертәсең.
–Әнинең әти турында сөйләгәннәрең ишеткәнең бардырмы-юктырмы? Әни үләр алдыннан да туганнарым белән күрешүемне теләгән иде. Минем өч бертуган энем бар, озакламый алар безгә кунакка киләчәк.

–Бер ир туганым да юк ичмасам дип, миннән зарланып тора идең, менә баегансың икән бит туганнарга. Берьюлы өчәү.
–Шаяртмасаң иде, шундый вакытта.
–Я әбисе тынычлан, балалар кайтсын, сөйләшербез. 
–Хәбәр ит, бүген үк кайтсыннар.

Мәдинә әби туганнары килүенә бик каушап әзерләнде, хәтта йөрәге түзмәс, үлеп китәрмен дип тә борчылды. Икенче кызы күрше авылда фельдшер иде. Әнисенә уколлар ясады. Кызлары туганнарның киләсе көнен ачыклап бетерү өчен хатта язылган номерга шалтыратып та алдылар.

–Нишлибез? Очрашуны җәйгә күчермәкче булалар. Әнинең болай булса, йөрәге түзмәс, – диде тавышын әкренәйтеп кызы Гөлфия.
–Юк, бу атнада ук килсеннәр, – диде аларның сөйләшүен тыңлап яткан Мәдинә апа. – Ничек түзмәк кирәк җәйгә кадәр?!

Мәдинә апа икенче көнне тагы дәртләнебрәк көтә башлады. Аңа бер атна бер ел кебек тоела башлады. Менә ул, туганнарын көтеп үткәргән таң, күңелләрне айкаган очрашу. Бер ата балалары 60 елдан соң күрешәбез түгелме?
Ишектән берәм-берәм кергән ир туганнарын күрү Мәдинә апа өчен көтелмәгән очрашу иде. Ул аларның һәрберсен кул биреп күреште. 

–Мәдинә апагыз бик батырайды бу көннәрдә, хәзер энекәшләрем бар дип кенә сөйләшә, – дип каршы алды аларны Кыям абзый да.
–Сәет, Ришат, ә монысы Гадел, – дип таныштырдылар туганнар.
–Мин Закирның тумый калган улы, – төпчекләрен күрүгә ул аптырап калды. Каршында Мәдинә үзен күрде. Алар бер-берсе белән шулкадәр охшаган иде. 

Очрашуга Закирның бертуганнары балалары да килгән иде. Кыям ага әтиләре Закир рухына, әниләре Рәшидә, Сәгадәт рухына дога кылды. Туганнар тиз генә аерылышырга ашыкмады әле. Мәдинә апа әтисенең Читадан кайткан агач чемоданын, зәңгәр шикәр савытын да истәлек итеп саклаганын күрсәтте.
–Ашыкмыйк әле, 60 елга бер күрешү бит бу, 60 елга бер көн бит бу– диде Гадел абый апасы Мәдинәне кочаклап. 

Үз гомерендә бер тапкыр да күрмәгән туганың янына барганда нинди хисләр кичерәсең икән ул?! Белмим. Әмма Сәет, Ришат һәм Гадел абыйларның олы апалары Мәдинә белән күрешкәндә тәгәрәп  төшкән күз яшьләренә, дулкынланудан төн йокламыйча Азнакайдан Мамадышка килүләрен күргәч, йөрәкләр кысылып куйды. Бер ата балаларына күрешү өчен бер гомер кирәк булган шул. Тетрәндергән, гаҗәпләндергән язмышларның берсе булып чыкты Закирҗан бабайның серле тормышы. Күрешү өчен бер гомер җитми икән!

Фото: pxhere.com

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading