16+

"Бала сөясең килсә, үзеңнекен табарга кирәк! Юньсез Кысыр сарык ..."

Түбән Камада яшәүче Әхсән каникулга чыккан кызларын туган авылы Чыршылыдагы төп йортта гомер итүче бертуган сеңлесе Сәкинәләргә кунакка кайтарып куйды.

"Бала сөясең килсә, үзеңнекен табарга кирәк! Юньсез Кысыр сарык ..."

Түбән Камада яшәүче Әхсән каникулга чыккан кызларын туган авылы Чыршылыдагы төп йортта гомер итүче бертуган сеңлесе Сәкинәләргә кунакка кайтарып куйды.

Тугыз яшьлек Гөлфия белән җиде яшьлек Гөлсинәне йорт хуҗаларының игезәк малайлары Арслан белән Самир бик сөенеп каршылады. Тәмләп иртәнге чәйне эчкәч үк, шук-чая, энәдән җептән киенгән сөйкемле кунак кызларын ияртеп Керпеле тавына чана шуарга менеп киттеләр. Шуып туйгач, җепшек кардан зур шарлар әвәләп, бик матур Кар бабай, Карсылу сыннарын ясадылар. Чыр-чу килеп, мамыктай ак, йомшак карда тәгәрәшеп уйнадылар. Киемнәренең карга чумуына, бияләй, итек эчләренә җепшек кар тулуына берсенең дә исе китмәде. Битләре алмадай алсуланган, сөенечтән авызлары колакларына чаклы җәелгән балаларның йөзләре чиксез шат, күзләрендә нурлы чаткылар биешә иде.

Әбәт вакыты җитеп, мәчет манарасыннан моңлы азан тавышы ишетелә башлагач, шау-гөр килеп җыйнаулашып кайтырга чыктылар. Алдан юл ярып барган Арсланның аркасына бер йомарлам кар килеп бәрелде. Ул энесе Самирга таба борылып, үртәп телен чыгарып күрсәтте. Ә анысы, абыйсына ияген кагып, шук карашын җиргә төбәгән Гөлсинә ягына ишарәләде. Китте кара-каршы кар атышу! Түзеп кенә тор! Дөп-дөп! Гөп-гөп! Хи-хи-хи! Ха-ха-ха! Көтмәгәндә уеннан уймак чыкты. Гөлфия шаярып аткан тыгыз кар йомарламы искәрмәстән Самирның авызына килеп тиде һәм малайның селкенә башлаган алгы тешен сугып төшерде. Авыздан кан китте. Мизгел эчендә бичараның иреннәре кабартмадай кабарып, күпертмәдәй күпереп чыкты. Тын һаваны ярып:

- А-а-а-бый! Ү-үлә-ә-әм! – дип ачыргаланып кычкырып, тар сукмакка бөгелеп төшкән, авыртудан бигрәк, каннан куркып елаган энекәше янына Арслан уктай очып килеп җитте. Энесеннән унбиш минутка алданрак туганга күрә, гаиләдә дәү абый булып саналган, игезәк сыңарыннан бер башка озынрак һәм тазарак малай Самирны күтәреп торгызды, кесәсеннән кулъяулык чыгарып, туганының канлы ирен читләрен сөртте. Көтелмәгән хәлдән аптырашып, бермәлгә югалып калган кызларның олысына ачулы караш ташлап:

- Килмешәк, синең эшме? Өйгә генә кайтыйк, әни үзеңнән он-талкан ясаячак, - дип янады.
Шаулашып-көлешеп бергәләшеп уйнарга чыгып киткән балалар, өйгә сөмсерләре коелып, елашып, үзара үпкәләшеп кайтып керде. 
Эшнең нидәлеген чамалап алган хуҗабикәнең тузынуына чик-чама юк иде. Ул Тәти апасы һәм туганнан туганы Самир каршысында башын аска иеп, ялгышлыгы өчен түбәнчелек белән гафу үтенгән Гөлфиянең ихластан әйтелгән ялварулы сүзләрен гүя ишетмәде. Кызны эт итеп сүкте, аның чандыр гәүдәсеннән, ябык иңсәләреннән умырып тотып җилтерәтте, сөякчел кулы белән кизәнеп, кызның баш чүмеченә әйбәтләп берне томырды.

- Ни чыкмаса шушы килмешәктән чыга инде! Адәм имгәге! Бозык әнчек калдыгы! Затсыз көчек син, көчек! Юньле булсаң, сине үз анаң ташлап калдырмаган булырые! Газиз баламны нишләттең, ә? Бәреп үтерәм мин сине хәзер! - дип күзләрен акайтып, йодрыкларын йомарлап өстенә җикеренгән мәлдә, куркуыннан агарынып каткан кыз баланың күз аллары караңгыланды, тешләре барабан какты, йөрәге күкрәк читлегеннән чыгып төшәрдәй булып ярсынып типте. Бичаракай, үткен чалгы астына эләккән җикән камыш сыман, мизгел эчендә аңын җуеп идәнгә шуып төште.
 ***
 Гөлфия үзе яшәгән шәһәрнең балалар клиник хастаханәсе палатасында аңына килде. Янәшәсендә йокысыз төннән соң күзләре кызарган, йөзе суырылып калган әнисе Мәйсуфаны күргәч, аңкавына ябышкан телен көчкә әйләндереп:

-    Әни, без кайда? Бүлнистә мени? Монда ник килдек? – диде. 
-    И, балакаем! Котны алдың бит! Синең өчен борчылып, кичә үземнең дә кан басымым ике йөзгә менде, –дигән җавап ишетелде. - Шөкер, барысы да артта калды. Алла боерса, әтиең эштән кайткач, безне өйгә алып кайтып китәчәк. Сеңлең дә сине бик юксынадыр, бәбкәчем! Күз нурым бит син минем, алтын алмам! - дип, елмаеп баланың агарынып киткән битләреннән үпте, җитен чәчләреннән сыйпады, ябык аркасыннан иркәләп сөйде.
Гөлфия, тәрәзәдән төшкән кояш нурларының шаярышып уйнавын беравык күзәтеп ятканнан соң, ят тавыш белән, курка-курка гына:

-    Әни, Самир үлмәгәнме? Ул да бүлнистәме? - дип сорады.
-    И, юләркәем, чуртым булсын мени ул ташбашка? Сөт теше төшкәнгә масаеп, авызын ерып йөри ди хәзер. Улының ашаганда селкенеп азаплаган, уртына чак кына эләгеп торган теше өчен Тәти апаң шул чаклы буза куптармаган булса, син бүлнискә килеп эләкмәгән булыр идең, җимешем. Ярый әле авыл фельдшеры Фәрзәнә апаң яшь булса да булдыклы белгеч икән. Бәхетебезгә күрә, “Ашыгыч ярдәм” машинасы бик тиз килеп җиткән. Мондагы йөрәк табибы алтын куллы булып чыкты.

-    Әни, килемшәк нәрсә дигән сүз ул? Аны бик начар кешегә генә әйтәләр, ахрысы?
-    Бигүк матур сүз түгел инде түгелен. Читтән килеп урнашкан, нәсел- нәсәпсез, үз ягыңныкы булмаган зимагур адәмнәргә килмешәк диләр. Шөкәтсез үрдәк бәбкәседәй ямсез сүз кайдан телеңә килде соң, балакаем.
-    Тәти апа мине: “Син – килмешәк, бозык әнчекнең ташландык көчеге, - дип сүкте. Гөлсинәне алай хурламады. Аңа ашның куесын, миңа сыегын салды. Миңа өчпочмакның асты көйгәнен бирде. Мин үзегезнеке түгел мени, әни? Дөресен әйт әле, мине кем, кая ташлап калдырганые? Чүплектән таптыгызмы? - дип, Мәйсуфаның зур зәңгәр күзләренә мөлдерәтеп бакты. Яңарак гына йөрәк өянәгеннән котылып, тернәкләнеп килүче гөнаһсыз баланың сораулы карашы белән күзгә күз очрашкач, гүя Мәйсуфаның тәненнән ток йөгереп узды, бугазына ачы төер тыгылды. “Тагын шул әрем тел, чаян урынына чага да тора”, - дип, эчтән генә уфтанып куйды. Җавап көтеп күзләренә баккан кошчыгы аны-моны сизенә күрмәсен дип борчылып, тиз генә үзен кулга алды. Мул күкрәген тутырып, тирән итеп сулады. Йөзенә елмаю кундырырга тырышты. 

-    Булмаганны. Тәти апаң белеп сөйләми ул, кызым. Син - безнең бәхет кошыбыз! Әтиең белән миңа чиксез зур бәхет алып килгән, гаиләбезгә нур иңдергән фәрештәбез син, балакаем! Без сине дә, сеңлең Гөлсинәне дә бердәй яратабыз. Икегез дә бик якын безгә, бик кадерле, - дип, баланың бит очыннан үбеп алды.
Шәфкать туташы кызга укол кадады, Гөлфия тынычланып йокыга талды. Мәйсуфаның күз алдыннан хатирәләр йөгереште...
 ***
... Мәйсуфа белән Әхсән яшьли сөешеп кавыштылар. Унтугыз яшьлек килен Чыршылыдагы төп йортка тәүге кабат аяк басканда, анда алтмышны тутырып килүче ажгырып торган каенана, кырыс, әмма гадел каената, аның туксан яшьлек сукыр әнисе, иренең унҗиде яшьлек чытлыкый сеңлесе Сәкинә бер түбә астында яшәп ята иде. Бер яклы җыйнак бура өйнең мич арасына кәҗә, сарык бәтиләре ябылган, олылар тезелешеп йоклый торган түр сәке астындагы талдан үрелгән зур кәрҗиндә ана каз йомыркалар өстенә утыра, ишек катындагы почмакка яшь бозау мунчакланган. Яшь ир белән хатынның агач караваты чаршау белән әйләндереп алынса да, карт әбиләре йоклый торган зур сандыкка терәлеп тора. Йокысызлыктан интеккән карчык колакка катырак булса да, яшьләр ятагы ягыннан бераз кыштырдау сизелә башлауга, каты итеп тамак кырып, Мәйсуфаның котын ала.

Дәртләнеп яшь бичәсен кайнар кочагына алган Әхсәнгә, ачудан тешләрен шыгырдатып, су сөлегедәй сылу гәүдәле, йомры иңнәренә таратып салынган хәтфәдәй йомшак, куе, озын чәчләреннән кыр чәчәкләре исе килеп, ымсындырып торган, калку күкрәкле, төз аяклы хатынына арты белән борылып ятудан башка чара калмый. Бу хәл көн саен диярлек кабатлана, ир белән хатын арасына ара-тирә кара мәче баласы кереп, олыларга сиздермичә генә үзара мырлашып алуга сәбәпче була килде. Тора бара зур тормыш мәшәкатьләре яшь гаиләне үз эченә бөтереп алды. Икәүләшеп мал таптылар, сату-алуга керешеп китеп, шактый мантыдылар. Түбән Камадагы Төзүчеләр бистәсендә җир кишәрлеге сатып алып, ике катлы таш пулат бастырып куйдылар. Картлар, үзләренең мәңгелек йортына күченгәнче, эшчән, уңган, чибәр киленнәренә “булдыксыз Кысыр сарык” кушаматы тагып калдырды.

Яшьли бер гидайга ияреп китеп, игезәк ир балалар табып, иреннән аерылып төп йортка әйләнеп кайтып утырган ачы телле каенсеңел Сәкинә эчендәге агуын аеруча тәмләп чәчте. Балаларын иркәләп сөйгән җиңгәсенә: “Минем фәлән төшемне авырттырып тапкан малайларыма кагыласы булма! Бала сөясең килсә, үзеңнекен табарга кирәк! Юньсез Кысыр сарык, абыйны нәселсез калдырасың бит инде. Абыйны әйтерием, тәмам уҗым бозавы булды. Ник аерып җибәрмидер шушы имгәкне!”, - дип, җиңгәсен күрәләтә кимсетүдән тәм тапты.

Ун ел өметләнеп көткәч тә бәхет сәгате сукмаячагын аңлагач, тәвәккәлләп табибларда тикшеренергә, им-томчыларга, үлән белән дәвалаучыларга йөрергә керештеләр. Казанда атаклы докторлар – Нуриевлар клиника ачкан, безнең кебек баласызларга булышалар икән, - дип, Әхсән өмет чаткылары уяткан иде уятуын. Әллә Ходайдан вәгъдә җитмәде, “ЭКО”га барырга җыенып беткәч кенә, әүвәле икәүләшеп грипп белән авырып урынга егылдылар. Аннан терелеп килгән мәлдә, уртак бизнеска бәйле көтелмәгән хәл килеп туды. Мәскәүнең Черкизов базарыннан күмәртәләп тауар юллап җибәреп торучы бер алдаркүсе Сәләхиевларның шактый зур суммадагы акчасын үзләштереп чит илгә чыгып тайды.

Насыйп ризык теш сындырып керә, диләр. Күктән эзләгән бәхет көтмәгәндә җирдән табылды. Мәйсуфаның Казанның бер бала тудыру йортында акушерка булып эшләүче авылдашы җилбәзәк студент кызның яңа туган баласын язмыш иркенә ташлап, төнлә туалет тәрәзәсеннән чыгып качуы турында шалтыратып әйтте. Хатынның төн йокысы качты. Ирен үгетләп, кичекмәстән Казанга юл тоттылар. Бүлнискә танышлык аша кереп, кара тутлы, озын керфекле, уймак авызлы нибары бер атналык нарасыйны күрүгә, сөенеченнән нишләргә белмәде. Сабыйны бер күрүдә яратты. Кирәк кешеләрне җайлап-майлап, документлар тутырып, бер ай чамасы йөри торгач, нәнүсне үзләренеке итүгә ирештеләр.

Бәхеткә тиенгән сабый ай үсәсен көн үсте, йортка бәхет, бәрәкәт иңде. Ире дә бала өчен җанын ярып бирергә әзер иде. Икәүләшеп иркәләп-сөеп туймадылар. Аралары салкыная төшкән ир белән хатынның күз карашлары җылынды, бер-берсенә карата мөгамәләләре яхшырды, гүя яшьлек мәхәббәте янәдән кабынып, йөрәкләре якты хисләрдән дөрләп янарга кереште. Беркөнне Гөлфиясен алдына утыртып, майлы ботка ашатып утырган Мәйсуфаның тиктомалдан башы әйләнеп китте, күңеле болганды. Сабыйны караватына утыртып куеп, чүт туалетка барып җитте. Йа Аллам, нәрсә ашап агуландым икән соң? Әллә гөмбә белән кыздырган бәрәңге ярамадымы? Алай дисәң, иремә берни булмады ич.

Соңгы арада тозлы кәбестәгә, маринадланган кыярга ябырылуы юкка булмаган икән бит. Сәбәбе соңрак, эшендә аңын югалтып егылган көнне ачыкланды. Участок табибәсе: “Ханым, котлыйм, бәбигә узгансыз! Авырыгыз өч атналык, - дип куандырды. - Кайнар мунчада чабынмагыз. Авыр әйберләр күтәрмәгез. Юкка-барга борчылмагыз,” - дип киңәш бирде. Гөлфиягә ике яшь тулганда, кот кунган өйгә апасына иптәшкә янә бер сөенечле тере йомгак - алма кебек алсу битле, зур зәңгәр күзле Гөлсинә исемле бәләкәч кайтты. Берүк бәхетле гаиләнең ишеген ачы җилләр шакый күрмәсен дип, изге теләк телисе генә калды. 
 

Хәмидә Гарипова
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

13

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading