Юк, эчмәде бүген Фатыйх. Сөенече шул кадәр зур иде, очып кына йөрде. Күпме кешене сөендерде бит, күпме рәхмәт алды?! Кич кызлары әниләре белән балык чистарттылар.
Хикәянең дәвамы. Башы: Чулпан Әхмәт «Соңгы яфрак» (беренче өлеш)
Көндезге хәлләрне кабат-кабат көлешеп искә алдылар. Мәйсәрә карчык балыкларны юып, кәгазь капчыкларга сала барды. Балык бик күп булды. Кичке ашка Мәдинә апа тәмле итеп ике таба балык кыздырды, бәрәңге тәгәрәтте. Мич төбенә салып пешергән ипи белән искиткеч тәмле иде Фатыйх балыклары. Бүген кич, Фатыйх әйтмешли, бөтен авыл, әнә шулай балык ашагандыр.
Әтисе бик матур итеп камыштан үзе ясаган курайларда уйный. Әнә бүген дә Гөлзирә эштән кайтканда өй алдында курай ясый иде.
– Әти, ул курайларыңны сатарга иде.
– Сата ди менә. Аларның һәрберсенең тавышы үзгә. Менә бусы болай, менә монысын тыңла әле, ә хәзер менә монысын, – дип һәрберсендә уйнап күрсәтте. Әйе, һәрберсе үзенчә матур тавыш чыгара.
– Мату-у-у-р! – дип сузды Гөлзирә.
– Мин сораган “кызыл”ны алып кайттыңмы, кызым?
– Уф, әти...
– Я, инде, чыпчыгым минем. Алай әйтмә. Бир!
– ...
Курайның моңлы тавышы абзардагы бас тавышлы үгезнекенә охшаган кебек тоелды Гөлзирәгә. Ачуы килде. Нинди матур сөйләшү бозылды да куйды.
Кичке аш ашаганда әтиләре посадка араларын чистартырга барырга кирәклеге турында әйтте.
– Печән бик үскән, чабып, агачлар арасыннан төшерәсе булыр. Көннәр әйбәт чакта эш итик инде. Печәне дә кибеп өлгерер. Мәдинә, самаварыңны онытма, чәй кайнатырбыз.
Мәдинә апа кечкенә бозауларын карап кайтканнан соң, ат арбасына төялеп, тау башына менеп киттеләр. Мәйсәрә карчык мин дә барам дип очынса да, аның инде карт икәнен исенә төшереп, өйдә калырга күндерделәр. Югыйсә, чәй генә булса да кайнатып торасы килгән иде аның.
– Өйне ташлап чыгып китеп булмый. Кош-корт, мал- туар бар бит, әнкәй, –дигәч, юаш кына:
– Ярар, балалар. Юлыгыз уңсын. Хәерле көннәр булсын! – дип дога кылып калды.
... Нинди гүзәллек! Җәйге иртәнең чык тамчылары, кояш нурларында ялтырап, күзләрне чагылдыра. Көн эссе булыр бүген. Әнә Фатыйх абыйның яшь наратлары. Кечкенә нәни агачлар түгел инде болар. Егет булганнар. Ничәнче посадкасы икән инде бу Фатыйх абыйның? Авылдашлар бу наратларны “Фатыйх урманы”, “Фатыйх наратлыгы” дип йөртәләр. Гөмбә бик уңа бу наратлыкларда. Җәй буе печәнен чабып, чистартып торгангадыр инде, җыярга да уңай.
Килеп җитү белән иң беренче арбадан кызлар сикереп төште, алар артыннан, самаварын кыстырып, Мәдинә апа. Атын ышыкка туарып бәйләп куйды Фатыйх абый.
– Ял ит, малкай, аша, – дип башыннан сыйпады да наратлык арасына кереп китте. Агачлар белән сөйләшкән кебек, аларны сыпырып, исәнләште. Ярата иде ул урманны.
– Эшне тиз тотыйк, балалар. Бүген 4-5 рәтне чистартсак, әйбәт булыр иде.
Тау башыннан, нарат арасыннан печән төшерү – рәхәт эш түгел. Алдан чабылган булса да, асты чи иде әле. Шуңа да карамастан, тырышып бердәм эшләгәч, бишне генә түгел, җиде рәтне төшереп, тау битенә таратылып та куелды печән. Самавырдагы чәй дә кайнап чыкты, кара икмәк, суган кыягы белән йомыркадан җилләр исте. Кибеткә кичә генә кайткан кызыл билле прәннек тә мәтрүшкәле чәй белән бик тәмле булды. Фатыйх абый кураен урманга барганда да калдырмый. Бүген дә кесәсеннән алып уйнап җибәрде. Моңлы татар көе урман авызына кереп югалган кебек була да, кире чыгып болынга тарала. Кошлар да аңа кушылып җырлый кебек. Тау астындагы чишмә тавышы да килеп кушылган төсле, челтерәве ныграк ишетелә башлый. Мәдинә апа көйгә кушыла:
Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай,
Аерылышу көен җырлады.
Тынып калды урман буйлары ла, Рамай,
Чишмәләр дә акмый тыңлады.
Нинди моңлы тавыш!.. “Рамайны” бары Мәдинә апа гына шулай матур итеп җырлый торгандыр. Дәртләнеп, сузып-сузып уйнады кураен Фатыйх абый. Мәдинәсенең моңлы тавышына соклана иде ул, горурлана иде хатыны белән.
– Ай, Аллам, болыт чыкты бит, балалар, явармы икән?
– Юк, Мәдинә. Рәшә ул, рәшә, – диде Фатыйх.
Чыннан да бу рәшә булып чыкты. Яумады бит, рәхмәт төшкере. Төштән соң печәнне селкетеп алдылар да кайтып киттеләр. Фатыйх абый кызу итеп мунча якты, яңа гына җыеп кайткан каен пиннеге пешерде. Бүген эчмәде.
Кич кызлар клубка чыгып киттеләр. Мәйсәрә карчык тавык кебек бик иртә йокларга ята. Арыйдыр инде, мескенем, көне буе эше булса да, булмаса да ишек алдында бөтерелә бит.
– Мәдинә, чәй куй әле, – диде Фатыйх абый.
Гәпләшеп бик озак кына чәй эчтеләр. Күптән болай матур итеп сөйләшеп чәй эчкәннәре юк иде.
– Кара әле, Мәдинә, безнең Гөлзирә теге арткы урамдагы Гөлсем малае Шамил белән чуала дип ишеттем. Син беләсеңме?
– Чуала дип ямьсез итеп әйтмә әле. Дус булып йөриләр диген. Әйе, Гөлзирәнең үзеннән сорарга кыймый торам әле. Оялтырмын дим.
– Оялтырмын дип, ул бит бала түгел. Аннан соң Гөлсемнәр грамотный кешеләр дип әйтимме? Укытучылар бит. Без крәстиян генә, Мәдинә. Тиң булырлармы дим инде. Шамиле дә югары белемле. Аталары Закир абый да авылны тота торган кеше иде бит. Шул сугыш дигәннәре генә әрәм итте аны.
Чулпан Әхмәт
Дәвамы бар
Фото: https://unsplash.com/photos/HUiNRjXr-bQ
Комментарийлар