16+

Рашат НИЗАМИ: "Читкә тайпылган бүләк” (Хикәянең икенче өлеше)

Озак та үтмәде, беренче хәбәр килеп иреште Нияздан. Аны Саратов шәһәрендәге хәрби частькә билгеләгәннәр икән. Язгөлемгә язган беренче хатында ук частьнең адресы да төп-төгәл күрсәтелгән.

Рашат НИЗАМИ: "Читкә тайпылган бүләк” (Хикәянең икенче өлеше)

Озак та үтмәде, беренче хәбәр килеп иреште Нияздан. Аны Саратов шәһәрендәге хәрби частькә билгеләгәннәр икән. Язгөлемгә язган беренче хатында ук частьнең адресы да төп-төгәл күрсәтелгән.

Башы: Рашат НИЗАМИ: "Читкә тайпылган бүләк” (Хикәянең беренче өлеше)

* * *
Ә менә кесә телефоны белән сөйләшүләр, СМС алмашуларның рәте китте шул. Хикмәт шунда иде ки, егет армиягә киткәннен икенче көнендә үк Язгөлемнең сумкасыннан, кершән һәм акча янчыгы белән бергә, “мобильнигын” да урлаганнар иде. (Ул көнне эшкә барганда транспортта ничектер кешеләр бик күп иде шул). Функцияләре чикләнгән очсызлы кесә телефонын сатып аласы килмәде кызның.

Нәкъ менә шушындый күңелсез һәм эчпошыргыч көннәрдә Ходайның рәхмәте белән форсат килеп чыкты да Язгөлемнең тормышында матур бер борылыш ясады, бәйрәм китерде! Аның туган көне килеп җиткән иде. (Туры килүен кара син – сөйгән егете белән икесенең арасында туган көннәренең аермасы ни бары өч-дүрт кенә тәүлек!). Бәйрәм ясарга өйләренә берәүне дә чакырмады, әмма кечерәк фирмада эшләүче иптәш кызлары һәм хезмәттәшләре өстәлгә торт һәм шампанский тартып чыгардылар, котладылар.

Ә куанычлы минутлар алда тагын да көтеп торган икән! Эшеннән кайткач, кичен, Ниязның әнисе – булачак каенана шалтырата: “Кызым, – дип дәште җылы сүзләр белән, – котлыйм... Улым да ерактан котлый сине, уртак бүләгебезне тапшырырга кушты. Аны хәзер үк илтеп тапшырыр идем, тик менә ревматизм эләктереп алды көтмәгәндә. Бәлки, иртәгә эшеңнән соң миңа сугылырсың, ярыймы?”

Мондый да бүләкне һичничек тә көтмәгән иде кыз, булачак каенанасы иң соңгы модельдәге кесә телефоны тапшырды ич аңа! Язгөлемнең каушап-тартынып торуын күргәч, шундук юатырга кереште:
– Син бит безгә ят кеше түгел, безнең булачак киленебез. Хәзер син улым белән рәхәтләнеп сөйләшә дә, СМСлар да җибәрә алачаксың – армия хезмәте аңа күңелсез булмаячак. Әгәр улыма яхшы икән, минем өчен шуннан да зур бәхет юк...

Кыскасы, кыйммәтле бүләкне алырга күндерде әни кеше. Аннары торт белән чәйләр эчә-эчә ихлас күңелдән шактый сөйләшеп утырдылар. Сөйләшкән сүзләре, нигездә, бер атнадан соң ничек итеп Нияз солдат янына барасылары, аларның хәрби ант кабул итү тантанасын күрәчәкләре турында иде, әлбәттә.
Ниязны туган көне белән тәбрик итәчәкләре дә әлеге сәфәрнең сагындырган өлеше булачактыр. Ә кыздан бүләк нәрсә булыр дисезме? Монысын ныклап уйлады Язгөлем. Китап кибетеннән менә дигән затлы альбом (!) сатып алачак ул. Нияз аңардан үзләренең взвод егетләре кулы белән язылган җырлар, шигырьләр, теләкләр, хәтта билдән түбән булмаган анекдотлар белән тутырылган дембель альбомы ясаячаклар, билгеле. Менә бит ничек күңелле булачак! Аш кашыгы әбәд вакытында яхшы, дигәннәр түгелме соң...

Котлау һәм бүләкләрне Нияз бер атнадан соң гына алачак әле. Чү, әй, син дөнья, ике көннән ерактагы егетенең туган көне килеп җитәчәк бит! Хәзергә аны фәкать кесә телефоны аша гына котларга туры киләчәк микәнни? Бигрәкләр дә “коры” һәм дежур тәбрикләү генә булачак бит бу. Нәрсәдер уйларга, ниндидер мавыктыргыч могҗиза уйлап табарга кирәк түгел микән сиңа, Язгөлем?.. Уйлый торгач, уйдырып сала торган “сюрприз” уйлап таба белде бит якын киләчәктә килен буласы кызыбыз! Теге вакытта балконда интим сөйләшкән минутлар аны тәвәккәл һәм көтелмәгән адым ясарга чакырды бугай...

Бөреләнеп кенә килгән әлеге зур серен берәүгә дә әйтмәскә-сиздермәскә уйлаган иде, ләкин эшендәге дусты һәм якын сердәше Луиза белән киңәшләшергә һәм яшерен планнарын уртаклашырга булды. Ярый әле аның әнисе бүләк иткән кесә телефонына Ниязга шалтыратып өлгермәгән иде әле (фәрештәләр саклагандыр!). Әйдә, мобильнигы юк дип уйласын әле солдат егет. Әй, әгәр әнисе әйтеп өлгергән булса... Ә бәлки Язгөлемнең кирәкле сим картаны сатып алырга вакыты табылмагандыр яки пин-кодны ашыгычлык белән ялгыш җыеп, аппаратны сафтан чыгаргандыр әле...

Ни булса шул булыр... Саратовка бүген түгел, иртәгә генә шалтыратачак ул... Анда да әле ашыгып түгел, иң әүвәле сөйгәненә mms-ку экранын – андагы “эксклюзив” бүләкне җибәргәннән соң...

Юл уңаеннан Язгөлем якындагы кибеткә керде һәм хатын-кызларның эчке киемнәр бүлегеннән яңа комплект эзләде. Комарланып, капыл гына сатып алмады иң элек кызыл һәм кара төсләр рәтеннән узды... Юк, киләчәктә үзенең ап-ак туй күлмәгеннән атлап барасын күз алдына китерде дә ак комплектка тукталды. Үзләренең җиденче катына күтәрелгәнче, күршесе һәм сердәше Луиза янына сугылды. Якшәмбе көн булганлыктан, ул өйдә иде. Сердәш кызының корган планы бик нык дулкынландырды аны, рәхәтләнеп ярдәм итәргә булды...
* * *
Луизаның өендәге видеокамерасын алып, алар икесе җиденче катка күтәрелделәр. Эш процессының ничек, ни рәвешле барачагы турында киңәш-табыш корып алганнан соң, “иҗади” эшкә керештеләр: Язгөлем, сылу тәне-гәүдәсенең кирәкле өлешен җиңелчә каплап... стриптиз биеде, күрше кызы исә өеннән алып чыккан әлеге камерасы белән аның сыгылмалы, очкынлы, ымсындыргыч хәрәкәтләрен тасмага төшереп барды...
Аннары Луиза, өр-яңа иҗат ителгән “шедевр”ны бергәләп караганнан соң, күңеленә килгән ихлас уйларын ачып салды:
– Без синең белән молодецлар!” – диде, куанычын яшереп тормыйча. – Ролик шәп чыккан! Булачак киявең аны шатланып, туган көн бүләге дип кабул итәчәк!..

Дәвамы бар
Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading