16+

Рашат НИЗАМИ "Төнге маҗара" (хикәянең икенче өлеше)

Әйткән сүз – аткан ук! Раян бик тә кадерле, күңелле эшенең хәстәренә кереште. Әнә ул үзенә кирәкле иң эре, матур чәчәкләрне берәм-берәм өзә, түгәрәк мәрҗән яисә таҗ итеп үрә дә үрә, үрә дә үрә...

Рашат НИЗАМИ "Төнге маҗара" (хикәянең икенче өлеше)

Әйткән сүз – аткан ук! Раян бик тә кадерле, күңелле эшенең хәстәренә кереште. Әнә ул үзенә кирәкле иң эре, матур чәчәкләрне берәм-берәм өзә, түгәрәк мәрҗән яисә таҗ итеп үрә дә үрә, үрә дә үрә...

Башы: Рашат НИЗАМИ "Төнге маҗара" (хикәянең беренче өлеше)
Кайберләренең уртасына, матуррак итеп бизәү өчен, хуш исле клевер чәчәкләрен кыстырып куярга да онытмый...
Ниһаять, тураеп басты ул.

Ә кулында – асылташ бизәкләрдән бер дә ким булмаган ромашкалы такыя балкып тора! Ләбибәсен, уң кулы белән изәп, үзенә табарак чакырды. Кыз аңа таба якынайды, башын аска табарак иеп, бер мәлгә тын гына басып торды. Баш очына егет бүләге тәкыя менеп кунаклагач, валлаһидыр, кайсыдыр әкияттәге алиһәгә тәмам ошап калды ул! Сөйгәне кулы белән үрелгән тәкыя бик тә мөлаем, ифратта килешеп тора иде аңарга.
– Рәхмәт, – диде Ләбибә, сөенеченнән күзләрен рәхәт йомып. Җавап йөзеннән егетнең бит очын “пәп” итеп алды.

...Ә вакыт галиҗәнаблары галәм тәгәрмәчен әйләндереп, мәңгелеккә таба искән җилләр кебек, тын гына янәшәдән агыла бирә. Өрфия пәрдәсен салындырып, эңгер-меңгер һәм кичке җиләслек канат җәя башлады. Берән-сәрән болытларның күктәге телсез караңгылыкны җиргә таба куалый баруы инде аермачык күзгә ташлана иде. Көнозын эшләп арыган кояш, авыраеп, ерактагы урман артына таба авыша...
– Мин әнә теге әрәмәлектән альбомнарыбыз өчен истәлеккә өрәңге, усак яфраклары да җыярга ниятләгән идем, – диде Раян, үкенечен белдереп.
– Юк, ахрысы, соңладык бугай, икенче юлы килгәндә, – диде Ләбибә, сабырлык үрнәге күрсәтеп.

Бу тәкъдим, бу сүзләр белән килеште егет. Аның үзен дә багана саен яктыртып торган шәһәр урамнары сагындыра башлаган иде шул. Атлаган сукмакларыннан шәһәргә илтә торган юлга борылдылар. Раян, ничектер сискәнеп, артка таба борылып карады һәм күрде: якындагы әрәмәлек арасыннан аларга таба ике шәүлә калкып чыкты... Йөгерә-атлап килеп җиттеләр дә оятсызланып сукмакка аркылы басты болар. Раян аларның төс-кыяфәтен тиз абайлап өлгерде. Икесе дә кыска җиңле күлмәктән, спорт чалбарыннан. Берсе карачкыдай озынча буйлы, икенчесе – бакыр чәчле, җирән сакаллы. Боларның шешә эчендәге исерткеч хәмер яисә наркотиклар белән мавыккан булулары шик уятмый иде. Аларның баштарак сүзсез генә дәшми басып торулары, әрсез-үткен күз карашлары ничектер сискәндерә, күңелдә шом уята. Юньлегә булыр микән бу?

“Йөгерергә, качарга кирәк болардан, – дип уйлады Раян. Аннары кинәт фикере үзгәрде: – Куркаклык, йомшаклык күрсәтү булачак бу. Бәлки  сөйләшү, гап-гади аңлашу кирәктер...”
Менә Җирән сакал үзләренең оятсыз уй-ниятен турыдан-туры ярып салды:
– Әй, егет, кызыңны бер сәгатькә биреп торчы безгә! Кызың бигрәкләр дә яхшы күренә...
Бу сүзләрдән соң икесе дә рәхәтләнеп, тешләрен ыржайтып көлештеләр.

Раян, тегеңә җавап бирмичә, сукмактан бер читкәрәк барып басты. “Ә бәлки акча кирәктер сезгә?” – дип сорады ул, аптырагач кесәсен капшарга кереште. Ләкин тегеләр аның бу сүзенә тамчы да игътибар итмәделәр, дәгъварын белдерделәр, әйтәсен әйттеләр ич. Җирән сака  ярты адым гына артка чигенде дә кискен селтәнү белән йодрыгын Раянның кабыргасына сукты. Алар икәү иде шул, шәһәр егетенең эшләп үсмәгән аксыл беләкләре әллә ни зур каршылык күрсәтә алмады, бары тик кул тырнаклары белән генә дошмани үсмерләргә карышып карады. Әмма шул арада ул озын егетнең ак кофталы Ләбибәсе артыннан йөгергәнен күреп калды. Икенче тапкыр селтәнүендә җирән сакал аның ияк астына йодрыгын тондырды һәм юлдашына кыргый тавыш белән кычкырды:
– Аха-а! Миңа да калдыр...

Бу минутларда Раянның йөрәге урыныннан купкан һәм бик нык хәлсезләнгән иде, билгеле. Ул үзен билгесез бушлыкка эләккәндәй хис итте, бөтен гәүдәсе белән томырылып караңгы упкынга очты һәим аңын югалтты...

Раян гәүдәсенең кемнеңдер кулларында икәнен сизде дә, сизмәде дә кебек. Җирән сакал аны, сукмакта аунап ятмасын диптер, ахрысы – бер читтәрәк җәйрәп яткан яшел чирәмле канауга илтеп салган иде...

Дәвамы бар.

Фото: https://unsplash.com/

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading