16+

Табылдык кыз (8нче бүлек, хикәянең дәвамы)

Бәгыреңнән өзелеп, кырык кылың тартылып яралган баланы ничек ташлап калдырырга була? Тугыз ай корсакта күтәргәннән соң, иртә-кич, көне буе аның белән сөйләшеп йөргәннән соң, бу адымга барып буламы?

Табылдык кыз (8нче бүлек, хикәянең дәвамы)

Бәгыреңнән өзелеп, кырык кылың тартылып яралган баланы ничек ташлап калдырырга була? Тугыз ай корсакта күтәргәннән соң, иртә-кич, көне буе аның белән сөйләшеп йөргәннән соң, бу адымга барып буламы?

Башы:  Табылдык кыз (хикәянең дәвамы, 7 бүлек)

Әллә ул балаларын ташлап калдырырга уйлаган хатыннар бер генә тапкыр булса да дәү корсакларын сыпырып куймыймы икән! Соңгысына никтер ышанасы килми. Юлда барганда журналист кызның ишеткәннәрдән башы тубал булды. 

Уйлары белән күптән түгел барып кайткан балалар йортына кереп чыкты. Ташлап калдырылган балалар күпме! Барып карагыз әле бер! Балалар йортларында күбесе тилмереп әниләренең килүен көтә. Күке әниләр, ятим ташландык балалар – гомер юлында адашканнар, югалтышканнар күпме?!
“Жди меня» тапшыруының чираттагысында Лена белән әнисе Фагыйлә апа күрешәчәк. 25 елдан соң ана белән бала беренче тапкыр очраша. Журналист кызга бу юлларны язуы да кыен. Ә чынлыкта хәлләр тагы да яман иде.

Кыз туганы булу хәбәрен ике малай төрлечә кабул итте. Замир шатланды гына, Данил исә бөтенләй кыз туганын кабул итәргә уйламый да иде. 
– Әни, ачуланма, бармыйм да, озатмыйм да. Замир командировкада булмаса, синең белән Мәскәүгә үк барыр иде. Чит инде ул безгә, якын итә алмам – диде ул башка әйтер сүз калдырмыйча.

Киленнәргә киресенчә тәэсир итте бу. Данилныкы җиңел генә үткәреп җибәрде. Замирның хатыны пыр тузды. 
– Менә сиңа үрнәк гаилә, менә сиңа кайнана! Адәм көлкесе, безнең гаиләне ким-хур итеп, – диде Замирның Мәскәүгә үк барырга җыенуын белгәч. – Әнә командировкаңа  бар, ничу монда, булмаган кыз туганыңны эзләп йөрергә!
– Хатын, тынычлан, телисеңме-теләмисеңме, мин аны инде хәзер үк яратып өлгердем. Әле телефоннар да алыштык, сөйләшеп тә алдык. Аның бер гаебе дә юк. Мәскәүдән кайтсыннар йөреп, аннан кунакка дәшәрбез. Син нәрсә инде, дөнья күрмәгән кеше кебек. Кеше җиде ят чит кеше балаларын да алалар. Әле менә дигән итеп үстерәләр. Ә минем хатын – шәп хатын, – дип Ләйсәннең битеннән пәп итеп үбеп, эшкә чыгып китте.
Хатынга шул җитә калды. Аның чыннан да шәп хатын гына буласы килә иде. Җәй уртасында кыз туганы – Леналарны кунакка чакырырга план да кора башлады. Ләйсән Замирның һәрбер сүзенә эреп китәчәген, иренә каршы дәшмәячәген белә. Үзе дә Замирдан ким түгел, бер тузгып ала да, тына. Ул яктан ир белән хатын бик тә пар килгәннәр иде.

Тик Фәгыйлә боларның барсыннан да ерак иде. Малай-килен кайгысы калмады. Карчыкның үз хәле-хәл монда. Мәскәүгә очрашуга барасы бар! Мең чакрымнар аша барып күрешергә язгандыр шул.
 Фагыйләнең өйдән чыкканчы ук башлары әйләнде. Әзерләгән әйберен таба алмады. Күлмәкләрен барлады. Бәгыре каткан булса да, кызын күрү хәбәреннән барыбер тынычлана алмады. Илгизәрнең хатыны Фәридә кайтып, карчыкны җыеп алып китмәгән булса, поездга да җитешә алмаган булырлар иде әле.
– Фагыйлә апа, тизрәк җыен, поездга соңга калабыз. Хәзер бөкеләр башлана Казан урамында
– Тукта нәрсәдер алмакчы идем
– Фагыйлә апа, кирәк әйберне юлда алырбыз
– Хәзер әбисенең балдагын алам да, өстемдә калмасын тагы.

Фәридәнең каударлануы да юкка булмаган икән. Бөкегә эләктеләр. Көч-хәлгә поездга җитештеләр.
– Ну, кызлар, сезсез генә китеп бара идем бит, – диде Илгизәр аларны каршы алып.
– Җитештек, үлдек-беттек – җитештек.
– Фагыйлә апа, йөрәк җилкенсә дә, бер-ике көнгә түзәбез. Лена да синең белән очрашу өчен юлга чыкты инде.
– Хәерле юллар, балалар! Аллаһка тапшырдык, – диде Фагыйлә апа урын-җиргә кереп ятуы булды, шунда ук йокыга китте. Ике көн кайгырып йоклый алмау үзенекен итте. Илгизәр белән Фәридәнең Фагыйлә апа йокламаса, ничек кенә барып җитәрбез икән дип кайгырулары да юкка чыкты. 
– Әйттемме мин сиңа, сине үзе эзләп табачак дип. Балдагымны бирергә онытма, – Һаҗәр карчыкның сүзләрен бик яхшы ишетте ул. Әле зәңгәр атлас күлмәге белән каршына килеп басканын күреп, сискәнеп китте Фагыйлә. Җавап итеп нәрсәдер әйтмәкче була, авызы ачылмый, кулы күтәрелми. Фагыйлә әле поезда барганын да оныткан, бер якка ятып кулы оеган булган.

Төн уртасында Фагыйләнең кычкырып уянуына Илгизәр дә, Фәридә дә торып утырды:
– Нәрсә булды?
– Һаҗәр әбисе оныгына сәлам әйтте. 
Фагыйлә юлдашларына үткән тормышын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Башка берсенең дә күзенә йокы кермәде. Барысы да бер кат тынычланып алгандай булдылар. Бу тынлык давыл алдыннан була торган тынлыкны хәтерләтте. Чыннан да мәхшәр Мәскәүгә барып җиткәч башланды. Авылдан тиз генә барлап алып чыгып киткән карчыкның киеменең начар, кыяфәтенең бер дә юк икәнлеге күренде. Яулыгын да чуарын алган, безнең татар әбиләре ак яулыклы була торган иде.

Фагыйлә апаны әле юындырырга да, матур кыяфәт тә кертергә кирәк. 
– Фагыйлә апа, ванна әзерләдем, юынып чыгарсың.
– Юк, мунча кереп килдем.
– Юк-юк, юлдан соң ял итәргә кирәк, чәчләрегезне тарап үрермен, – диде Фәридә авыл апасының бу зур кала өчен бөтенләй чит булуын күреп. Фагыйлә апаны беркадәр тәртипкә китерделәр кебек.
Бу вакытта Мәскәү каласының икенче бер кунакханәсендә Лена үзенең гаиләсе белән шулай ук очрашуга әзерләнә иде. Улын, кызын да, Галина әнисен дә ияртте Лена. Әнисе белән очрашуга мең кат әзер булса да, күңеле әллә кайларда иде.

Бала туган вакытта бер үк төрле булып туа кебек. Ә менә тәрбиясен аның төрлечә булачак шул. Кайсы гаиләдә үстең, шуларның холкын да, тәртибен дә ала башлыйсың. Тәрбия дигәннәрен дә читкә куеп булмый. Телисең-теләмисең, барыбер геннар да үзенекен итә торгадыр.
Лена поезга китәргә кузгалганда да, никтер авырыксынып китте. Аягы тартмадымы? Әнисе Галинаның сүзләрен дә ишетмичә торды:
– Киттек, соңга калабыз.
–Әни, авыр әле миңа.
– Ни булды?
– Алдагысын, нәрсә буласын белмим. Әни, миңа зинхар рәнҗемә!
– Балам, бәгърем, тынычлан, бар да яхшы булачак. Кызың да бик дулкынлана, аларны каушатма. Тыныч бул.
Берничә минут... Менә экраннардан Лена әнисе булган кешенең йөзен күрә алачак. Тиздән ул аны кочаклап алачак... Лена студиядә алып баручылар сөйли башлауга елый башлады инде. Әнә экраннарда авыл урамнары күрсәтәләр, каршыларына бер олырак апа чыга түгелме? Бу аның әнисе! Берзаман студиягә ак яулыклы әби кеше килеп керде. Галина әнисе Ленаның кулын кысты. Үзе әнисенә таба атлады.

– Гафу ит кызым, булдыра алсаң, гафу ит. Прости! Балам... Прости...
– Әни, мин сине гафу иттем инде. Давно простила.
Фагыйлә кызының колакларын тотып карады, җилкәсеннән сыйпады. Кесәсен капшый-капшый, алтын балдакны эзләде:
– Подарок от бабушки, – диде ул телен көчкә әйләндереп. 
– Она тоже жива?
– Нет инде, кызым, – она знала!

Лена күз яшьләрен тыя алмады. Аңа кушылып кызы елады да елады.
Фагыйлә кинәт Галина Михайловнага борып:
– Спасибо, наным! Спасибо! Хорошую девочку вырастила.
– Тебе спасибо! – диде Галина әни Ленасын кочаклап.
Бер-берсенә карашып, бик озак утырды әле алар. Фагыйлә апаның поезды кичке якта иде. Берничә сәгатьлек күрешү һәм аерылышу.
– Кунакка кайтыгыз. У нас красиво, свой зоопарк, – диде Фагыйлә апа оныкларының башларыннан сыйпап:
– Какие они у тебя хорошие!
– У нас, мама, у нас, – диде Лена эзләп тапкан анасын якын итәргә тырышып.
...Фагыйлә апа кайтып китте, Леналар әле Мәскәү карарга калдылар. Галина Михайловна әле дә очрашуның мизгелләрен кабат-кабат күз алдыннан үткәреп, уйга калды.

– Мин аны бер студент кыз табып, ташлап калдырган дип торам. Шулкадәр олы хатынның экранда күренүе миңа шок булды, – диде ул журналист кызның сорауларына җавап итеп. – Иң мөһиме, табыштык. Ленага да, миңа да мондый йөк белән яшәве кыен булыр иде. Тормышлары ничек икән, кирәк булса – ярдәм итәрбез. Лена да кайтып йөрер, әле туганнары белән танышасы бар. Аның бит бер яшьтәге туганнары бер дә юк, ә туганнар бик кирәк.
– Мин әнине тапканыма бик шат, кеше нәселен белеп торырга тиеш. Якынаербызмы – әйтә алмыйм. Аралашырбызмы? Аралашырбыз кебек. Мин аны ташламаячакмын инде хәзер, – ди Лена үзенең балаларын кочаклап. Ә әнием Галинага мин бик рәхмәтле, әле дә ул мине алган. Балалар йортларында интегеп яшәмәгәнмен. Хәзер шуны уйлыйм мин.

Поездның тавышы Ленаның уйларын еракларга алып китте. Алар яшәгән шәһәрдә дә детдом бар иде. Уйламаганда ул шунда бер кыз белән танышып киттеләр. Ниндидер бәйгедә очрашты бугай әле алар. Шул кызны үзләренә яшәргә чакырасы бик килсә дә, әнисенә әйтергә курыкты. Динә исемле иде ул кыз. Анда гел елаганын сөйли иде. Ни өчен икәнен дә сорашканы булды. Әнисен көтә икән ул, үз әнисен, ә ул һаман килми икән! Динә белән башта еш күрешсәләр, аннан очрашмадылар. 

Поездга утыруга элек бөтен мәшәкатьләр таралган кебек була иде. Бүген исә бөтенләй башкача, ниндидер күтәреп бетерә алмаслык йөк белән кайткан кебек.
– Әни, ул әби безнең белән яшәячәкме? – улының соравыннан сискәнеп китте Лена.
– Улым, әбинең үз өе бар. Анда без дә кунакка барырбыз.Анда синең белән уйнарга малайлар да күп булачак.
–    Ә кайчан кайтабыз?
–    Озакламабыз, улым. Бер күрешеп кайтмый булмас.

Лена ул очрашуга Мәскәүгә тапшыруга барганнан да күбрәк борчыла башлады. Аны кабул итмәсәләр. Куып чыгарсалар. Син безгә кирәкми дисәләр. Башындагы мең төрле сорауга җавапны үзе дә таба алмады. Атна буе күчтәнәчләр җыйды. 
– Монысы бу туганына, монысы бу туганына, монысы балаларга, – диде ул төенчек-төенчек бүләкләрен барлап.
Әнисенең дә өс-башларын ныклап рәтләргә уйлады. Мөгаен, кием-салым алырга чыгарга вакыт да юктыр. Кызы булмагач, малайларда күлмәк кайгысымени?! 
Ленаның мәш килеп йөрүенә Галина Михайловна бер сызланса, аларның бер атнага китүләрен бик авырлык белән генә кабул итте.
– Өч көн җитә иде, баруга-кайтуга берәр көн, бер көн торсагыз.
– Әни, бәлки анда булышырга, берәр нәрсә эшләргә кирәктер. Бәлки җыештырырга туры килер.
– Ярар, үзең беләсең, син үзең дә ике бала анасы инде.

Менә Лена балаларын әнисенең капкасын ачып кертә башлады. Бөтен җир ямь-яшел чирәм. Авылның матурлыгы! Лена атна буе авылда яшәде. Җыештырырга да, юарга да, булышырга да туры килде.  Балаларга авылда ял бик ошады. Туганнар белән очраштылар. Замирның хатыны матур затлы Ленаны күреп ах итте:
– Әни, ник яшереп йөрдең инде. Замирның мондый сеңлесе барлыгын белсәк, әллә кайчан барып ала идек. Сезнең шәһәрдә, күрше урамда гына да туганнар да яши бит безнең!

Ахыры бар.

Фото: https://unsplash.com/
 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading