16+

Хәмидә Гарипова «Җан ярасы» (Хикәянең икенче өлеше)

Ана, караватка сузылып яткан, чандыр гәүдәле, көлсу йөзле, эчкә баткан күксел күзле, кырынмаганга үз яшеннән шактый олырак күренгән улының кытыршы яңакларыннан, каты чәчәләреннән сыйпап узды.

Хәмидә Гарипова «Җан ярасы» (Хикәянең икенче өлеше)

Ана, караватка сузылып яткан, чандыр гәүдәле, көлсу йөзле, эчкә баткан күксел күзле, кырынмаганга үз яшеннән шактый олырак күренгән улының кытыршы яңакларыннан, каты чәчәләреннән сыйпап узды.

Башы: Хәмидә Гарипова «Җан ярасы» (Хикәянең беренче өлеше).

Разыя апаның җыерчыклы йөзе буенча тәгәрәшкән ачы яшьләре Ришатның ачык муенына, битенә, ябык беләкләренә тамды. Әйтерсең, ул тозлы тамчылар ир- егетнең тәнен генә түгел, җанын пешертеп алды. Кайчаннан бирле анасының сүзләрен колак артыннан гына уздырып җибәрергә тырышып яткан Ришат түзмәде, ниһаять, телгә килде:

 - Җитәр инде, әнкәй, җанны талкыма! Елама. Хатын-кызның күз яшен күтәрә алмыйм мин. Чечняда мәет өстенә капланып яшь түгүчеләрне күп күрдем. Биш баласын берьюлы югалткач, акылдан язган чечен хатынының нәфрәт уты белән ялтыраган яшьле күзләре әле дә исемнән чыкмый. Мин дә фәрештә түгел, әнкәй. Бер гөнаһсыз кешеләрнең җанын кыючы. Безнекеләрне дә чебен урынына кырдылар. Без дә ут яудырдык. Бер гаепсез, коралсыз кешене атып ектым бит мин, әнкәй! Кеше хәтле кешенең гомерен өзгән юньсез бәндә мин. Яралы җаныма урын табалмыйм...

 Разыя улының мендәрен күтәребрәк куйды. Ришат инде суына төшкән чәен уртлады. Беркадәр тын алгач, янәдән сөйләргә кереште:
- Госпитальдә аягым череп, җелегем кибәргә керешкәч, авыртуга түзеп булмый башлады. Шул чакта миңа морфий кадап йоклатырга тотындылар. Берьюлы командирыбыз Василий Аркадьевич хәл белергә килде. Мине ни белән дәвалаганнарын белгәч, кырт кисте:

- Шалишь, брат. Наркота кадатма син! Ахыры начар бетәчәк. Сызлануны спирт та баса аны, - диде. Частьтән тартмасы белән аракы китертте. Ә мин аны эчү түгел, эчкән кешене дә җенем сөйми иде. Исеннән үк күңелем болганды. 

- Мин Аллага ышанам. Хәмер безгә харам, - дип кире кактым.
- Дәва өчен йөз грамм тотып кую гөнаһ түгел. Яшисең килсә, эчеп җибәр. Терелгәч, ташларсың, - диделәр. - Ташларсың пычагым, бер ияләшкәч. Сазлык кебек, үзенә суырырга гына тора. Аның каравы авыртуны баса, борчу-хәсрәтне оныттыра... 

Разыя апа гаҗизләнеп улына бакты. Әнисенең йөзенә чыккан ризасызлык билгеләрен Ришат абайлап алды. 
- Бабайның намусы саф булган аның, әнкәй. Ул илбасар фашистларны кырган. Ә мин нәрсә майтардым? 13-14 яшьлек кыз баланы атып ектым. Ул Кавказ тауларында үскән кара лалә чәчәгенә охшаган иде. Нәрсә, дошманым идеме әллә ул минем? Ул бичара безнең Салих белән татарча сөйләшүебезне ишетеп алган булса кирәк. Мөселман егетләре урыслардан кыерсыттырмас дип өметләнеп, җан-фәрманга безгә таба йөгергәндер инде ул. Ә мин, юләр, кан исенә исергән үгездәй, акны-караны абайламыйча, үсмер кыз баланың йөрәгенә төбәп аттым. Чалгы астына кергән үләндәй кыелып кына төште ул. Аның гаҗәпләнүдән зур булып ачылган күмердәй кара күзләре әле дә эзәрлекли мине. Төшемдә иңнәренә еландай сузылып төшкән толымнары белән мине буарга маташа. Күземне йомуга, ап-ачык итеп шуның умырылып ертылган изүен, җәрәхәтле күкрәген күрәм, ярадан сиптергән алсу каны минем битемә, кулларыма чәчри кебек. Бик ябык иде ул, мескен. Ачлыктан тилмерүгә түзә алмыйча, рус солдатлары янына ашарга сорап килгән балаларны шактый очраттык без. Ул да шул бичараларның берсе булгандыр, мөгаен. Янәшәдәге зур таш артына качкан полкташларым - Юра белән Коля, кызны көчләргә омтылып, киемнәрен ерткалый-чишендерә башлагач, томырылып үз үлеменә каршы чапкан икән ул, бәхетсез җан. Ә мин нишләдем?! 

- Җан кыю бик зур гөнаһ шул, улым! 
- Гөнаһ дисең инде, әнкәй. Сугышта “ат” дисәләр, атасың, “ят” дисәләр, ятасың. Анда сиңа приказ хуҗа. Командирлар боерыгына буйсынып, Грозныйны җир белән тигезләдек. Элек ул гөлгә күмелгән бик матур шәһәр булган, диләр. Ә бездән соң ул кала урынында нәрсә калды дип беләсең? Чып-чын мәхшәр: хәрабәләр, мәетләр, меңәрләгән кеше күңеленә кара кандай укмашкан нәфрәт, үч тойгысы, каргышлы күз яшьләре һәм минем ише рухы сындырылган, намусы тапланган гарип – гораба солдатлар. Ә кем гаепле? Ул сугыш кемгә кирәк иде? Миңамы? Теге бичара кызгамы? Әллә синең кебек, улларын ут эченә озаткан солдат аналарынамы? Үз ватандашларын кырган өчен күкрәгенә орден-медальләр таккан бәндәләрне күралмыйм мин! Генераллар корал сатып баеды анда. Бер яктан шәһәрне бомбага тоталар, шунда ук төзелеш мәйданчыгында эш кайный. Стройбат солдатлары булачак йортка нигез сала. Берничә көннән шул урынны шартлаталар да, яңа гына сафка баскан ун катлы йорт җимерелде дип, акт төзиләр. Шәп бит, ә! Күпме акча кесәләргә шуа. Җирле халык ач-ялангач, йорт-җирсез иза чигә. Әллә алар хакында уйлап караучы бар дип уйлыйсыңмы? Тот капчыгыңны! Гади халык сайлау кампаниясендә генә кирәк лә ул. Әллә без пычрак сәясәт корбаннары түгел идекме? Генералларга-орденнар, дан, дәрәҗә, байлык, солдатка-хурлыклы үлем йә гариплек. Теге каһәрле кичтә яныбызга фугас төшеп шартлады, калганын хәтермәмим... Юра белән Салихның гәүдә калдыкларын җыеп тутырып, цинк табутта өйләренә озатканнар. Ә мин – күзле бүкән, җан көеге булып сезнең канга тоз салам. Кайчаннан бирле бер эшсез өйдә ятам бит. Яшәүме инде бу? Лилия дә жәл, әнкәй, сине дә кызганам, тик нихәл итим соң? 

- Кем каргышы төшкән икән соң безгә, балакаем?
- Кемнеке булсын? Сүзсез дә аңлашыла... Кеше үтерүченең бу дөньяда рәхәт яшәргә хакы юк аның, беләсең килсә! Пычрак, ахмак сәясәт ашады безнең башны, акылыбызны алды, зиһенебезне томалады. Бәлки, ул чакта, үсмер кыз баланы атып егып дөрес эшләгәнмендер, ә? Мәсхәрәләнүдән коткарып калдым ич мин аны. Тәне керсез, намусы саф килеш җаны күккә ашты. Бәлки мин хаклы булганмындыр...

- Ни сөйлисең, улым? Тукта! Исәр, димәсәң... Ходай биргән бердәнбер гомерне өзәргә Газраил гына вәкаләтле. Кеше хәтле кешенең җанын кыюыңны хак гамәл дияргә ничек телең бара? Тәүбәгә кил! Табибка бар, башта эчүеңне ташла. Ә аннан соң мәчеткә барырга, Ходайга ялварып. ярлыкау сорарга кирәк сиңа. Кодрәте киң, бәлки гафу итәр...
 Ришат азапланып торып утырды. “Культи”ның тупыйк башы җанны әрнетеп, чәнчешеп алды. Тән буенча меңәрләгән энә кадалып-тырнап узгандай тоелды. Маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Караваты кырыендагы тәбәнәк өстәлгә үрелеп, бер-ике кашык тәмле шулпа йотты. Әнисенең суга төшкән тавык кебек бөрешеп утыруын күргәч, аны чын күңелдән кызганып куйды.

- Ярый, әнкәй, синеңчә булсын. Барырмын врачыгызга, дәвалап карасын булмаса...
Ул арада ишектә кыңгыраучык чыңлады. Яз кояшыдай балкып, мут күзле, көләч йөзле Лилиясе пәйда булды. Моңсу өйгә ямь керде. Яшь хатын ире янына узды, сөйгәненә назлы караш ташлады, үз итеп елмаеп куйды: “Бирешмә!” - янәсе. 
- Әнкәй, Шәүкәт җизни сәгать унберләргә килеп җитәрмен, диде. Әзерләнеп-киенеп торырга кушты. Аңарчы Ришатны кырындырып- юындырып алырбыз, - дип, җитез генә юыну бүлмәсенә юнәлде.

Дәвамы бар.

Язмага реакция белдерегез

4

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading