Йөз адымнар киткәч, Госман артына борылып карады. Камиләнең һаман капка төбендә торуын күреп, кул изәде. Кыз да аңа шундый ук хәрәкәтләр белән җавап кайтарды.
Дәвамы. Башы Хикәя «Зәңгәр күл төнбоеклары» (Дәвамы)
...Язгы ташулар башлангач Камилә берәр атналап Юкәтауга эшкә йөри алмады. Ә болыннарны иңләп аккан елга үз ярларына чигенгәндә ул, Госманга кеше аша хат калдырып, ашыгыч рәвештә шәһәргә китеп барган иде. Хатта сәбәбен язмаган булса да, халык арасында Камиләнең дәваланырга киткәнлеге турында сүз таралды. Миләүшә бу мөмкинлектән файдаланып калырга ашыкты. Госманның мәктәптән эштән кайтуын сагалап торып, гайбәт чәчте.
– Госман, тыңла инде мине, әллә кайчангы ялгышлыклар өчен ачу саклама инде. Яратам бит мин сине, – дип сөйләнә-сөйләнә егетнең янәшәсеннән атлады Миләүшә һәм алдан ук уйлап куйган җөмләсен әйтте. – Шул чирләшкә Камиләңне тәрбияләп яшәүгә калачаксың бит.
Әниседәй кадерле исемне Миләүшәнең шулай мыскыллап телгә алуына кабарынып чыкты Госман, кызның бишмәте җиңеннән шытырдатып тотып селкеп:
– Камиләне телеңә аласы булма. Синең белән барысы да бетте. Аңлыйсыңмы, бетте!
Бер мәлгә туктап калган Миләүшә Госманны кабат куып җитте.
– Соң түгел бит әле. Мине ташлама гына, синең сүзеңнән бер вакытта да чыкмам.
– Сүздән чыгасын чыккан инде син, миннән сорап тормагансың. Тагын юлымда сагалама. Авылда бер сәбәпсездән икебез турында сүз таралса, бәреп үтерәм бел, – дип кисәтеп, олы урамга борылды Госман.
Миләүшә күңелендә Камиләгә карата ачу-нәфрәт дөрләтеп, икенче якка –кибетенә таба атлады. “Шул чирләшкә авылга кайтмаган булса, Госманны барыбер күндерә идем инде мин”, – дип үзалдына сөйләнде ул.
Май ае урталарында мәктәпнең укытучылар бүлмәсендә телефон чылтырады.
– Госман, сине, – дип, егеткә дәште әдәбият укытучысы Рафаил әфәнде. Үз-үзенә йотылып, алдагы дәресенә әзерләнеп утырган Госман сискәнеп китте, хәтта.
– Гаҗәп, гомер булмаганны кем сорый икән мине?
– Кызлар сорый инде... кызлар.
Егет телефон трубкасын колагына якын китерде.
– Әйе, тыңлыйм.
– Госман, мин бу!
– Әйе-әйе, җаным! Кайдан чылтыратасың син? Хәлләрең ничек? – дип, сөенеченнән сагызлы нарат утыны кебек, дөрләп кабынды Госман. Ләкин, хезмәттәшләренең үзенә карап-тыңлап торуларын тоеп, тавышын акырынайтты. – Китапханәдә? Кайттыңмени син? Ник хәбәр бирмәдең, каршы алган булыр идем. Тагын бер сәгатьтән дәресләрем бетә, көтеп торырсың яме.
Әлбәттә, көтте Камилә, кулына нинди дә булса тәгаен эш ала алмыйча, тәрәзәгә карый-карый көтте. Бер ай күрешми тору бик озын-озак тоелды аңа. Ә инде Госман йөгерә-атлый китапханәгә килеп кергәч, аның муенына ак ефәктәй сарылды...
Кушкаен авылында Сабан туе уен-көлке бәлән гөрләп узганнан соң Госман, Камилә, шәһәрдән кунакка кайткан Гөлнара, дуслары Ибраһим бергәләшеп Зәңгәр күл буенда күңел ачып утырырга килешенделәр. Билгеләнгән урынга алданрак килгән Госман, ит кыздырыр өчен күмере төшә торсын, дип учак тергезеп җибәрде. Ул арада каен агачлары теземе арасыннан, кулларына букчалар тоткан, Камилә белән Гөлнараның да килүләре күренде.
– Өегездәге бөтен ризыкларны тутырдыгызмы әллә бу букчаларга? – дип шаяртты Госман, кызлар тарафына каршы барып.
– Көнозын Сабантуй карап, юньләп ашамадың да, ачтан үлмәсен бичаракай дидек инде, – дип көлештеләр апа белән сеңел.
Госман мотоцикл бишегеннән шампан шәрабе алып, хәтфә чирәмгә ашъяулык җәеп, табын әзерләүче кызлар янына килде.
– Әйдәгез әле, дуслар! – диде ул. – Ибраһим килеп җиткәнче кызыл диплом алган балдыз хөрмәтенә бер йөз грамм җиффәрик әле.
– Ашыкма инде, кеше җыелып бетсен.
Гөлнара апасының сүзләренә каршы төште:
– Мин риза, мин риза! Балдызкаем, дип дәшкән җизнәкәемнең котлавыннан баш тартыр хәлем юк.
Шәрабле касәләрне чәкештергән мизгелдә Гөлнара, рәхмәт, дип чытлакланып, Госманның иреннәреннән үк үбеп алды.
– Әй, нишлисез сез анда. Күз алдымда кочаклашып тормагыз, мин үлгәч үбешерсез, – дип елмаеп шелтәләгән булды Камилә.
– Андый күңелсез сүзләр сөйләмә инде син, җаным, – дип Госман Камиләне күтәреп кочты. – Әйдә, күл буйларында йөреп, утыннар җыеп киләбез.
Шактый озакка югалды гашыйклар. Гөлнара түземлеге бетеп, аларны эзләргә кузгалды. Беркадәр ара киткәч, ул куаклар ышыгында җиргә йөзтүбән ятып, аска-өскә хәрәкәтләр ясаучы Госманны шәйләп алды. “Менә сиңа җизнәкәй. Үзе кунак җыя, үзе кунакларыннан качып физкультура белән шөгыльләнә”, – дип шаяртып шелтәләргә авызын ачкан Гөлнара телсез калды. Чөнки, үләннәр арасыннан калкып чыккан ике нәфис, шәрә хатын-кыз кулы егетнең билләреннән һәм муеныннан коча-назлый иде. Кыз чыпчыкка ташланырга әзерләнгән мәче кебек җиргә сеңеп, акрын гына артка чигенде дә, үзе күргәненә үзе оялып, учак янына йөгерде. Ни гаҗәп, күңелендә, апам урынында хәзер мин булган булсам, дигән хыялый уй йөгереп узды.
– Кая югалып ббеттегез сез? – дип каршылады Гөлнараны учак янында кайнашкан Ибраһим.
– Сәлам! Килеп җиттеңме? Команда утын җыя әле анда, – дип, серне яшереп җавап кайтарды кыз.
Ул арада Госман белән Камилә дә табын янына килде. Аларның икесенең дә битләре уттай яна, үзләре дөньядагы иң бәхетле кешеләр кебек бер-берсенә карап серле елмаешалар иде. Күл буйларын яңгыратып шаяра-көлә төн караңгылыгы төшкәнче күңел ачты яшьләр.
Сабан туе ул – авыл җирендәге бетмәс-төкәнмәс эш дәрьясындагы бер җырлы-моңлы утрау кебек. Халык шул утрауга туктап күпмедер сулыш, ял ала да янә хезмәт шаукымына чума. Инде әнә, әле бер, әле икенче ишегалдыннан яңгыраган чалгы чүкү авазлары: “Тиздән печәнгә төшәсе”, – дигәндәй адәм баласына хәбәр сала иде. Ниһаять, июнь урталары җитеп, олысы-кечесе дәррәү урманнарга, болыннарга печән чабарга кузгалды. Тәүлекнең таңы, көне, киче һәм төне белән хисаплашмыйча эшли торган вакыты бу авыл халкының.
Дәвамы бар.
Фото: https://pixabay.com
Комментарийлар