Фәрит абый Галәүтдинов – Әфган сугышы ветераны. Без аның белән Тукай районының Биклән авылында таныштык.
Ул тумышы белән шуннан. Сугыштан соң үз-үзенә генә түгел, башка әфганчыларга да юл ярган, аякка басарга ярдәм иткән кеше ул. Аның ярдәме белән Чаллыда ачылган реабилитация үзәгендә ел саен 500дән артык әфганчы тернәкләнеп чыга.
– Фәрит абый, Әфганга ничек килеп эләктегез? Сугышка китәсегезне алдан ук белгән идегезме?
– Мәктәпне тәмамлагач, сыйныфтан биш малай бер үк көнне армиягә киттек. Бишебез дә Әфганга эләкте. Баштарак ике-өч ай тирәсе Казахстанда «учебка»да булдык. 1982 елның 22 июнендә Әфганның үзенә кердек. Ул чагында Әфган сугышы турында кычкырып сөйләмиләр иде әле. Радио, телевизорлар да «дәшмәде». Ләкин –ДОСАФта укыганда, безгә Әфганга эләгәсез дип сиздереп куйганнар иде. Безгә кадәр дә авылдан өч малай Әфганда булды. Фазыл Миннебаев кире дә кайткан иде инде. Ләкин без аннан сугыш турында сорашмадык. Аның энесе Фидаил дә безнең белән китте. Абыйсы «анда куркыныч, барма!» дисә, ул бәлки армиядән качу ягын караган булыр иде.
– Хәзер бит сугыштан түгел, армиядән дә качалар, сездә андый уйлар булмадымы?
– 1982 елларда егет кеше өчен армиягә бармый калудан да оятрак әйбер юк иде. Хәзер генә ул армиягә бармасаң, син беренче сортлы кеше. Шуңа да армиядән качу турында сүз дә булмады. Хәтта әти-әниләре дәрәҗәле урында эшләгән егетләр дә Әфганга безнең белән китте. Югыйсә, аларның баласын алып калу өчен телефоннан бер шалтырату җиткән иде. Әфган сугышында авылдан барлыгы 18 егет катнашты.
– Ничек яраландыгыз?
– Мин йөк машинасында Кушкага (СССРның иң кырый ноктасы) азык-төлек, боеприпаслар ташый идем. Әле дә онытмыйм ул 240 чакрымлык араны. Юлның нәкъ уртасында Герат дигән матур шәһәр бар. Гадәттә, безгә шунда ата башлыйлар иде. 1983 елның 15 февралендә шул шәһәр янында яраландым. Снайпер йөрәккә төзәп аткан булган, ләкин кулга эләкте. Мин «техзамыкание»дә йөрдем. Гадәттә, колонна белән барганда, ахырда барган кешегә аталар. Миннән соң БТРдан кала берни юк иде. Яраланганымны шунда ук аңламадым әле. Башта, кызышып, бөтен тәнем буйлап ниндидер кайнар әйбер таралды. Киноларда үләр алдыннан геройларның күз алдыннан бөтен тормышлары үтә бит әле, минем дә бер секунд эчендә балачактан алып иң матур мизгелләр баштан үтте. Ә башта бер генә уй – ничек тә туктамыйча, обстрелдан чыгарга кирәк. Калган юлны яраланган килеш бер кул белән йөртеп чыктым. Башкалар минем яралануым турында рациядән әйттеләр бугай, юл азагында мине каршы алдылар.
– Шунда ук ярдәм күрсәттеләрме?
– Мине Ташкентка илттеләр. Анда кулны кисәселәр иде. Кулымдагы сөякләр чәрдәкләнеп беткән иде, минем кебек яраланган башка солдатлар да күп бит. Күрәсең, аларга, кулны кисеп, эшне бетерү җайлырак булган. Бәлки кирәкле инструментлары да булмагандыр. Мин риза булмадым. Бер тәүлектән соң арабыздан биш-алты кешене Ленинградка хәрби-медицина академиясенә озаттылар. Менә шунда кулны кисәкләп җыйдылар. Баштарак яра үзен нык сиздерә иде. Еллар узгач тынды. Хәзер менә тагын һава торышына сизгер була башлады. Теш сызлаган кебек сыкрап тора ул.
– Беренче тапкыр обстрелга эләккәндә, нинди хисләр кичердегез?
– Син үзеңне телевизордан кино караган кебек хис итәсең. Барасың да барасың. Пуля сиңа эләгергә тиеш түгел кебек. Үлем күргәч тә аны башта аңлап бетермисең. Бергә аралашып үскән малайлар шунда ятып калды. Илгизәр Әгъзәмов белән ДОСААФта бергә укыган идек. 1982 елның 28 августында үлде. Күрше авылдан Айрат Сабиров исемле иптәш малаем шул ук елның 8 сентябрендә үлде. Хәзер аның сеңлесе Раушания минем хатыным. Икесе дә колоннада барганда үлгәннәр. Алар ягулык ташый иде.
– Раушания ханым белән сезне уртак кайгы кавыштырдымы?
– Айрат үлгәч, җәсәден Чаллыга мин алып кайтырга тиеш идем. Инде барлык документлар да әзер иде. Иртәгә кайтып китәсе көнне мине Беларусь егете белән алмаштырдылар. Ул штабта утырган кеше, үзенең кайтасы килгәндер инде. Шулай итеп Әфганда калдым. Ә минем исем-фамилия язылган документлар авылга кайтып китте. Авылда да Айратны Фәрит алып кайтырга тиеш дигән сүз таралган. Армиядән кайткач, Раушания яныма килде. Абыйсының ничек үлгәне турында сорашты. Ул вакытта 18 яшьләр булгандыр аңа. Әле ул чакта мәхәббәт утлары кабынмады. Дөресен генә әйткәндә, мәхәббәт кайгысы түгел иде. Мин яраланып кайткан, ул абыйсы турында сорашырга килгән... Бер елдан соң Чаллыда очраклы гына очраштык. Бер-беребезне танып алдык. Мин Чаллыда КАМАЗ заводына электрик булып эшкә урнашкан идем. Раушаниянең эше мин яшәгән йорт янында булып чыкты. Менә шулай аралаша башладык. 22 июль көнне өйләнештек. Ике кыз тәрбияләп үстердек. Кечкенәсе Чаллыда яши. Олы кызыбыз инде 12 ел Америкада тора. Үз бизнесы бар.
– Әфган сугышы, теләсә кайсы сугыш кебек, төрле фикерләр уяткан сугыш. Үзегез бу хакта ни уйлыйсыз?
– Безгә дә, кайткач, төрле сүзләр ишетергә туры килде. Дөрес сугыш түгел иде ул, диделәр. Без сезне анда җибәрмәдек, диючеләр дә булды. Ләкин шунысын төгәл әйтә алам – ул вакытта без Әфганга бармаган булсак, безнең бүгенге Россия булмас иде. Илебез наркотик белән тулган булыр иде. Бездә барасың киләме-килмиме дигән сорау гомумән туарга тиеш түгел. Ир-ат булып тугансың икән инде, илеңне сакларга тиешсең. Яраланганнан соң бик күп авырлыклар күрдем. Әле дә хәтерлим, кайткач, кыска җиңле майка, футболкалар киеп йөрергә ояла идем. Яшь егет бит әле мин, инвалид исемен йөртәсе килми. Ләкин мин Әфганга барганыма бер дә үкенмим. Әфганда булган 80 процент кеше, тагын барасызмы дип сорасалар, ике дә уйламыйча, тагын шунда китәр иде.
Без әфганнар белән хәзер дуслар. 2015 елда аларның ветераннары безгә килде. Бергәләп Үзәк стадионда футбол уйнадык. Аңа кадәр Уфада очрашкан идек. Алар үзләре безгә: «Сез, совет солдатлары, дөрес сугыш алып бардыгыз! Сез яраланган солдатны җәберләп үтермәдегез. Үзегезгә алып, госпитальдә дәвалый идегез», – диләр. Бу – аларның сүзе. Балалары хәзер үзләреннән дә яхшырак русча сөйләшә. Кечкенә вакытта, кызыксынып, безнең янга киләләр иде. Без аларга кесәләре тулганчы конфет төяп җибәрә идек. Кечкенә вакытта бала тиз өйрәнә бит, менә шунда отып алганнар, күрәсең. Сугыш бездән гомерлек дошман ясамады. Минем хәзер бер хыялым бар – сугышта катнашкан яшьтәшләр белән кире Әфганга кайтасым, хезмәтебез узган җирләрне кабат күрәсем килә.
– Реабилитация үзәген ничек ачтыгыз?
– 90нчы елларда мине шәһәр советы депутаты итеп сайладылар. Шул чагында күп кенә аналар: «Улыма ярдәм ит», – дип мөрәҗәгать итте. Шул вакытта Чаллының сугыш ветераннары госпиталендә Әфган ветераннары өчен реабилитация бүлеге ачтык. Сугыштан кайткан кешенең тыныч тормышта ныклы терәге булырга тиеш. Хатынмы ул, әти-әни, дуслармы... Әфганда катнашкан егетләрнең күбесенә фатир бирделәр. Күп кенә кызлар андый егетләрне мәхәббәтсез-нисез тиз генә эләктерү ягын карады. Аннан яши алмыйча йә аерылыштылар, йә ирен санлап яшәмәделәр. Менә шулай харап булган егетләр күп иде. Әфган ветераннарына әле дә тиешле игътибар юк. Кайту белән һәр егет белән очрашып, сөйләшеп, дөрес юл күрсәтүче булмады. Аралашу җитмәде. Эшкә урнашу да проблема иде. Инвалид-әфганчыны үзләренә эшкә алырга атлыгып тормадылар. Мин үзем дә андый проблема белән очраштым. 1985 елларда бик тә автобус йөртүче булып эшлисем килде. Мине инвалид булгач эшкә алмадылар. Икенче көнне үк инвалидлыгымны алдыртып кайттым. Бер атнадан соң эшкә урнаштым. Югыйсә син илең өчен көрәшеп яраландың, ләкин сугыш күрмәгән кеше аны аңламый инде. Хәзер дә әфганчылар белән дәүләт дәрәҗәсендә шөгыльләнмиләр диярлек. Реабилитация үзәкләре дә бар, ләкин кирәгенчә түгел. Нәтиҗәдә, хәзер ел саен кемнедер югалтабыз. Йә эчеп үлә, йә тагын нишли...
– Ә сезгә югалып калмаска нәрсә ярдәм итте?
– Әти-әнием, туганнар, гаиләм. Тормыш иптәшемнән уңдым. 33 ел бергә яшәдек. Авыр вакытларда ул гел терәк булды. Әфганчы дуслар белән дә бер-беребезне ташламаска тырышабыз. Авылда, спорт белән чыныгып үскәнгә, ихтыяр көчем зур иде. Хәзер дә спортны ташламыйм, гаилә белән чаңгыга чыгабыз.
Автор фотолары
Комментарийлар