16+

Кәрим Тинчурин театры актеры Харис Хөснетдинов: “Кыз сорарга барып, никах укытып кайттым”

Кәрим Тинчурин театры актеры Татарстанның атказанган артисты Харис Хөснетдиновка 30 сентябрь - 50 яшь тула.

Кәрим Тинчурин театры актеры Харис Хөснетдинов: “Кыз сорарга барып, никах укытып кайттым”

Кәрим Тинчурин театры актеры Татарстанның атказанган артисты Харис Хөснетдиновка 30 сентябрь - 50 яшь тула.

65 рольгә якын җан биргән, үз эшен ярата торган җор телле Харис әфәнде белән күрешеп ачыктан-ачык әңгәмә кордык.  

– Харис абый, 50 яшьлек юбилеегыз якынлаша. Ярты гасыр гомер инде үтелгән, нинди нәтиҗәләрегез бар?
– 50 яшь – ул сан гына бит. Иң мөһиме күңелләребез картаймасын. Мин үземне һаман 18 яшьлек егет итеп хис итәм. Әлбәттә, тормышта күңелле дә, кайгылы да мизгелләр булды. Хәзер инде һәр көн иртән тору белән күзләрне ача алуыма да шатлана башладым. Бу елны Рамазан аеннан соң намазга бастым, Аллаһка шөкер. Элек мине борчыган проблемалар хәзер вак-төяк булып кына күренә. Үзен мөселман кешесе дип санаган һәркем намазга басарга тиеш. Күңелем белән Аллаһы Тәгаләгә балачактан ышансам да, җомга намазына өйрәсәм дә, берничә эштә эшләгәч: “Намазымны вакытында укый алырмынмы?” – дип борчыла идем. Намаз өчен чиста урын да кирәк бит. Шушы уйлар мине намазга басудан читләштерде. Эш беркайчан бетми инде ул. Бер көнне: “Укып карыйм әле”, дидем дә, 5 вакыт намазымны укый башладым. Театрыбызда күп актерлар намаз укый, менә мин дә аларның арбасына утырдым, шөкер. Балалар туры юлдан барсын, сәламәт булсын дип телибез. Намазга баскач, бу сүзләргә көч биргән кебек тоела. Кешеләргә карашым да үзгәрде. Кызып киткән чакларда да намазда булуым сүзгә килмәскә, проблеманы тыныч кына хәл итәргә ярдәм итә. 

– Төп рольләрегез күп түгел бугай. Моңа үпкәләмәдегезме?
– Без барыбыз да төрле бит. Бәлки, кемнәрдер үпкәлидер дә. Мин бик бәхетле актер, һәр сезонда сәхнәдә булдым. Рольсез утырмадык, шуңа да рәхмәтлемен. Рольнең олысы, кечесе юк бит аның. Кайвакыт спектакльдә бер күренешне уйнаган актер да, тамашачы күңеленә шундый нык тәэсир итә ала. Иң мөһиме – сәхнәгә чыгып сүзләр сөйләргә генә түгел, залда утыручыларга автор әйтергә теләгән фикерне җиткерү.  

– Фильмнарда төшсәгез дә, уйналган рольләрегез күп булса да, мактанмыйсыз. Тормышта да шундый тыйнакмы сез?
– “Минем турында языгыз әле”, – дип әйткәнем булмады. Болай да “мин-минлегем” көчле түгел иде, ә инде намазга баскач, тагын бер кат борын күтәреп йөрүнең гөнаһ булуына төшендем. Без бу дөньяда кунак кына бит. Һәркемгә якты йөз күрсәтеп, елмаеп, олысын, кечесен хөрмәт итеп яшәргә тырышам. 

– Театрда гына эшләп гаиләне финанс яктан тәэмин итү кыен. Театрдан китәргә теләгән чаклар булдымы?
– Элек андый уйлар булды инде. Барысы да шул финанс мәсьәләсенә барып тоташты. “Фатирлы булырга да, китәргә”, – дигән идем. Мәрхүм Наил абый Шәйхетдинов безгә: «Юк инде, сез хәзер монда беректегез, китә алмаячаксыз», – дип белеп әйткән икән. Театрдан китеп булмый, китәсе дә килми. Эшем күңелгә рәхәтлек бирә, сәхнәгә чыгып халыкны көлдерәсең, йә уйландырасың. Коллективыбыз да бердәм. Ә финанс мәсьәләне теләгән кеше барыбер хәл итә аладыр. Дөресен генә әйткәндә эшләмәгән эшем калмады. Түбә дә яптым, урам себерүчесе булып та эшләдем. Хәзер дә театрдан тыш пластик тәрәзәләр белән шөгыльләнәм. Театрда акча әз дип зарланырга ярамый. Без бик әйбәт яшибез, юклык заманы түгел. Әле быел да хезмәт хакын күтәрделәр, аңа да бик рәхмәтлемен. Адәм баласына күпме эшләсә дә, акча җитмәячәк. Шулай да дөнья көтү җиңелрәк, рәхәтрәк булсын өчен акча кирәк. 

– Сез бит барыбер сәнгать кешесе. Тамашачылар күрсә, дәрәҗәм төшәр дип кайгырмыйсызмы?
– Әйдәгез образлы итеп кенә сөйләшеп алыйк. Кибеттә килограммы 200 сум булган казылыкта, килограммы 800 сум булган казылык та бар. Борыннарын күтәреп, әллә кем булып йөргәннәр 200 сумлыгын ашый инде. Ә минем 800 сумлык сыйфатлы казылык ашыйсым килә. Андый вакытта гаиләдә дә тавыш чыкмый, якыннарың да канәгать. Эштән куркырга кирәкми. Без гаиләдә 6 бала үстек. Әти-әниләр балачактан ук безне хезмәт сөяргә, бернинди эштән дә курыкмаска өйрәттеләр. 

– Алты баланың алтысы да исән-саумы?
– Алты бала дип сөйләшү бик үк дөрес тә түгелдер. Рузалия исемле сеңлебез 3 ай гына яшәп калды. Әни белән хастаханәгә барганда үпкә ялкынсынуыннан үлде. Урыны оҗмахта булсын... Калган бертуганнарым исән-сау, Аллаһка шөкер. Әнкәй безне бер кочакка җыеп тота, авылда яши. Атна саен чиратлап янына хәл-әхвәл белешергә кайтабыз. Ярый әни бар әле, быел ул 86 яшен тутыра. Кызганыч, әтиебез 63 яшендә үк үпкә ялкынсынуыннан гүр иясе булды. 

– Сезгә ничә яшь иде? Бу хәл күптән булдымы?
– Әти 2005 елда бакыйлыкка күчте. Ул вакытта театрда эшли идем, гаиләм дә бар иде. Әтинең хәле начарлануын әни шалтыратып әйтте. Ул вакытта театрда Максим Горькийның “На дне” спектаклен әзерли идек. Әтинең хастаханәдә икәнен ишеткәч, репетициядән сорап киттем. Премьера алдыннан булгач: “Җибәрмибез”, - дип тә әйткәннәр иде. Беркемне дә ишетмәдем, чыгып чаптым. Туган-тумача белән Теләче хастаханәсенә кайттык. Әти урын өстендә ята иде. Апа: “Әти үлмә инде”, – дип кочаклап елый башлагач та: “Юк, балалар. Нинди үлү инде?” – дигән иде әти. Үзе шулай дигәч, терелер дип тә өметләндем. Тик булмады, иртәнге 3 тә әти өзелде. Әле ярый әти янына кайтканмын. Бу безнең соңгы күрешүебез булган. Әти янына кайтмасам, гомерлек үкенеч булыр иде. Ул да миңа үпкәләп китмәгәндер дип ышанасым килә. Әти һәрвакыт күңел түрендә. Хәзер йорт салабыз, шунда эшләгәндә дә гел әти искә төшә. 4 нче сыйныфтан ук әти белән комбайнда, кыш көннәрен фермада эшләүләрне онытып булмый. Хәзер балаларны күбрәк сүз белән тәрбиялибез, ә без үскәндә әти-әниләр хезмәт белән тәрбияли иде. Бәлки, шуңа күрә дә безнең буын рухи яктан да көчлерәктер. 

– Тормыш иптәшегезгә бер күрүдән гашыйк булгансыз. Мәхәббәтегез хәзер дә шундый көчлеме?
– Чын мәхәббәт башны әйләндерә ул. Бердән-береңне очраткач, ансыз яшәп булмас кебек тоела. Театр училищесында укып йөргәндә, үземнең сыйныфташым янына университет тулай торагына кунакка бардым. Шунда чәй эчеп утырганда, күрше бүлмәдән бер кыз бик матур итеп чигелгән кулъяулыгын кызларга күрсәтергә керде. Шул мизгелдә тәннән ток йөгергән кебек булды. Башка кызларга карата мондый хисләр кичергәнем юк иде. Бер күрүдән гашыйк булдым. Ә аның егете армиягә китәргә тиеш икән. Әлбәттә, башта минем белән аралашырга теләмәде. Кунакка килүләрем ешайды, шулай араларыбыз якынайды инде. 

– Тормыш иптәшегезнең элеккеге егете “сөйләшергә” чакырмадымы соң?
– Мин аның белән таныш түгел, күрешкәнебез дә булмады. Шулай да армиядән кайткач, Ләйлә ул егет белән клубта күрешкән. Бер көнне Ләйлә: “Мин аны күбрәк яратам бугай”, - дип әйтмәсенме! Шуннан соң бер ай сөйләшмәдек, араларыбыз суынды. Бу тормышымда иң авыр мизгелләрнең берсе иде. Шул бер ай эчендә ярты картайткандыр. Мәхәббәт бик көчле хис бит ул. 

 – Ничек кавыштыгыз соң?
– Элек районнарның отчет концертлары була иде. Театр янында очраштык, кочаклаштык. Иптәшем: “Син мине бүтән җибәрмә инде”, - диде дә, бүтән аерылышмадык. Бик матур гына, өч балабызны тәрбияләп яшәп ятабыз. Һәркемгә тиң ярын очратырга насыйп булсын. Гаилә тормышы аңлашып яшәгәндә генә күңелле. Берең сөйләгәндә икенчең тыңлап торса гына тормыш итеп була. 

– Хәләлегезнең әти-әниләре белән танышырга барганда дулкынландыгызмы?
– Безнең әти-әни белән танышырга бару бик кызык булды. Саба районына кыз сорарга бардык. Анда әни белән апай күбрәк сөйләште инде, мин читтә генә басып тордым. Кызны бирергә ризалаштылар. Шул вакытта әни: “Монда көн саен килеп йөреп булмый, әйдә никахын да укытыйк”, – диде. Һәм без шул ук көнне никах та укытып кайттык. Әле авылдагы мулла да өйдә түгел иде. Күрше авылга барып, мулланы алып килеп, никах укыттык. Мулла: “Монда хатын-кызлар булырга тиеш түгел”, – дип әйтте дә, бүлмәдән бар хатын-кызлар чыгып китте, шуңа күрә никахны миңа гына укыдылар (көлә). Аннан соң дин белгечләреннән никахыбыз дөрес булганмы дип белештем әле. “Дөрес”, – диделәр. Дөрес булмаса, тагын бер кат никах укытыр идем. Менә шулай кыз сорарга барып, никах укытып кайттым. 

– Театрда артистларның эше күп вакыт кич белән башлана гына әле. Тормыш иптәшегез моңа аңлап карадымы?
– Бәлки, бераз авыр да булгандыр. Без 1998 елның көзендә өйләнештек. Туй үткәрдек тә, 15 көннән Уфа якларына гастрольгә чыгып киттем. Анда да бик кыен булды, яшь чакта мәхәббәт кайнап тора бит ул. Авыр булса да, Ләйлә миңа сиздермәде. Кемгә кияүгә чыкканын үзе дә бик әйбәт аңлый иде. “Артистлар читкә йөри”, – дип әйтүчеләр дә бар бит. Ул яктан да Ләйлә акыллы булды. Юк-бар сүзләргә игътибар итмәде, көнләшеп тә йөрмәде. 

- Балаларыгыз турында да сөйләгез әле.
– Улым Арслан быел никах укытты. Ул Мәскәүдә инженер булып эшли. Айнур улым армия сафларында әле. Иптәшем Ләйлә белән ике малай янына бер кыз да кирәк дип килештек тә, “заказ” буенча кыз алып кайттык. Элек шәһәр үзәгендә яшәгәндә бер педиатр: “Кыз алып кайтырга уйласагыз, санап бирәм”, – дип әйткән иде. Яңа фатирга күченгәч, шул сүзләр искә төште. Шул табибны эзләп хастаханәгә киттек, аның күптән эшләмәве ачыкланды. Бер хастаханәдән икенчесенә йөреп озак кына эзләгәч, таптык бит. Педиатрның адресын бирделәр. Шулай аның өенә барып, белешеп, кыз алып кайттык, шөкер. Өч балам да күңелемә якын, әмма кызлар үстерү башка төрле инде. Алинәбезгә 14 яшь, ул мәктәптә укый. Кызымның туган көне 30 август (Татарстан көне) кечкенә вакытта гел салют карарга алып бара идем. “Махсус синең өчен салют аталар”, – дип әйткәч, шундый шатлана иде. Хәзер инде алдап булмый (көлә). Быел салют та булмады һәм бик дөрес эшләделәр. Без театрда уйныбыз, тыныч тормышта яшибез, бәйрәм итәбез. Ә кемнеңдер балалары сугыш кырында калган... Ә монда салют аталар ди, бик үк дөрес гамәл булмас иде. Әлбәттә, Татарстан көнен үткәрергә кирәк. Концертлар, спектакльләр, сәнгатебез үсештән туктарга тиеш түгел. Әмма бар кешенең дә игътибарын җәлеп иткән әйберләрне туктатып торырга кирәктер. Спектакль, концертка теләгән кешеләр генә йөри бит. Ә салют бөтен кешегә күренә. Баласын, якынын югалтканнар аны аңламаячак. Гаиләләребезгә кайгы килә күрмәсен, Аллаһ сакласын.

– Сез нечкә күңелле кешеме?
– Үлем, кайгы килгәндә яшьләрне тыеп торып булмый. Быел ике якын дустым үлде. Икесе дә 43 яшьтә иде. Берсе яман чирдән вафат булды, икенчесе батып үлде. Хезмәттәшләребез Исламия апа, Хәлил абый Мәхмүтовлар, Наиль абый Дунаевны озату, андый авыр мизгелләрдә күңел тула, әлбәттә. Белмим, бу нечкә күңеллелекме икән?
 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәерле сәгатьтә. Шул педиатрны ничек табарга була икән? Авыр булмаса, җавап языгыз әле.

    Мөһим

    loading