16+

Алып баручы Ландыш Хөсәенова: «Эх, телевидениедә эшләтеп алырга иде сезне!» – дим

“Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалын караучылар Ландыш Хөсәенованы “Манзара” һәм “Сиңа миннән сәлам” тапшырулары аша белә.

Алып баручы Ландыш Хөсәенова: «Эх, телевидениедә эшләтеп алырга иде сезне!» – дим

“Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалын караучылар Ландыш Хөсәенованы “Манзара” һәм “Сиңа миннән сәлам” тапшырулары аша белә.

Ландыш зәңгәр телеэкраннар аша нинди ягымлы булса, тормышта да нәкъ шундый мөлаем һәм сөйкемле.

-    Ландыш Хөсәенова ТНВ каналын караучыларга таныш исем, ә менә кайда һәм нинди гаиләдә туып үскәнеңне күпләр белмидер?
-    Әгерҗе районы Кырынды авылында туып үстем. Әти-әнием исән-саулар, Аллаһка шөкер. Әтием күп еллар Кырынды авыл советы җирлеге башлыгы булып эшләде, әнием мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты, тарих укытты. Иҗатка тартылуымда аның да роле зур булды. 11 яшемдә үзе җитәкләгән “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсенә алды ул мине. Шигырьнең рифма төрлелеге, хисләрне төрлечә белдереп булганлыгы турында шунда белдем мин. Әти-әнием – диндә, аларның догалары безне фәрештәдәй саклый. Аллаһым әле күп еллар пар канатлы булып, безгә куанып яшәргә насыйп итсен үзләренә. Без гаиләдә ике бала: бертуган абыем Айрат бүгенге көндә гаиләсе белән Удмуртия башкаласы Ижау каласында яши, юрист. Ике ул, бер кыз үстерәләр. Иҗади гаилә алар. Киленебез Лариса Ижауда “Асыльяр” үрнәк татар музыка, җыр һәм бию ансамблен җитәкли. Балалары да шунда җырлап-бии. Удмуртиядә татар милли мәдәниятен саклауга, үстерүгә зур өлеш кертә алар.

-    Ни өчен журналистика өлкәсен сайладың, Ландыш? 
-    Телевидениедә эшләү – балачак хыялым иде. Белмим, каян килгәндер ул хыял миңа, ләкин аклы-каралы телевизордан сөйләүче абый-апаларга кызыгып карый идем. Шул серле дөньяга эләгәсе, сихри атмосферада эшлисе килә иде. Советлар Союзы заманында өч яклы трельяж көзгесе популяр иде бит, менә шул көзгегә сөйли идем “тапшыруларымны”. Мәктәп елларында шигырьләр, мәкаләләр, хикәяләр яза башладым. “Сабантуй” газетасының яшь хәбәрчесе таныклыгына лаек булдым, республиканың башка матбугат басмаларында да иҗат җимешләрем дөнья күрә торды, студент елларымда “Иделем акчарлагы”, “Яз гүзәле” кебек республикакүләм конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулавым алга таба да иҗат итәргә илһам бирде. Студент елларым Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә үтте. Удмурт Дәүләт Университетының тарих факультетында белем алдым.

-    Синең кебек татар җанлы кешеләр, гадәттә, Казанга тартыла. Ни өчен башкалага килмәдең?
-    Казан туган ягым Әгерҗе районыннан бик ерак, ә Ижау якын, һәм бертуган абыем да анда белем алганга,  әти-әнием шунда укытырга карар кылды. Чит республикада туган телдә аралашуны ничек сагынганымны белсәң! Ул вакытта бит хәзерге кебек ТНВ-Планета каналы да юк, интернет та киң таралмаган, кәрәзле телефоннар да юк. Җирсүне басар өчен татар телендә чыгучы “Яңарыш” газетасын эзләп таптым. Анда барып, аралашып кайткач, өемә кайтып килгәндәй була идем. Әкренләп иҗат җимешләрем шул газетада  басылды, татар мәдәни хәрәкәтендә кайный башладым. 3нче курста укыган чагымда Удмуртия татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Ирек Шәрипов “Минем Удмуртия” телеканалында татарча тапшырулар ачылуы хакында әйтеп, берсен миңа алып барырга тәкъдим итте. Шулай итеп, Ирек абый белән республикада яшәүче татарлар хакында “Безнең вакыт” тапшыруын алып бара башладык. Радиода “Манзара” тапшыруы да ачылды (шул вакытта ук “Манзара”лы булганмын), анда татар яшьләре белән матур әңгәмәләр кора идек. Эшләү, уку белән беррәттән, Татарстан Республикасы оештырган әдәби, иҗади конкурсларда катнаша килдем. Җиңүле урыннар яулап, Казанга барып кайту шундый илһамландыра иде. Соңгы курста укыганда журналист Фәнзилә апа Салихова: “Синең перспективаң зур, Казанда эшләргә кирәк сиңа”, - дип, төпле киңәшен бирде. Шулай итеп, диплом алгач, Казанга юл тоттым. 

-    ТНВ каналына ничек урнаштың? Бу һөнәрне сайлавыңа үкенгәнең булмадымы?
-    2006 елда “Татарстан” радиосына эшкә урнаштым, 2012дә ТНВ каналына иртәнге тапшырулар алып барырга кастингка килдем. Сайлап алу турлары җиңел генә бармады. Икенче тапкыр килгәч кенә уздым. Шулай итеп, инде 12 ел иртәнге тапшырулар редакциясендә эшлим. Журналистиканы сайлавыма беркайчан да үкенгәнем булмады, бу – минеке. Хәзер үзем декретта, ләкин һаман шуның белән яшим. Канда булса, аны беркая да чыгарып ташлап булмый икән. Туганнар белән очрашсам да, матур итеп видеорепортаж ясап туганнарыма җибәрәм. Ике яктан да гаилә архивын алып баручы мин. Башта туганнар моңа көлеп карый иде, хәзер әби-бабайлар турында сакланган истәлекләрне барлап, елый-елый рәхмәт әйтәләр. Журналист булуым тормышта да булыша.

-    “Сиңа миннән сәлам” тапшыруына хатлар кайсы төбәкләрдән килә? Сәер, гадәти булмаган хатларның очраганы булдымы?
-    Дөньяның төрле почмакларыннан килә хатлар. Франция, Япония, Италия, ХМАО, Владивосток, Казахстан, Кыргызстан, Оренбург, Пермь өлкәләре, Удмуртия һәм башка төбәкләрдән хатлар алабыз. Һәр хатны күңелемнән үткәрәм, әти кешене котлыйлар икән, үз әтиемне күз алдына китереп укыйм, әнине икән - әниемне һ.б. Чөнки һәр кеше котлауны ихлас күңеленнән бирә, хәләл акчасын түли. Гадәти булмаган хатлар да килгәли. Мәсәлән, беркөнне мәхәббәт хаты килеп төште. “Яшьли сөйгән ярым Фәлән Фәлән кызы Фәләнова фәләненче елда мине армиядән көтмәде, кайтуыма башкага кияүгә чыгып куйган иде, ә мин аны һаман яратам, мәхәббәтем көннән-көн арта. Шуны гына әйтәсем килгән иде. Алар фәлән шәһәрдә яшиләр, мине танырлар”, дип язылган. Хатлар белән эшләүче мөхәрриребез Алсу апа Әсхәдуллина белән аптырап калдык. Нишләргә? Акчасы түләнгән, хат кабул ителгән, укыймыйча ярамый. Ә кеше гаиләсен җимерсәк?  Хат юллаучыга шалтыраттык. “Бар да яхшы. Без бүгенге көндә бергә. Хәләл җефетемә сюрприз ясыйсым килде, борчылмагыз”, диде абзый. Аның сүзләренә ышанып, Аллага тапшырып, укыдык. Ул хат буенча дәгъва белдереп шалтыратучы булмады, димәк, хат юллаган абый дөрестән дә, яшьли сөйгән яры белән олыгайган көнендә кавышып, аңа безнең тапшыру аша  сюрприз ясаган булып чыга.

-    Тапшыруга нинди генә шәхесләр килми. Кемнән интервью алыр идең?
-    Чынлап та, тапшыруга кемнәр генә килми, кемнәр белән генә танышмыйсың. Шәхесләрне башка яктан ачасың, чөнки алар белән эфирдан тыш та аралашасың. Әле интервьюлар күп булыр, барысы да алда, Аллаһы боерса. Еллар узган саен легендалар китә бара. Менә шулар белән күбрәк сөйләшәсе калган икән, дим. Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Рафаэль Ильясов кебек олпат шәхесләребез белән аралашуыма мин бик бәхетле. Гомумән, без – журналистлар бәхетле кешеләр, чөнки зур шәхесләр белән аралашып яшибез.

Дәвамы бар


 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading