Шагыйрә Гөлүсә БАТТАЛОВА белән Марат КӘБИРОВ әңгәмәсе
«Таныш булыгыз – Әтнә районы, Түбән Шашы авылы кызы Гөлүсә Батталова...» – дип тәкъдим итә торганнар иде элегрәк. Хәзер инде аны белмәгән, укымаган шигырь сөюче юктыр да кебек. Ул вакытлы матбугатта һәм интернетта чыккан шигырьләре белән укучылар мәхәббәтен яулап өлгерде. Һәм ул бүген – безнең кунагыбыз.
– Миңа ни өчендер син әдәбият сөючеләргә, нигездә, интернет аша танылдың кебек тоела. Бу безнең әдәбият өчен бик гадәти хәл түгел. Сөйлә әле шул хакта, ничек башланды, ничегрәк килеп чыкты. Әллә мин ялгышаммы?
– Мин үземне әдәбият мәйданына шигырьләрем «Казан утлары», «Идел» журналларында бер-бер артлы дөнья күргәннән соң килеп кердем дип саныйм. Сезгә иҗатым интернет аша таныш икән – сөенәм генә. Ник дигәндә, интернет – бик зур мөмкинлекләр мәйданы ул. Шул исәптән әдәбият өчен дә. Күпме генә тискәре фикерләр булмасын, кәгазь китапка күпме генә табынмыйк (үзем дә китап исенә мөкиббән, шунсыз яши алмыйм), бүгенге көндә укучыга барып җитүнең иң тиз, иң җайлы юлы – интернет. Кеше хәзер китап укымый дип зарланган, газета-журналларның тиражы кимегән заманда, һәркемнең уч төбендә – бөтендөнья пәрәвезе. Бүген син әсәреңне яздың, шул мизгелдә интернетка элдең – сине укыдылар һәм шунда ук фикерләрен белдерделәр. Йә, бу начармы? Әйе, интернет ул – битлекләр иле. Матур исем һәм гүзәл фото артында кем утырганын кайчак берәү дә белмәскә мөмкин. Синең шигыреңә куелган лайклар, караулар саны да – алдавыч! Әмма телибезме без, юкмы – дәрья суындагы айсбергка охшаш интернет киңлеге – татар әдәбиятын, шигъриятен пропагандалауның безнең өчен бүгенгә иң үтемле ысулы. Инде шәхсән үземә килгәндә, интернетта иҗатыма кагылышлы махсус эшләнгән сайтым да, төркемем дә юк. Шәхси сәхифәләремә һәр язган шигыремне урнаштырып барам. Иҗат җимешләремне көтеп алып укып, үз фикерләрен (һәрчак уңай дип ялгыша күрмәгез) җиткереп баручы укучыларым бар. Башта битемә язылалар, танышалар, соңрак китабымны эзли башлыйлар. Интернет аша кемне дә булса китапка тарта алабыз икән – монысы да зур җиңү бит!
– Бүгенге чорда яшьләргә әдәбиятка килер өчен шартлар юк дип әйтеп буламы? Әдәбиятта танылу өчен нинди сыйфатлар иң мөһиме дип саныйсың?
– Яшьләргә әдәбиятка килү өчен шартлар бар, ә менә әдәбиятка килгән яшьләрне әдәбиятта калдыру өчен шартлар бармы икән – менә бит хикмәт нәрсәдә! Үсмер чорда, яшьлек елларында бик күпләрдә буладыр ул күңелнең күбәләктәй канат каккан чаклары. Сиңа кадәр килеп киткән шагыйрьләр белән җенләнәсең – йөрәккә тәүге мәхәббәтнең җиле кагылганда, дөнья тоташ шигырьдән торган иләс мизгелләрне кайсыбыз үтмәгән? Иҗат иткән шедеврларыңны (әйе, ул чорда бары тик шулай уйлыйсың!) башкалар да укып, уңай бәя бирсә, яшь иҗатчылар өчен һәрдаим уздырылып торучы бәйгеләрдә дә җиңеп куйсаң – шигърият җене кагылырга күп кирәкмени соң? Әдәбиятка алгысынган яшьләр өчен бездә «Калеб», «Әллүки»ләр бар үзе, әмма, дөресен әйтик, алар бүген – энтузиастлар кулында! Дәүләт тарафыннан да ниндидер колачлы проектлар тормышка ашырылса («Үзгәреш җиле» кебек берәр зур бюджетлы чара яшь каләм ияләренә язык булмас иде дә бит), яшь язучыларның иҗатын, китапларын пропагандалау бүгенге заман таләпләренә бәрабәр булса... Кызганыч, әлегә яшьләргә кагылышлы хыяллар шарт фигыль һәм күп нокталарга гына кайтып кала шул.
Әдәбиятта танылуга килсәк, мин, әлбәттә, иң әүвәл иҗатчының таланты, фикере, белеме, язганнарының дөнья өчен кыйммәте булуда дип уйларга теләр идем. Әмма заман приоритетларны башкачарак куя. Бүген танылу өчен гавамның нәрсә укырга теләвен чамаларга, шул хакта язарга, язганнарыңны тәкъдим итә, ягъни сата белергә, мобиль булырга кирәк. Минем уемча, танылуның теориясе менә шул. Практикасын белмим, чөнки күңел кушканны язам, язганнарымны таныту өчен махсус берни кылганым юк.
– Хәзер шагыйрьләр заманы түгел, диләр. Яшәү темпы чынлап та тиз, тормыш максаты бүтән, кеше-ара мөнәсәбәтләр дә үзенчәлекле. Синеңчә ничек, шагыйрьләр өчен ниндидер аерым бер чор кирәкме, әллә алар дәверне үзгәртергә сәләтлеме?
– Дәверләрне үзгәртердәй шагыйрьләр булган! Кешеләр аңына сеңгән идеологиягә куркыныч тудыра алырдайлардан котылу җәһәтеннән күпме генә гомерләрне әрәм итмәгән шәхес культы тегермәне?! Хәзер, әлбәттә, башка чор дибез. Бүгенге көн шагыйрьләре дәверләрне үк үзгәртә алмас, билгеле. Әмма шигырь кешеләр күңеленә, җанына, димәк, яшәешенә әле дә зур тәэсир итә икән! Мин моңа үзем белән булган бер вакыйгадан соң инандым. Өченче балама өч-дүрт айлар булгандыр, миңа бер ханымнан хат килеп төште. «Моңа кадәр дә иҗатыгызны яратып, кызыксынып укып бара идем... Сезнең улыгыз туган көнне минем әтием үлде. Кемдер килде дөньяга, кемдер китте... Мин ул көнне сезгә нишләптер тагын да якынайдым. Әлеге вакыйгаларда үз җаным өчен ниндидер бәйләнеш тойдым. Сез җырлый-җырлый бала тирбәткәндә, мин елый-елый сезнең шигырьләрне укыдым. Ачы хәсрәтемне күтәрергә көч, дөньяның яктысын кабат тоярга дәрман алдым...» диелгән иде ул хатта. Укучыларыннан шундый хәбәр алганга кемдер сөенер иде, мине исә курку биләп алды. Каләмемнән төшкән һәр сүзем өчен үземнең никадәр җаваплы икәнемне, син язганнар кемгәдер яшәү көче бирергә, ә кемнедер дөньядан ваз кичәргә мәҗбүр итә алганын мин менә нәкъ шушы хаттан соң аңладым кебек. Шигырьләр кешеләргә тәэсир итәләр, ә кешеләр – дәвергә. Димәк, шагыйрьләр дә дәверне үзгәртергә сәләтле булып чыга бит!
– Татар шигърияте башка халыкларныкыннан ничек тә булса аерыламы? Анда бүген нинди тенденцияләр өстенлек итә.
– Татар шигърияте – бөек милләтнең бөек шигърияте ул. Җир шарындагы теләсә кайсы халыкның шигъри сүзе белән тиңләшерлек бай, тирән һәм кызыклы дип әйтер идем аны. Безнең шигърияттә, гомумән, әдәбиятыбызда минем күзгә ташланган, дөресрәге, җанымны сызлаткан бер үзенчәлек бар – ул безнең фаҗигале үткәннәребез белән бәйле. Үз дәүләтчелеген югалткан, яралары әле дә булса җөйләнмәгән халкыбызның шигъриятендә дә ниндидер эчке бер әрнү бар. Милләт, тел, дин хакында язылмаган шигырьләрдә дә сизәм мин аны. Җаным белән тоям. Ә икенче соравыгызга килсәк, бүгенге шигъриятебез фәлсәфи эзләнү юлында кебек тоела миңа. Ниндидер яңалыкка, үзгәрешкә сусау, омтылу бар. Һәм бу бик әйбәт! Тере әдәбият, тере шигърият шулай булырга тиеш! Экспериментлар, төрле жанрларда һәм өслүбләрдә каләмеңне чарлау – өйрәнчекләр өчен генә диючеләр нык ялгыша, миңа калса. Бу җәһәттән күңелемдә бер генә теләк – Көнбатышның ымсындыргыч йогынтысы белән илһамланып иҗат иткәндә, тамырларыбызның Көнчыгышның ерак далаларында, Шәрыкнең мең дә бер дәвергә җитәрлек рухи мирасында икәнен онытмасак иде.
– Гөлүсә Батталова шигърияте башкалардан нәрсәсе белән аерыла дип уйлыйсың?
– Үз-үземә бәя бирә алмыйм. Укучы, авторы күрсәтелмәгән очракта да шигырьләремне минеке икәнен танып укырлык дәрәҗәгә җитә алсам, бик бәхетле булыр идем.
– Шигырьләреңне күзәтеп барам. Минем хатын-кызлар иҗатыннан тоташ лирика ишетергә күнеккән колак өчен алар сәеррәк яңгырый. Синдә милли, сәяси, фәлсәфи темалар күбрәк сыман. Һәм алар тирән һәм үткен кичерешләр аша бирелә кебек. Бу миңа гына шулай тоеламы? Сәбәпләре нидә?
– Хатын-кызлар һәм ирләр иҗаты дигән бүленешне кабул итә алмыйм. Ничек була соң ул: җитди, саллы темалар – ирләрнеке, ә хис дөньясы – хатын-кызныкымы? Дөнья, җәмгыять, сәясәт, ил-көн гаме хакында гүзәл затлар уйларга сәләтсезме? Кешеләр аңында ниндидер сәер стереотип формалашкан, һәм менә шул кысалардан җәмгыять фикере генә түгел, хәтта кайчагында авторлар үзләре дә чыга алмый кебек тоела миңа. Танылган бер шагыйрәнең сүзләрен хәтерлим: «Иҗтимагый шигырьләрем бик күп, әмма мин аларны күрсәтергә оялам. Кая үреләсең дип, шелтәләрләр төсле», – дигән иде ул. Менә шул темага языйм әле дип, махсус язылган бер генә шигырем дә юк. Күңелем нәрсә куша – шуны язам. Шигырь язылганда, бәгырь актарыла, мең тапкыр җан биреп, мең тапкыр яңадан туам – сез тойган тирән һәм үткен кичерешләр әнә шуннандыр.
– Бүген һәр тарафтан ишетелә торган «Татар әдәбияты начар хәлдә» дигән сүзгә ничек карыйсың?
– Минемчә, әлеге сүзләрне татар әдәбиятын белмәгән, укымаган, дөнья әдәбияты яссылыгында чагыштырып карау мөмкинлеге булмаган кеше әйткәндер. Әдәбиятыбыз һич кенә дә начар хәлдә түгел! Шулкадәр кызыклы авторлар, тирән фикерле, үзенчәлекле фәлсәфәле әсәрләр языла – укы гына! Бездә әдәбият начар түгел, бездә шул әдәбиятны, китапны пропагандалау начар. Китап маркетингы, агентлыклар, аларның эшләү механизмнары – ни кызганыч, бездә боларның берсе дә юк. Дөнья әдәбиятында әйтерлек үз сүзебез юк дигәннәргә җавап бу. Язылган әсәрләр, китаплар күп, әмма аларны дөнья китап базарына чыгару буенча берни дә эшләнми. Тискәре һәм уңай тәэсирләр буенча татар җәмәгатьчелеген кыл урталай бүлгән Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» китабын гына алыйк. Әлеге роман бүген дистәләгән телләргә тәрҗемә ителде, аның дөнья буйлап миллионлаган укучылары бар. Авторның талантын һәм әсәрнең яхшы булуын таныган хәлдә дә хакыйкать күз алдында – «Зөләйха...»ның популярлыгы – нәшриятның уйланылган, уңышлы менеджмент нәтиҗәсе. Яхина бит илдән илгә йөреп, тәрҗемәче дә эзләми, китабын кибетләргә дә таратмый. Ул – автор, ул яза. Ә калганы – китапка кызыксыну булдыру, реклама, тәрҗемә, чит ил нәшриятлары белән эшлекле сөйләшүләр, сату – боларның барысын да шушы өлкәдәге белгечләр эшли. Кызганыч, әмма татар китабын дөнья базарына чыгару нисбәтендә әлегә бездә ниндидер уңышлы проектлар күренми. Дөресрәге, алар бөтенләй юк. Моның белән кем шөгыльләнергә тиеш соң дигән урынлы сорау туа. Нәшриятлар булырга тиеш, әлбәттә. Китап базарын, андагы маркетинг кануннарын өйрәнү, эш механизмнарын, элемтәләр булдыру һ.б. шактый вакыт, көч, матди чыгымнар һәм бигрәк тә фидакарьлек сорый торган әлеге хезмәткә алынучы булырмы, белмим. Ә бит бүгенге татар әдәбиятында дөнья классикасы үрнәге булырдай әсәрләр бар! Марсель Галиев иҗатын аның биеклегендә тәрҗемә итеп, дөньякүләм таныта алсаң, иманым камил, интеллектуаль проза өлкәсендә иң танылган, иң укыла торган, китаплары миллионлаган тиражлар белән төрле илләрдә таралучы автор булыр иде ул.
Их, совет заманында китаплар да чыга иде, тәрҗемә дә ителә иде, сатыла да иде дигән ностальгиягә карата да үз фикерем бар. Ул заманда да авторлар һәм әсәрләр идеологиягә мөнәсәбәттә пропагандаланган. Тупасрак чагыштыру булса да, бер мисал китерәм: Чыңгыз Айтматовның «Пегий пёс, бегущий краем моря» повесте бар. Миңа калса, Айтматовның иң уңышлы әсәрләренең берсе. Гаҗәеп көчле психологизм, мәңгелекнең тутыкмас фәлсәфәсе, җан-бәгырьне сулкылдатырдай сюжет. Табыныр дәрәҗәдә яраткан Эрнест Хемингуэйның «Старик и море» хикәясе әлеге повестьне укыганнан соң тоныкланып киткәндәй була. Ә нигә соң без алайса Айтматов дигәндә иң әүвәл аның бөтенләй башка әсәрләрен күзаллыйбыз? Совет пропагандасы безгә нинди әсәрне тәкъдим иткән, шуны укыганбыз. Ә дәрья төбеннән чын җәүһәрләрне үзлегеңнән эзләп табучылар күп түгел.
– «Укучы зәвыгы» дигәнрәк нәрсә бар. Бу беренче карашка бик абстракт булып тоелса да, иҗатчының популярлыгын билгеләүче төп нәрсәләрнең берсе. Ул зәвык белән берәр ничек идарә итеп буламы?
– Әлеге мәсьәләгә мин моңарчы шиклерәк карашта идем. Такмак яратучыларны фәлсәфи әсәрләргә, җитди әдәбиятка тартып булмыйдыр, пәри башка, җен башка ул дип уйлый идем. Әлеге фикеремне, ышанасызмы-юкмы, эстрада үзгәртте! Хәзер шоу-бизнеста Алла да юк, мулла да юк, тозсыз мәзәк, арзанлы юмор гына кирәк дип йөргәндә, кайбер артистлар үз концерт программаларын затлы шигырьләр белән бизи, танылган шагыйрьләр иҗатына мөрәҗәгать итә башлады. Һәм, беләсезме, нәрсә булды – зәвык ягы шуның ише генә инде дип, өметсез дип саналган тамашачы шигырьгә төрелгән концертларны ярата, көтеп ала, хәтта сәхнәдән шигырь укылганда, залда елап утыручылар бар! Димәк, зәвык белән идарә итеп була. Безнең халык белемле дә, фикерле дә, мәгънәле дә, нечкә күңелле дә ул – чын әдәбиятны аның бәгыренә барып җитәрлек итеп тәкъдим генә итә белергә кирәк.
– Менә бүгенге шигърияткә игътибар итсәң, анда күбесенчә хатын-кызлар. Һәм иң популярының барсы да чибәр. Илһам кошы чибәрләр иңенә генә кунамыни соң?
– Хатын-кызларның һәммәсе дә чибәр инде ул – каләм тотканы да, көрәк тотканы да, ат иярендә гаскәр белән идарә иткәне дә – шулай бит? Ә әдәбиятта, шигърияттә хатын-кызларның күплеге – табигый. Хәзер кайсы гына өлкәне алма – анда хатын-кыз. Безгә бит табигать тарафыннан ныклык, үҗәтлек, психиканың сыгылма булуы туганда ук бирелә. Ә бүгенге заманда әлеге сыйфатлар – иң кирәклеләре.
– Синең дәрәҗәдәге иҗат кешесе һәрвакыт күз алдында, игътибар үзәгендә – талантлы, хисле, чибәр... Моның гаилә тормышына зыяны тимиме?
– Артык игътибар үзәгендәмен дип әйтә алмыйм. Әдәби мохиттән шактый читтә, тыныч кына авылда гомер итеп ятам. Иҗат кешесе белән бер түбә астында яшәү җиңел түгелдер: бер шигырьне язганнан соң, дөньяны кочардай булсаң, икенче юлы исә шигырь туганнан соң, җанда коточкыч бушлык кала. Әнә шул мең төрле халәтеңдә дә сине ничек бар, шулай кабул иткән, аңлаган һәм яраткан гаиләң булу – бик зур бәхет ул. Һәр иҗат кешесенә иң беренче чиратта әнә шундый шәхси бәхет теләр идем.
Комментарийлар
0
0
ГУЗЭЛ ЗАТДАРЫБЫЗГА,АФЭРИН ! 4ох40 йорт эшлэреннэнсон, да вакыт табып ИЖАТ ЖИМЕШЛЭРЕН ХАЛЫКка БУШКА ТЭКъДИМ ИТУЛЭРЕ !!!!!!!!щул ук мэлдэ АТА шагыйрлэр БЕР аерым СУЗлэрне УЗЕНЕКЕ ГЕНЭ итеп..прихватизациялэргэ м а т а ш а... сузлэрен
0
0
0
0
Искиткеч әңгәмә! Шигырьләрең кебек бер тында укыла. Җитлеккән шагыйрәнең тирән фикерләре... Уйландыра, уята.
0
0
0
0
Афәрин, Гөлүсә! Синдәй милли җанлы шагыйрәләребез булганда әдәбиятыбыз саекмас. Ә безнең әдәбият - иң югары бәя алырга лаеклы ул!
0
0