16+

Атлар китте. Кемнәр килер?

Бауман урамы тормышына битараф булмаган шәһәр халкы хакимият вәкилләренә бик күп тәкъдимнәр ясады. Уңайлы эскәмияләр, яңа юллар салу, мәгълүмат бүлеге – болар барысы да чынга ашарга хокуклы хыяллар. Ә Бауман турында өлкән буын хатирәләрен күрсәтү, җәмәгать бәдрәфләре, махсус яктырту системасын булдыру өчен вакыт кирәк әле.

Атлар китте. Кемнәр килер?

Бауман урамы тормышына битараф булмаган шәһәр халкы хакимият вәкилләренә бик күп тәкъдимнәр ясады. Уңайлы эскәмияләр, яңа юллар салу, мәгълүмат бүлеге – болар барысы да чынга ашарга хокуклы хыяллар. Ә Бауман турында өлкән буын хатирәләрен күрсәтү, җәмәгать бәдрәфләре, махсус яктырту системасын булдыру өчен вакыт кирәк әле.

Бауман урамында ат чабышы тукталды. Шәһәр халкы һаман шатланып туя алмый. Җәяүлеләрнең төп урамында үзгәрешләргә багышланган ачык фикер алышу да рәхмәт сүзләреннән башланды. Әлеге чараны “Шәһәр модераторлары” программасы кысаларында Казан мэриясе оештырды. Әңгәмәдә Бауман урамына нинди үзгәрешләр кирәк булуы ачыкланды. Эшмәкәрләр, башкалабыз тормышына битараф булмаган кешеләр җәяүлеләр урамының киләчәге турында уйланды.

Казанның төп җәяүлеләр урамы төрле яшьтәге кешеләр өчен уңайлы булырга тиеш. Бауман урамы башкалабыз кунакларында кызыксыну уята. Чит яклардан килгән туристларны урам төрле-төрле такталар, реклама белән каршы ала. Тирә-як чуарлыгыннан баш әйләнә. Шәһәр халкын да Казанның истәлекле урынында тәртип булмау борчый. Һәр эшмәкәр күңеле теләгәнчә кибетен бизи, зур реклама такталары куя, әмма аларга кагылышлы кагыйдәләр бар икән.
- Без эшмәкәрләргә кагыйдәләр билгеләдек. Мәсәлән, җәен барлык оешмалар бер төрле чатырлар кулланырга бурычлы. Аларда реклама була алмый, бары тик оешманың исемен генә язарга ярый. Без эшмәкәрләргә кагыйдәләр турында искәртеп торабыз, әмма үтәргә ашыгучылар юк әле, - дип уртаклашты Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе урынбасары Жанна Белицкая. 

Кагыйдәләрне үтәмәү өчен җәза каралган, тик шәһәр мэриясе эшмәкәрләргә кисәтү ясау белән генә чикләнә. Әлегә.

Хәзерге вакытта җәяүлеләр урамы кемгә яраганын төгәл әйтеп булмый. Турист, эшмәкәр яки халык өченме? Эшмәкәрләр дәүләттән ярдәм көтә, ә халык тынычлык сорый.

Ә шулай да Бауман урамында эш тукталып тормый. Казан мэриясе төп җәяүлеләр урамын хыялдагы сурәткә якынайтырга тыраша.
- Бауман урамында яшелләндерү эшләре алып барабыз. Агачлар утыртабыз, эшмәкәрләргә үз биналарын “яшел” бизәкләр кулланып матурларга тәкъдим итәбез. Без һәрвакыт фикер алышырга әзер. Урам артистлары белән берлектә яңа проект башланды. Алар интернет платформада теркәлү аша Бауман урамында чыгыш ясау мөмкинлеген ала. Әлеге проект күңел ачуны тәртипкә сала һәм бәхәстән дә саклап кала, - диде Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Марат Закиров.

Бауман урамы тормышына битараф булмаган шәһәр халкы хакимият вәкилләренә бик күп тәкъдимнәр ясады. Уңайлы эскәмияләр, яңа юллар салу, мәгълүмат бүлеге – болар барысы да чынга ашарга хокуклы хыяллар. Ә Бауман турында өлкән буын хатирәләрен күрсәтү, җәмәгать бәдрәфләре, махсус яктырту системасын булдыру өчен вакыт кирәк әле. Җәяүлеләр урамы – зур система, әлегә барлык каршылыкларны чишә ала торган проект та, акча да юк. Шуңа күрә кечкенә үзгәрешләр кертеп, бәлки, киләчәктә Бауман урамы камиллекнең чигенә җитәр.

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading