16+

«Буревестник»

Җиңү проспектында Универсиада авылы территориясенә урнашкан «Буревестник» йөзү бассейны - халыкара дәрәҗәдәге спорт корылмасы.

«Буревестник»

Җиңү проспектында Универсиада авылы территориясенә урнашкан «Буревестник» йөзү бассейны - халыкара дәрәҗәдәге спорт корылмасы.

Бассейн 52х25 метр зурлыкта, 2 метр калынлыктагы хәрәкәткә китерелүче дивар бассейнны ике өлешкә бүлә. Суның тирәнлеге 1,8-2,36 метр. Биредә хронометраж һәм Omega нәтиҗәләр белдерү электрон челтәре куелган. Ярыш мизгелләре видеоэкранда да чагылдырыла. Коры йөзү залы 24х12 метр мәйданны били, идәненә Regupol төрендәге универсаль катлам җәелгән. Паркет идәнле 36х24 метр зурлыгындагы тагын бер зал волейбол, баскетбол һәм мини футбол уеннары өчен махсуслаштырылган. Түбә астындагы мәйдан күнегүләр залы итеп җиһазландырылган.
«Буревестник»та 2011 елда йөзү буенча «Kazan Cup» халыкара турниры үткәрелде. Биредә тәҗрибәле тренерлар өйрәтүендә спортның аквааэробика һәм дайвинг төрләре белән дә шөгыльләнергә мөмкин. Дайвинг белән кызыксынучыларга белгечләр су астында йөзү кагыйдәләрен өйрәтә. Кечкенә балаларга да йөзү күнекмәләре бирелә. Суга кергән һәр кеше хезмәткәрләр тарафыннан катгый күзәтүдә тотыла. Якшәмбедә көннең беренче яртысында бассейннан файдалану бушлай. Ләкин моның өчен исемлеккә шимбә көнне үк язылып куярга кирәк.
Интернет челтәрендәге «Буревестник» сайтында үзеңә кирәкле мәгълүматны тулырак белергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading