16+

Кабан күле яшьлегенә кайта

Өлкән яшьтәгеләр сагынып сөйләгәнчә, Казанның Иске Татар бистәсе яз айларында алмагачларның, чияләрнең һәм шомыртларның шау чәчәкләренә күмелә торган булган. 

Кабан күле яшьлегенә кайта

Өлкән яшьтәгеләр сагынып сөйләгәнчә, Казанның Иске Татар бистәсе яз айларында алмагачларның, чияләрнең һәм шомыртларның шау чәчәкләренә күмелә торган булган. 

Тарих яңара: Кабан күле буйларына алмагач һәм шомырт агачлары утыртылды. Иске Татар бистәсе гаиләләре җәйләрен Кабан күлләренең матур тугайларында яки ярларында самавырлардан чәйләр эчеп, ял итеп утырганнар. Белмәссең, бер заман казанлылар кабат чәй табыннары корыр әле.

Түбән Кабан күле яр буйларын төзекләндерү - башкаланың мөһим проектларыннан берсе. Камал театрыннан башланган кишәрлектә төзекләндерүнең беренче этабы 2018 елда тәмамланды. Биредә ял итеп йөрү зоналары булдырылды, эскәмияләр куелды, чәчәкләр һәм күлнең эченә 12 мең суүсем утыртылды, декоратив яктырткычлар урнаштырылды. Яр буена казанлыларны сөендереп, алмагачлар белән шомыртлар кайтты. Шушы матурлыкны Сәлимҗанов урамы турысындагы күзәтү мәйданыннан да хозур кылып була.

Казанлылар һәм туристлар Түбән Кабан күленең Камал театры тирәсендәге төзекләндерелгән өлешен күңелләренә бик хуш күреп кабул итеп алдылар. Тагын да зуррак сөенечле яңалыклар көтә әле безне.

Быел Түбән Кабан күленең Һади Такташ урамыннан Назарбаев урамына кадәрге өлешендә һәм Иске Татар бистәсендәге Мәрҗани урамы буенча төзекләндерүнең икенче этабы гамәлгә ашырыла. Монда күлнең ике як ярларында фито-чистарту корылмалары, амфитеатр, спорт мәйданчыклары, велосипед юллары һәм велопарковкалар төзелә. Мәрҗани урамына таба су өстеннән җәяүлеләр күпере салына. Киноларда шәһәр үзәгендәге паркларда кешеләрнең көймәләрдә ишкәк ишеп йөзүләрен карап, кызыгып утырадыр һәркайсыбыз. Безнең дә булачак андый бәхетле мизгелләр. Түбән Кабанда көймәләр прокаты төзелә, ишкәк ишеп арыгач, яр буендагы кафега рәхим итәрбез.

Эшләрнең барышы белән танышканда мэр Илсур Метшин төзекләндергәндә казанлыларның фикерләрен исәпкә алырга чакырды, чөнки, эшләрнең беренче этабында игътибарга лаеклы тәкъдимнәр күп кергән.

- Казанның үзәгендә Түбән Кабан күлен төзекләндерүнең икенче этабын көзгә тәмамлап чыксак, бу чын мәгънәсендәге энҗе мәрҗән казанлыларга һәм кунакларга бүләк булыр, - диде мэр Илсур Метшин. 

Казанда быел 6 җәмәгатьчелек мохитен төзекләндерү ниятләнелә. Болар: Түбән Кабан күлендәге ике участок. Черек күлдә төзекләндерүләр башкарылды, анда эшләрнең икенче этабы дәвам итә. Авангард урамындагы сквер, Юдино бистәсендәге Тимерюлчылар белән Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев мәдәният сарайлары территорияләре, шулай ук Юныс мәйданы төзекләндерелә. 

Кабан күлләре теземеннән көймәдә йөзеп барсак, Казанның Зур боҗра юлының Борисково бистәсендәге төзелешләренә юлыгыр идек. Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәрге өлешендә 800 метрлы участокта юл төзелә, җәяүлеләр өчен җир өсте юл кичүе дә була.

Казанның “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе Бакый Урманче урамыннан Ферма шоссесына кадәр трамвай юлы сузу эшләренә кереште. Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге участокта да юл төзелеше башланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading