16+

Мин ничек әйбер югалттым

Һәр кеше үз гомерендә нәрсә дә булса югалтмый тормый. Кемдер каядыр акчасын йә сыңар бармакчасын онытып калдыра. Кемдер исә... баласын. Редакция машинасын йөртүче Альберт кайчандыр таксида эшләгән. - Машина салонында әйберләрен онытып калдыручылар күп булды. Бер хатын-кыз баласын да алырга онытып кереп киткән иде. Иң истә калганы ручка белән бәйлесе....

Мин ничек әйбер югалттым

Һәр кеше үз гомерендә нәрсә дә булса югалтмый тормый. Кемдер каядыр акчасын йә сыңар бармакчасын онытып калдыра. Кемдер исә... баласын. Редакция машинасын йөртүче Альберт кайчандыр таксида эшләгән. - Машина салонында әйберләрен онытып калдыручылар күп булды. Бер хатын-кыз баласын да алырга онытып кереп киткән иде. Иң истә калганы ручка белән бәйлесе....

Һәр кеше үз гомерендә нәрсә дә булса югалтмый тормый. Кемдер каядыр акчасын йә сыңар бармакчасын онытып калдыра. Кемдер исә... баласын.
Редакция машинасын йөртүче Альберт кайчандыр таксида эшләгән.
- Машина салонында әйберләрен онытып калдыручылар күп булды. Бер хатын-кыз баласын да алырга онытып кереп киткән иде. Иң истә калганы ручка белән бәйлесе. Бер ир-атны төнлә рестораннан алып кайтырга туры килде. Икенче көнне мине диспетчер эзләп, машина салонында шул клиентның ручкасын онытып калдыр­ганын әйтте. Табып алдым мин аны. Кирәк бит, шушы ручка артыннан да йөриләр дигән идем, табылдыкны алырга килгән теге ир аның кырык мең сум булуын әйтеп шаккатырды, - дип искә төшерә ул.
Ярый әле машинада онытып калдырган, урамда булса, таба да алмаган булыр иде. Кыйммәтле әйберләрен югалтып, аны кемдер табып китергән очраклар турында да күп сөйлиләр. Табылдыкны үзләштерүчеләр дә бар инде арабызда... Казан кешеләрен сынап карау, аларны намуслылыкка тикшерү өчен мин дә берәр әйберемне югалтырга булдым. Нәрсәне «онытып калдырырга» икән дип бик озак кына баш ваткач, хезмәттәшем ирләрнең акча янчыгына охшаган калын гына органайзер алып килеп бирде. Аны ул үзе дә каяндыр табып алган булган. Эчендә бернинди дә мәгълүмат булмау аркасында иясенә кайтара алмаган. Органайзер визит карточкалары, кибет чеклары, шигырь юллары язылган кәгазь битләре белән шыплап тулган. Табып кире кайтарасы килгән кешегә берәр «ачкыч» кирәк бит инде. Беренче битенә үземнең телефон номерын һәм исемемне язып куйдым. Редакциядән ерак түгел урнашкан сәүдә үзәгенә барып утырдым. Бигрәк җайлы, янәсе, беренче катта органайзерны онытып калдырам да икенче катка менеп карап торам.
Иртәнге сәгать унберенче ярты, кибеттә кеше аз. Эскәмиядә ялгызы гына бер әби утыра. Мин дә аның янына утырдым. Бераздан органайзерны «ялгыш кына онытып» китеп бардым. Хәзер иң кызыгы башлана дип, икенче катка күтәрелдем. Әби моны күреп алды да кулындагы пакет белән үзенә таба шудырып китерде. Сумкасыннан кулъяулык чыгарып, шуның белән тотты да кибетнең икенче башына китеп барды. Мин дә аска йөгереп төштем. Әбием, як-ягына каранып, бәдрәфкә юл алды. Минем карашны сиздеме шунда, кыйммәтле эчке киемнәр сатыла торган кибеткә кереп китте. Мин дә колонна артына яшерендем. Әби кибетне бер кат урап чыкты да бәдрәфкә кереп китте. Калганын күрмәдем, әмма, миңа калса, эчен ачып тикшергәндер. Бәдрәфтән чыкты да кире теге эскәмиягә утырып, сумкасыннан табылдыкны алып куйды. Аны озатырга өлгермәдем, бер егет килеп утырды. Утыруга ук күреп алды да янәшәдәге концерт-тамашаларга билетлар сатып утыручыга бирде. Бер минуттан телефоным шалтырый: «Сез органайзерыгызны онытып калдыргансыз, килеп алыгыз». Рәхмәтләремне укый-укый, кибетнең икенче башына юнәлдем. Тагын бер эскәмиядә «онытып» калдыр­дым. Шунда утырган әбиләр дә каравылчыга бирделәр. Тегесе сәүдә үзәгенең мәгълүмат өстәленә китереп бирде. Өч минуттан шалтыраталар: «Сез блокнотыгызны онытып калдыр­гансыз».
Мәгълүмат өстәле артында утырган кыздан кешеләрнең әйбер югалту очраклары турында сорашам.
- Бик күп нәрсәләрен югалталар. Араларында шактый күп акча салынган акча янчыклары да була. Табылдыкны биргәндә, әлбәттә, аның төсен, башка билгеләрен сорашабыз, чөнки кибеттә бөтен кешегә дә игълан ителгән табылдык­ка күпләр кызыгырга мөмкин. Гадәттә, без аны бирәбез дә тизрәк саубуллашырга ашыгабыз. Берсендә берәү акча янчыгын югалткан. Аны миңа каравылчы китереп бирде, мин иясенә тапшырдым. Әмма ул кеше акча янчыгындагы акчадан җилләр искәнен әйтә. Шуны миннән таптыра башлады. Кибет эчендәге видеокамераларны тикшергәннән соң, акчаларны, лифт артына яшеренеп, каравылчының алып калганлыгын күрдек, - диде туташ.
Икенче сәүдә үзәгенә киттем. Анда да эскәмиягә куеп кал­дыр­дым. Бер кыз аңа бик озак­лап ымсынып карап утыр­ды-утырды да, намусы җиңде бугай, каршыдагы кибетнең каравылчысына биреп китте. Шул кибеткә кереп, шалтыратканнарын күпме генә көтеп йөрсәм дә, ул арада әллә никадәр кием киеп карап өлгерсәм дә, шалтыратучы булмады, өстәлләрендә тик ятты. Аптырагач, каравылчыдан, күрмәдегезме дигән булып, сорап алдым... Сезнекеме соң дип тикшереп тормады, биреп җибәрде.
Шуннан соң паркка барып утыр­дым. Мин органайзерны калдыр­ган эскәмиядә кечкенә баласы белән утырып калган ир артымнан килеп тә җиткән.
- Онытып калдыргансыз. Тиз йөрисез икән, атларга түгел, чабарга туры килде, - ди үзен Оскар дип таныштырган ир. - Бу бүген икенче табылдыгым. Өй ишегалдында берәү ачкычын югалткан, ул урамга уйнарга чыккан бер кызныкы булып чыкты. Кеше әйберенә бер дә кызыкмыйм, иясенә кайтарырга тырышам. Ә менә үземнең югалткан әйберләрне берәү дә табып китергәне булмады.
Янчыкны тагын берничә эскәмиядә калдырып китеп карадым. Әллә эскәмия төсе белән ярашканга, әллә паркка чыккан халык чыннан да ял итеп, күзәтүчәнлеген югалткан шунда, беркем дә игътибар итмәде аңа.
Берәр атнадан янә эш янә­шәсендәге кибеткә юл алдым. Бу юлы органайзер эченә йөз сум акча тыктым. Онытып калдырдым да аны бер ир-ат күреп алып, янәшәдәге концерт-тамашаларга билетлар сатып утыручыга бирде. Телефоным шалтырый:
- Маша-растеряша! Нинди хәтерсез кеше булдыгыз сез! Онытып калдырган әйберегезне килеп алыгыз.
Бу теге көнге кассир ханым булып чыкты. Эшнең нәрсәдә икәнен белеп алгач, ул алдагы көнне генә бер егетнең кибет эчендә бер хатынның арбага куйган сумкасын алып чыгып йөгергәнен сөйләп алды. Уеннан уймак чыгармагыз, дип озатып калды.
Базарга киттем. Үзе күрмәгәндә генә, ирләр чалбарлары сатып торган хатынның киемнәр тезеп салынган өстәлендә калдырып киттем. Ул аны күреп алды алуын, әмма хәбәр бирүче юк та юк. Барып сорасам, бирерме икән дип, шунда киттем. Ул хатын кайтып киткән, ә табылдыкны күршедә сатучы хатынга биреп калдырган булып чыкты. Оялмыйча, ничек күтәреп кайтырга кирәк инде моны дип, ипи сатыла торган киоск алдына куеп калдырдым. Анда да күреп алып, сатучыга бирделәр. Үзе шалтыратмагач, барып алдым. Аптырагач, базар янында кеше күп йөри торган урында ялгыш кына төшереп калдырдым мин моны. Читтә басып сыра эчеп торучы өч егет күрде аны, әлбәттә. Әмма нишләптер ни үзләре барып алмады, ни миңа эндәшмәделәр. Кемнәрдер шуның өстеннән атлап та китеп барды. Ниһаять, бер хатын күреп алды. Ике минуттан телефоным шалтырый: «Акча янчыгыгызны югалткансыз». Надежда исемле ханым бөтен табылдыкларын да иясенә тапшырырга тырыша икән.
- Ишегалдында тапсам, табылдык турында подъезд ишегенә язып эләм. Алтын чылбыр да тапкан идем. Килеп алучы булмагач, чиркәүгә алып барып бирдем. Миңа кеше әйбере кирәк түгел, - диде ул.
Әйбер югалтырга тырышып йөрүемне белгән бөтен таныш-белешләрнең, канәгатьсезлек белдереп, һаман югалтмадыңмы әле, дип сорап куюларыннан үзем дә читенсенә башладым. Сөенергә кирәк, җәмәгать. Безнең арада намуслы, яхшы кешеләр күп икән бит...
Кайдан эзләргә?
- Казанда табылдыкларны илтеп тапшыра торган урын бар. Эчке эшләр идарәсе бинасы - К.Маркс урамы, 21 нче йортта алып килеп биргән әйберләрне махсус журналга теркиләр. Үзегез дә берәр әйберегезне югалтсагыз, эзләүне шуннан башлый аласыз. «Табылдыклар бюросы» тәүлек әйләнәсе эшли, телефоны: 291-48-78.
- Табылдыклар бюросының федераль порталы: www.topfound.ru
- Сәүдә үзәгендә мәгълүматлар өстәле.
- Җәмәгать транспортында, поезд яки очкычта онытып калдырылган документлар яки әйберләр саклау камераларында була. Әмма Казан автовокзалларында саклау камералары юк. Автобуста табылган әйберләрне ПАТПның диспетчерлык үзәгенә озаталар. Кайсы маршрутта барганыгызны онытмас­ка һәм автобусның нинди автопредприятиегә караганын гына белергә кирәк.
- Тимер юл вокзалының саклау камерасы: (843) 294-02-95.
- «Казан» аэропортының саклау камерасы: (987) 264-33-73.
- Метроэлектротранс: (843) 277-08-89.
- 1 нче троллейбус депосы: (843) 570-91-13.
- 2 нче троллейбус депосы: (843) 278-39-74.
- www.efir-kazan.ru сайтының «Бюро находок и добрых дел» бүлегендә дә һәр көн диярлек табылдыклар турында язып эләләр.
Наташа Андрианова органайзерны ике тапкыр кире кайтарды
Оскар: «Кеше әйберенә кызыкмыйм»
Надежда: «бөтен табылдыкларны да ияләренә тапшырырга тырышам», - ди

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading