16+

Назарбаев китте. Урамы калды

Без тәмләп бәлеш, салатлар ашап ятканда, Казахстанда бәрелешләр булып, чактан гына сугыш чыкмый калды. Хөкүмәткә каршы баш күтәрүләр Жанаозен һәм Актау калаларында башланды. Сәбәбен алар газ бәясенең ике тапкыр артуы дип аңлатты.

Назарбаев китте. Урамы калды

Без тәмләп бәлеш, салатлар ашап ятканда, Казахстанда бәрелешләр булып, чактан гына сугыш чыкмый калды. Хөкүмәткә каршы баш күтәрүләр Жанаозен һәм Актау калаларында башланды. Сәбәбен алар газ бәясенең ике тапкыр артуы дип аңлатты.

Казахстан президенты Касым-Жомарт Токаев бу хәлләрне җайга салу өчен махсус комиссия төзетте. Соңрак Хөкүмәте отставкага җибәрде. Алай гына да түгел, Казахстанның элеккеге Президенты Нурсолтан Назарбаев үзенең постын тапшырды. Соңрак исә Назарбаев, аның кызлары гаиләләре белән бөтенләй илдән китте дигән мәгълүмат булды. Казахстанда хәзер Нурсолтан әфәнденең бертуганы Болат Назарбаев кына калган, имеш.

Бу хәлләр Россия халкына да тәэсир итми калмады, әлбәттә. Безнең ут күршеләр, күп өлкәдә партнерлар булган Казахстан халкы өчен борчылдык та, аларның кыюлыгына сокландык та, һәлак булганнар өчен кайгырдык та.

Хәтерләсәгез, Казанда иң зур урамнарның берсенә 2015 елның июнендә Нурсолтан Назарбаев исеме бирелде. Әлеге магистраль урам башкаланың Вахитов һәм Идел буе районнарында урнашкан. Аның озынлыгы якынча 2 чакрым тирәсе, ди интернет чыганаклар.

Озак еллар бу урам Казанның чиге булып саналган. Башкалага кунакка килгәндә Александр Пушкин да шул урамнан узган, диләр. 1927 елга кадәр урам 3нче Аркылы Зур урам исемен йөрткән. Бу урамда бакчачылыкка өйрәтә торган техникум урнашканлыгы мәгълүм. Шул техникум каршында урнашкан эсперанто клубы тәкъдиме белән, 1927 елда урамны Людвик Лазер Заменгоф (аны Эсперанто табиб дип атап йөрткәннәр)  уйлап тапкан эсперанто (халыкара дәрәҗәдә аралашу өчен уйлап табылган махсус тел) хөрмәтенә Эсперанто урамы дип атыйлар. ЦК ВКП(б) секретаре Андрей Жданов вафатынан соң урам 1949 елдан аның исемен йөртә. Үзгәртеп корулар вакытында, төгәлрәге 1988 елда урамга кабат Эсперанто исеме кайтарыла.

Ә Нурсолтан Назарбаевның 75 яшьлек юбилее уңаеннан, Татарстанда казахларның милли-мәдәни автономиясе урамга Казахстан Президенты исемен бирүне сорый. Моны алар әлеге урамда Халыклар дуслыгы йорты бинасы урнашкан дип аңлата.

Бу уңайдан халыкта бик күп фикер алышулар, шау-шу булды. Ник дисәң, Казанның топонимика буенча комиссиясе карары нигезендә, урамнарга хәзерге вакытта исән булган кеше исемнәре бирү тыела. Әмма Казан Башкарма комитеты ул карарга карап тормады, урамга Назарбаев исеме бирде.

Сүз башым бит Казахстандагы чуалышлар иде. Назарбаев кайчандыр җитәкчелек иткән илдә бәрелешләр башланганнан соң, Татарстандагы халык арасында сораштыру уздырганнар. Сораштыруда 1400 кеше катнашкан һәм шуларның 83 проценты урамга Эсперанто исемен кире кайтаруны яклап чыккан. Ә 4 проценты Назарбаев исемен калдыруны хуплаган. 10 процент респондент урамга яңа исем бирергә кирәк дигән, 3 проценты бу сорауга җавап бирергә кыенсынган.

Социаль челтәрдә күренгән коментарийларга караганда, халык дөрестән дә урам исемен алмаштыру яклы. Күбесе исә: “Мин ул урамны хәзер дә Эсперанто урамы, дип атап йөртәм”, – дигән. “Урам исемнәрен Бөек Ватан сугышы  ветераннары, батырлар исеме белән атарга кирәк. Без алар булганга гына яшибез. Ниндидер җырчылар, Назарбаевлар булганга түгел...” – дигән фикерләр дә бар. “Урам исемен әлбәттә кире алыштырырга. Документларны бу тузга язмаган идея авторлары, шәһәр җитәкчелеге хисабына үзгәртергә”, – дип язучылар да бар.

P.S.  Назарбаев  исеме Грозный шәһәрендәге бер урамга да бирелгән. Ә Алма-Атада  Казахстанның беренче Президенты исемендәге проспект бар ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading