16+

Вокзалда гомерлеккә калган татар кызы

Казанның тимер юл вокзалындагы биналарның берсе – шәһәр яны вокзалы диварының тышкы ягына татар кызы рәсеме-фрескасы ясалган. Аны “Комсомолка Нәфисә”, “Вокзал кызы” дип атап йөртәләр. Кайчан ясалган соң ул? Һаман да шул Нәфисәме?

Вокзалда гомерлеккә калган татар кызы

Казанның тимер юл вокзалындагы биналарның берсе – шәһәр яны вокзалы диварының тышкы ягына татар кызы рәсеме-фрескасы ясалган. Аны “Комсомолка Нәфисә”, “Вокзал кызы” дип атап йөртәләр. Кайчан ясалган соң ул? Һаман да шул Нәфисәме?

Вокзал диварындагы фресканы 1967 елда, Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгына багышлап, рәссамнар Сергей Бубеннов белән Виктор Федоров иҗат итә. Стандарт плакат образлары гына ясалган чорда аларга “ничек теләсәгез, шулай эшләгез” дип, рөхсәт бирелгән була. Мондый мөмкинлектән илһамланган рәссамнар кешенең “тере йөзен” тудыра. 
Еллар кешене генә түгел, таш сыннарны да картайта. Вокзал диварындагы татар кызы фрескасының да юкка чыгу куркынычы килеп туа. Бина да искерә, рәсемнең вак ташлары да уала-коела башлый. 

Икенче сулыш өрүчеләр
2005 елда – Казанның мең еллыгына әзерлек кысаларында, шәһәр яны вокзалы бинасын сүтеп, яңаны төзү ниятләнелә. Шул вакыттагы “бинаның татар кызы рәсеме ясалган диварын җимермәскә кирәк” дигән карарга килгән кешеләргә рәхмәт. Татар кызы фрескасын яңарту бурычы 2004 елда рәссам Фәрит Вәлиуллинга һәм аның Түбән Кама шәһәреннән ике иҗатташы Ришад Шәһәбетдинов белән Ришат Тимеровка йөкләнә. Виктор Федоровның тол хатыны: “Элеккеге сурәттән бер нәрсә дә калдырмагансыз, бөтенесен татарча эшләгәнегез”, –дип, Фәрит Вәлиуллинга үпкә белдергән, хәтта.
– Мактау сүзләре кебек кенә кабул иттем аның әйткәнннәрен. Элекке фреска уалып, коелып төшү хәленә җиткән иде инде. Мин татар кызын, кабаттан дөньяга тудырдым, – ди рәссам Фәрит Вәлиуллин. 
 Сүз уңаеннан, Фәрит Вәлиуллинның рәсем-сызымнары Кол Шәриф мәчете диварларының эчке ягын бизәүдә дә кулланылган.

Кем икән син, татар кызы?
Казан вокзалындагы татар кызы фрескасын “Комсомолка Нәфисә”, “Вокзал кызы” дип атап йөртәләр. Рәссам Фәрит Вәлиуллин аны “Татар кызы” (“Татарочка”) дип исемләгән. Татар кызы фрескасы – җыелма образ. Шуларның берсе – Нурия Кәримова. Башкаладагы газеталарның берсендә истәлекләре басылып чыкканнан соң, мин дә аны эзләп тапкан идем. Әлеге газетада: “Рәссамнар Сергей Бубенов белән Виктор Федоров ресторанда официантка булып эшләгән Нурия Кәримованы фоторәсемгә төшергәннәр”, – дип язылган.

Ләкин, ул вакытта Казанның Идел буе районында яшәүче Нурия ханым миңа башкачарак истәлек сөйләде.
– Яшь чакта чибәр идем шул, ресторанда официант булып эшли идем. Бер көнне таныш түгел кеше өстәл артында утырган җиреннән: “Таптым!” – дип кычкырып, сикереп торды. Куркуымнан кулымдагы савыт-сабаларны идәнгә төшереп җибәрә яздым. Ул рәссам икән, вокзал диварына ясау өчен татар кызы образы эзли икән. Ресторан директоры рөхсәте белән, берничә мәртәбә рәссамның остаханәсенә бардым, ул минем рәсемемне ясады, – дип сөйләде Нурия Кәримова. 

Әңгәмә вакытында мин: “Сезнең рәсемне Сергей Бубенов, әллә Виктор Федоров ясадымы?” – дип сорарга онытканмын. Нурия Кәримова:”Вокзал диварындагы татар кызы рәсемендә төп-төгәл минем йөз түгел. Рәссамнар үзләренең остаханәләренә башка кызларны да чакырган булган”, – дип әйткән иде. 
Казан вокзалы диварындагы татар кызы фрескасы җыелма образ булуы белән кадерлерәк тә әле. Ул милләтебез хатын-кызларының гүзәллеген чагылдыра.

Фото: https://kpfu.ru/

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading