16+

Казанда «Айсылу» фильмының премьерасы булачак

11 февральдә «Мир» кинотеатрында «Айсылу» дигән яңа фильм күрсәтеләчәк. Режиссер Рөстәм Рәшитов аны татарча төшергән. Сценарий авторы - укытучы, продюсер, режиссер Алексей Барыкин. Моңа кадәр аның «Заступница» һәм «Сухая река» фильмнары мөселман киносы фестивалендә күрсәтелгән иде. Яңа фильмда җырчы кызның аянычлы язмышы сурәтләнә. Ул култык таякларында гына йөри. Айсылу авылда...

11 февральдә «Мир» кинотеатрында «Айсылу» дигән яңа фильм күрсәтеләчәк.

Режиссер Рөстәм Рәшитов аны татарча төшергән. Сценарий авторы - укытучы, продюсер, режиссер Алексей Барыкин. Моңа кадәр аның «Заступница» һәм «Сухая река» фильмнары мөселман киносы фестивалендә күрсәтелгән иде. Яңа фильмда җырчы кызның аянычлы язмышы сурәтләнә. Ул култык таякларында гына йөри. Айсылу авылда әнисе белән генә яши. Бервакыт аның язмышын үзгәртер мөмкинлек туа...

Фильмда баш рольдә Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Гөлназ Галимуллина уйный.

Фильм «Регион-студия» базасында «Татаркино» заказы белән төшерелгән.

Сценарий авторы Алексей Барыкин:
- Фильм татарча булса да, ул башка халыкларга да аңлаешлы булсын, дип тырыштык. Экранда рус телендә аңлатма язылып барачак. Айсылуга килгәндә, тормышта конкрет кешене күздә тотмадык. Ул образ гомумиләштерелгән. Әлеге кино тамашачы өчен кызыклы булыр. Без аны киләчәктә сериал итеп төшерергә уйлыйбыз.

Рөстәм Рәшитов, режиссер:
- Бу минем татарча төшерелгән беренче эшем. Диплом эшем булган «Все говорят прощай» дигән фильм берничә халыкара фестивальләрдә катнашкан иде. «Айсылу» фильмының сценариесен укып чыктым да, ул миңа бик ошады. Кастингта шактый гына артистлар катнашты. Безгә баш рольгә вокал мөмкинлекләре булган артист кирәк иде. Шуңа Гөлназны сайладык. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин, Гүзәл Галиуллина, Зөлфәт Закиров, Рафил Галимуллин кебек артистлар да катнаша. Мин актерлар уеныннан канәгать калдым.

Лиана Нурышева, «Татаркино» оешмасының матбугат хезмәткәре: Әлеге кинога бик матур музыка сайланган. Халык җырларын тыңлагач, күңелгә рәхәт булып китә. Фильм гади булуы белән тамашачыны җәлеп итә. Ул авылда төшерелгәнгә күрә, авыл кешесе өчен дә кызыклы булыр. Кыскасы, гади булуы белән отышлы, бер сулышта карала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading