16+

Казанлылар Тәбриз мәдәнияте белән таныша

Татар халкының Иран белән багланышлары дистә генә түгел, йөз еллар белән исәпләнә һәм монда аларны бәйләүче ефәк юлының бәһәсе әйтеп бетергесез. Фарсы мәдәнияте татар әдәбиятенә дә, сәнгатенә дә, архитектурасына да йогынты ясамый калмаган. Ике ил арасындагы багланышлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2011 елда Иранга ясаган визитыннан соң, Иранның Казандагы илчелеге...

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибгатуллинның - Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе административ үзәге - Тәбриз шәһәре башлыгы Садег Наджафи Хезерлу җитәкчелегендәге делегация белән очрашудан башланып киткән әлеге атналык казанлылар тормышында матур бер сәхифә булды.

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында узган тамашада Тәбризнең сәнгать осталары сәхнә тотса, икенче көнне казанлылар «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе халык һөнәрчеләренең кулланма-гамәли сәнгать үрнәкләре һәм туристлык потенциалы белән таныштылар.

Күргәзмәгә куелган келәмнәр, бизәнү әйберләре, чәй җыемалары, кулдан бизәп ясалган тәлинкәләр һәммәсе бу төбәктә талымлы осталар яшәвен күрсәтеп тора. Туристлар өчен дә кызыклы шәһәр Тәбриз. Аларда да Казандагы кебек үк ЮНЕСКО мирасы һәйкәле - данлыклы шәһәр базары бар.

Экспозиция белән Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин да танышты.

Кунак ашы - кара-каршы дигән сүз бар. Озакламый мондый чара Тәбризтә дә узар дип көтелә. Анысы «Казан мәдәнияте көннәре» булачак.

Фото mincult.tatarstan.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading