16+

Әгәр кәбестә бик вак һәм тәмсез булса ( бакчачы киңәшләре)

Әгәр карлыганның яшь яфраклары саргайса.

Әгәр кәбестә бик вак һәм тәмсез  булса ( бакчачы киңәшләре)

Әгәр карлыганның яшь яфраклары саргайса.

Җимеш куагы үзенә тимер микроэлементы җитмәү турында  чаң кагып, бездән ярдәм сорый. Бу очракта “Тимер хелаты”  яки “Микроэлементлар” җыелмасын  куллану  зарури. Әлеге  препаратларның күләмен кабында күрсәтелгән микъдарда алып, җылымса суда эретеп, иртәнге якта яки кояш баткач, яфракларына бөркеп сибәбез. Куакның әйләнәсенә биогумус таратып, аны туфракның өске катламы  белән аралаштырып, әйбәтләп сугару эшче тамырларны тукландыра һәм проблема  тиз арада уңай хәл ителә.

Әгәр бакчадагы  бәрәңгене  катыкорт зарарласа:
* 10 л суга 200 г канлы үләнне турап салып, өч тәүлек төнәтәбез. һәр бәрәңге төбенә  берәр  литр күләмендә сибәбез.
* Бәрәңге уңышын җыеп алгач яки иртә язда кишәрлеккә гәрчич, фацелия кебек сидератлар чәчү бу корткычтан коткара. 
* Бакчага  көл, доломит оны сибү, кишәрлекнең туфрагын нейтральләштерә, 4-5 елга бер мәртәбә известьлау да туфракның ачылыгын бетерә. Бу процедуралар берочтан катыкорттан котылырга ярдәм итә.
* Бәрәңге бүлбесен Пресиж, Табу кебек препаратлар белән эшкәртеп утырту катыкортка, колорадо коңгызына каршы үтемле профилактик чара булып санала.
*  Кечкенә кишәрлектә бәрәңге утыртканда, һәр бүлбе астына  суган кабыгы өстенә берәр кашык көл, салып калдыру корткычлардан саклый һәм уңышны арттыра. 

* Бәрәңге бүлбесен марганцовкалы-гәрчичле суда, фитоспорин, фитоверм эремәсендә зарасызландырып, биогумуста тукландырып утырту  көчле үсенте барлыкка китерүгә сәбәпче була. Корткычлар гадәттә хәлсез  үсемлеккә ябырыла. Ана бәрәңгегә сеңгән препаратларның исен катыкортлар өнәми, азык эзләп икенче урынга китә.
* Кар эрүгә һәм бәрәңге уңышын җыйганнар соң, кишәрлекнең  берничә урынына,  таякка кадап, бәрәңгеле приманкалар күмеп кую отышлы. Корткычлар шуларга кереп тула. Алдавычларны җыеп алып, катыкортларны  юк итү авыр түгел. Бөтенләйгә үк бетмәсәләр дә, саннары сизелерлек кими. 

Әгәр өлгереп килүче  томатларның аскы яфраклары җыерчыклана, саргая башласа: 
20 шәр г магний һәм  калий сульфатларын 10 л җылымса  суда эретеп, һәр томат төбенә яртышар литр күләмендә сибеп чыгабыз. Бу микро һәм макроэлементлар  белән тукландырылган үсемлекләнең помидорлары  полисахаридлар туплый,  тәмлеләнә  һәм күзгә күренеп эрәя. 

Әгәр кәбестә бик вак һәм тәмсез  булса:
Туфрак ачы икән, кәбестә баш ясый алмыйча интегеп утыра. Язын кәбестә утыртыласы түтәлне, көздән үк 1 кв м га 2 стакан күләмендә акбур оны яки сүндерелгән известь, доломит оны йәисә көл сибеп казырга кирәк. Кәбестә түтәленә чи тирес тараткан булсагыз да, ул баш ясый алмаячак. Кәбестә башы эре булсын өчен, җәйнең беренче яртысында азотлы, икенче яртысында фосфорлы ашламалар белән тукландыру зарури.Үсемлеккә фосфор җитмәвен аның яфраклары каракучкыл төскә кереп, кырыйлары алсулану- шәмәхәләнүеннән  белеп була.

Тәҗрибәле бакчачылар кәбестәне суперфосфат белән тукландырып, уңышка ирешә. Аның составында монокальций фосфаты, күкерт, фосфор кислотасы, магний кебек кәбестә өчен кирәкле элементлар  җитәрлек күләмдә. 2 аш кашыгы суперфосфатны кайнар суда эретеп, 10 л суга салып сыеклыйбыз. Кичтән  су сибеп дымландырылган түтәлгә, һәр кәбестә төбенә 1 әр литр сыек ашлама сибеп чыгабыз. Кәбестәне утын яки үлән  көле белән тукландыру - отышлы гамәл. Аның составында йөздән артык төрдәге  микро һәм макроэлементлар бар. Кәбестә өчен чыгарылган махсус агриколалар, озак вакыт дәвамында таркалучы гранулалы ашламалар куллану да отышлы. Аларның составы балансланган була. Кәбестәләрнең башы тулышып килгән мәлдә,  1 стакан акбур онын 10 л суга болгатып түтәлдәге  рәт араларына сибү отышлы. 

Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading