16+

Аквариумы бар, балык кирәк

Аквариум алырга җыенасызмы? Тик балыкларны вакытында һәм тиешенчә карый алмабыз дип шикләнәсезме? Борчылырга кирәкми, чөнки аквариум балыклары арасында артык тәрбия таләп итми торганнары да бар.

Аквариумы бар, балык кирәк

Аквариум алырга җыенасызмы? Тик балыкларны вакытында һәм тиешенчә карый алмабыз дип шикләнәсезме? Борчылырга кирәкми, чөнки аквариум балыклары арасында артык тәрбия таләп итми торганнары да бар.

Әйтик, данио балыклары. Алар уртача зурлыкта һәм көтү булып яшиләр. Коры ризыкны да, тересен дә теләп ашыйлар. Бу балыклар сикерергә ярата, шуңа да аларга өсте ябылмаган яки ачык өлеше зур булган аквариум әйбәт. Суны аквариум өслегенә кадәр якынча 10 см гына калырлык итеп тутырырга кирәк. Берьюлы 8-10 балык алырга тырышыгыз. Алар күбрәк булган саен, күзәтүе дә кызык.
Гуппи - иң билгеле аквариум балыгы. Балыкларның койрыклары һәм канатлары бик матур төстә. Алар шулай ук тиз үрчи дә.
Неон балыклары, данио кебек, көтү булып яши. Алар суга, дөресрәге, аның химик составына битараф. Иртән яки кичен ашатырга оныткан булсагыз да, куркыныч түгел, балыклар моны тыныч үткәрә. Атнасына бер тапкыр ашатмый торырга да була, чөнки алар тиз симерә. Шунысы да бар, тыныч холыклы һәм кечкенә неоннарны барбуслар белән бер аквариумга урнаштырмагыз, чөнки соңгылары аларны рәнҗеткәләп торачак.
Ә менә гурамилар данио һәм неоннар белән дус яши. Алар зәңгәрсу төстә һәм зәңгәр таплы яки сары төстә һәм әфлисун төсендәге таплы була. Шуңа да аларны мәрмәр яки таплы балык дип атыйлар. Гурамилар күп яктылык ярата.
Кылычлы балык (меченосец) бөтен нәрсәне ашаучан. Тынычлар, уртача зурлыкта. Зур булмаган аквариумда да яши ала. Теләсә кайсы балык белән дуслыгы бар.
Скалярия - нәзакәтле һәм бик хәрәкәтчән балык. 15 см га кадәр үсәләр. Аларны сатып алыр өчен аквариумыгыз зур булырга тиеш. Бөтен нәрсәне ашыйлар, тик өч көнгә бер булса да тере азык - суалчан бирергә кирәк. Скалярия температурасы 24-26 градус булган җылы суда үзен яхшы хис итә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading