16+

«Аяк киеме кремыннан гомеопатик препарат ясарга җыенам»

Гомеопатик препаратлар турында ишеткәнем бар анысы, әмма аның ни-нәрсә икәнлеген төгәл генә күзаллый алмый идем. Шуңа да, аның турында күбрәк беләсем килеп, гомеопатия белән шөгыльләнүче Наил Касыйм улы Мөхәммәтов янына бардым. Наил Касыймович һөнәре буенча табиб-терапевт. Гомеопатия белән 1984 елдан, институтны тәмамлап, табиб булып эшли башлаганнан бирле шөгыльләнә. Отары бистәсендәге...

«Аяк киеме кремыннан гомеопатик препарат ясарга җыенам»

Гомеопатик препаратлар турында ишеткәнем бар анысы, әмма аның ни-нәрсә икәнлеген төгәл генә күзаллый алмый идем. Шуңа да, аның турында күбрәк беләсем килеп, гомеопатия белән шөгыльләнүче Наил Касыйм улы Мөхәммәтов янына бардым. Наил Касыймович һөнәре буенча табиб-терапевт. Гомеопатия белән 1984 елдан, институтны тәмамлап, табиб булып эшли башлаганнан бирле шөгыльләнә. Отары бистәсендәге...

Йа Хода, анда нинди генә нәрсә юк. Төрле-төрле ше­шәләр, агач гөмбәләре, үлән­нәр, минераль ташлар, агач ботаклары, кипкән бал кортлары... Идән сулы пластик ше­­шәләр белән тулган. Наил абый өстәл артына утырган да бер шешәдән икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә нәр­сәдер бушата, берсенә ниндидер порошок сала, икенчесенә тагын нәрсәдер куша. Ул да түгел, бер хатын пакетыннан сөт белән күмәч чыгарды да аны Наил абыйга бирде. Ул исә кү­мәчнең бер кыерчыгын сулы шешәгә салды, берничә тамчы сөт тә тамызды. Аны ничек эчәр­гә кирәклеген аңлатты. Аннары тагын ниндидер су бирде. Шуның тугыздан бер өлешен литр ярымлы суга кушып, көненә биш тапкыр берәр капкач (шешә капкачы турында сүз бара) эчәргә кушты.
Пациенты чыгып киткәч, ниһаять, мин дә үземне кызыксындырган сорауны бирдем:
- Наил абый, өстәлдәге менә бу әйберләрне сез гомеопатик препаратлар әзер­ләү өчен кулланасызмы?
- Әйе, өстәлдә нәрсә күрәсең - барысы да чимал булып тора.
- Димәк, алардан әзер­ләнгән препарат белән дәвалану гомеопатия дип атала?
- Юк, гомеопатия ул, кыскача гына итеп әйткәндә, микродозалар белән дәвалау. Болардан ясалган гомеопатик препаратның уннан берен алып, бер сулы шешәгә салам. Бу сулы шешәнең уннан бер өлешен алып, икенче бер сулы шешәгә бушатам. Аннары шушы шешәнең уннан бер өлешен өченче шешәгә кушам, тагын шулай эшлим... Миллионнан бер өлеш булып чыга инде ул. Һәм кешеләрне шуның белән дәвалыйм. Монда төп рольне доза уйный. Әбугалисина да бит үз вакытында, доза агуны - даруга, ә даруны агуга әйләндерергә мөмкин, дип әйткән.
- Тизрәк дәваланам дип учлап-учлап дару эчүебездән файда юк алайса?
- Әйе. Мисал өчен, грипп белән авырганда күп итеп суган, сарымсак, лимон ашыйбыз. Ә организмга аның кечкенә генә бер дозасы да җитә. Мин исә андый вакытта литр ярым суга өч тамчы суган согы тамызып эчәргә кушам. Аны да берьюлы күп итеп түгел, ә ярты сәгать саен ярты капкачтан азрак микъдарда эчәргә кирәк. Сәламәт­ләнгәнче шулай эчәсең. Сынап кара, грипп тиз һәм җиңел формада узачак. Салкын тиеп авырганда бөер өсте бизләрендә С витамины югала. Шуның өчен даруханәдән С витаминын алып эчәргә тәкъ­дим итәм.
- Сез пациентыгызга сөт белән күмәч кыйпылчыгына салынган су бирдегез, бу да дәвалау ысулымы?
- Әйе. Моның турында мин бер чыганактан укыган идем. Авырулардан йөкле вакытларында нәрсә ашарга теләүләре яки әниләренең нәрсә ашыйсы килгәне белән кызыксынам. Әлеге хатын йөкле вакытында сөт белән күмәч ашарга яраткан. Йөкле вакытта хатын-кызның нәзберек урыннары үзен сиздерә башлый. Һәм аның теге яки бу нәрсәне ашыйсы килә. Шулардан гомеопатик препарат ясап дәвалану да нәтиҗәсен бирә. Әле бер хатын аяк киеме кремы алып килде. Йөкле вакытта шуны ашыйсы килгән. Аңардан да берәр препарат ясап карарга уйлап торам әле.
- Ниндидер бер авырудан бет ашап дәваланганнар, дип ишеткәнем бар. Препаратлар ясаганда таракан-бөҗәкләр кулланып караганыгыз булмадымы?
- Борынгы әрмән халык медицинасыннан мин тараканнар белән дәвалану турында укыган идем. Һәм шуны бер тапкыр кулланып карадым. Файдасы тиде, әлбәттә, ләкин мондый препарат ясап, пациентларымны куркытасым килми. Бер хатын килгән иде. Йөрерлек тә хәле юк. Нәрсә генә эчеп карамадым, алга китеш юк, ди. Ул гламоунефриттан җәфалана иде. Мин аңа тараканнан препарат ясадым, ләкин нәрсәдән ясаганымны әйтмәдем. Берничә ай шуны эчкәннән соң, хәле рәтләнде. Соңгы килүендә, сез мине нәрсә эчереп аякка бастыра алдыгыз, әйтегез инде, дигәч, тараканнарны күр­сәттем. Шуны күрүе булды, нык итеп басып, зур-зур адымнар белән чыгып та йөгерде. Мин исә, менә шулар сине торып чыгып чабарлык хәлгә китерде бит инде, дип артыннан елмаеп калдым.
- Гомеопатия нинди авырулар вакытында кулланыла?
- Операция таләп ителмәгән бөтен авырудан да.
- Гомеопатик препаратларның бернинди дә куркынычы юк дип әй­тергә буламы?
- Андый фикер бар, әмма күпьеллык тәҗри­бәмнән чыгып әйтә алам: бу һәрвакытта да шулай дип әйтеп булмый. 90 процент кына куркыныч түгел дияр идем. Шуны да искәртәсем килә: гомеопатик препарат дөрес итеп сайланган вакытта гына нәтиҗә бирә. Һәм иң мөһиме - нинди генә авыру булмасын, иң беренче чиратта ярдәмне Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Намазга басу ул ярты проблемаңнан котылу дигән сүз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading