16+

Бакчагызда мунчала үсәме?

Аларны көзге кыраулар башланганчы, төнге температура + 5С градуска төшкәч җыеп алуың хәерле.

Бакчагызда мунчала үсәме?

Аларны көзге кыраулар башланганчы, төнге температура + 5С градуска төшкәч җыеп алуың хәерле.

Моннан берничә ел элек, фатир күршем Инна белән киләсе сезонда нинди культуралар, яңа сортлар чәчеп үстерергә җыенуыбыз турында күңелле генә гәпләшеп, үзара тәҗрибә уртаклашып утыра идек. Өстәлгә ялтырап торган, эре кара орлыклар китереп салды.

“Мунчала кабагы - люффа орлыклары бу. Күршем, син дә утыртып үстереп  кара әле. Җимшәннәре яшь, сусыл чагында, мин аны кыздырып ашыйм, ит белән томалап пешерәм. Бер өлешен  гади кабакчык, яшь патиссон белән катыштырып кышка маринадлап куям, хәтта икрасын ясап карадым. Люффаның яфракларында, яшь кабакларында А витамины кишердәгеннән бер ярым мәртәбәгә күбрәк икән. Табиблар аның суты белән күз, үпкә, борын, тамак, тире авыруларыннан савыктыра, азканлылыктан дәвалый.

Ул авырганда  тән температурасын төшерә, иммунитетны ныгыта, хәл кертә. Көз уртасында өлгергән кабакларымны  кисеп, бакча өебезгә җыеп  керәм. Киптереп җиткереп, юка кабыгын салдырып, орлыкларын коеп алгач, тәнгә ифрат сихәтле менә дигән мунчала килеп чыга. Экологик яктан зыянсыз булуы ни тора! Тәнне ышкып юганда, тирене массажлый, үле күзәнәкләрдән чистарта, табигый скраб ролен үти. Ул кан һәм лимфа әйләнешенә уңай тәэсир итә, целлюлитны җиңәргә булыша. Аның белән бәбиләрне дә юындырып була, чөнки аллергия китереп чыгармый, нәфис тән тиресен бозмый. Җәй көне чәчәкләрен изеп, бал, зәйтүн мае белән катнаштырып, тирене яшәртүче, тукландыручы хуш исле крем ясап куям да кыш буе шуны рәхәтләнеп кулланам”, - дип сөйләп шаккаттырды.  

Безнең төбәктә люффаның очлы сырлы кабыргалысын һәм цилиндр формасындагысын үстереп була. Беренчесе нәзек озын булып үсә, ел уңай килгәндә, кабакларының озынлыгы 50-70 см га җитә. Бусы азык-төлек буларак ешрак кулланыла, кыздырып ашау өчен кулай, ә  цилиндр кебек йомрырак гәүдәлесенең мунчаласы шәбрәк. Теплицада үстермәсәң, люффаның кабаклары ваграк була. Хәер, мунчалаларның берничәсен бергә беркетеп тегеп, баш башларына тасма тагып, аерым гына да кулланырга була. Мин вакларын да әрәм итмим, табак-савыт юарга бик җайлы алар, - дип сөйләп, миндә  кызыксыну уяткан иде.  Инна ханым, люффа өлгереп җитсен өчен, аны турыдан-туры түтәлгә чәчмичә, әүвәле рассадасын үстерүне өстенрәк күрә.

Мартның беренче ункөнлегендә орлыкларны «Эмистим», «Корневин», «Экосил», алоэ согы  кебек биостимуляторның берсендә  ике- өч тәүлек җебеткәч, юеш чүпрәккә төреп, җылы урында борынлата. Орлыкларны ярты литр сыешлы торфлы савытларга  чәчә, 2 -3см тирәнлеккә күмдерә. Өсләренә пленка пакет кидереп куя. Алар+ 28-30 С градуслы җылылыкта ике атнада тишелә. Савытка тутырылган туфракның өсте кибеп китмәсен, төбендә су җыелып тормасын дип, даими күзәтеп тора.Үсентеләр якты тәрәзә төбендә +20С градус җылылыкта әйбәт тернәкләнә.

Рассаданы апрельдә балконда чыныктыра. Май башында бакчага алып барса да, җылы як культурасын ачык һавага чыгарып утыртырга ашыкмый. Җир җылынганчы, люффалы чүлмәкләрне теплица эчендә тота. Люффа  туфрагы ачы булган җирдә уңыш бирми. Мунчала кабагы утыртыласы түтәлне көздән казып калдырганда, һәр квадрат метрына  берәр стакан  доломит оны яки сүндерелгән известь салып, туфракны нейтральләштерергә туры килә. Люффаны узган елда кабак, кабакчык, патиссон үскән түтәлдә үстерергә ярамый, чөнки корткычлары, чирләре бер үк төрле, туфрактан шундый  ук файдалы матдәләрне үзләштерүгә мохтаҗ.

“Һаваның температурасы плюс унбиш градуска җиткәч, үсентеләремне алдан яхшылап казып йомшартылган, һәр утырту чокырына берәр чиләк черемә, яртышар чиләк торф һәм ком, 2,5 әр аш кашыгы суперфосфат, берәр аш кашыгы сидекчә,  берәр стакан көл яки калий сульфаты салып болгатылган, яхшылап сугарылган сыйлы туфракка утыртам. Утырту чокырларының тирәнлеге, киңлеге бер көрәк сыярлык булырга тиеш. Үсемлек араларын берәр метр калдырып, тамырларын зарарламаска тырышып, торфлы чүлмәге белән бергә түтәлгә күчерәм. Орлык өлешле яфракларына чаклы күмдерәм. Шунда ук шпалерага бау тарттырып, лианаларымны бәйләп куям. Кыраулар чоры узганчы, өсләренә тукылмаган материал каплап торам.  Кыяр үстергәндәге кебек, люффаны шпалерага  үрмәләтәм, даими рәвештә янсабакларын, үсемлекнең  буе 4 метрга җиткәч, лиана очындагы үсеш ноктасын өзәм.Җимшәннәргә аска таба салынып торырлык итеп юнәлеш бирәм”,- дип сөйләде күршем.

Кыяр сыман, люффа да атнасына кимендә өч мәртәбә җылы су белән яңгырлатып сугаруга, туфрагын 15–20 см тирәнлеккә чаклы  чылатуга мохтаҗ. Аны тавык тизәге, сыер тиресе ачыткыларын чиратлаштырып, ике атнага бер мәртәбә сыек ашлама төнәтмәсе, көл белән ашлап, төбен мүлчәлиләр. Бер сипкәндә 10 л суга1 кг сыер тиресе, 250 г агач көле салып болгаталар. Икенчесендә 1: 10 нисбәтендә су белән сыекландырылган тавык тизәге, үлән ачыткысы, бер чиләк суга ике кашык азотлы ашлама эретеп  куллану отышлы.

Ул үтәли җилдән курка, төньяктан ышыкланса, әйбәт үсә. Аны  җимеш агачларына үрмәләтергә ярамый, кабаклары чериячәк.Люффа төнлә эре сары чәчәк ата, аны төнге күбәләкләр серкәләндерә, көндез умарта  кортлары бал җыя. Җәй җылы, көз озын килгән елларда кабаклары  яхшырак, эрерәк булып үсә. Ике тармаклы бер үсентедә көзгә чаклы 5-8 мунчала кабагы өлгереп җитә ала. Көзгә кергәч су сибүне киметү зарури, бу гамәл кабакларны тизрәк өлгертергә булыша. Аларны көзге кыраулар башланганчы, төнге  температура + 5С градуска төшкәч  җыеп алуың хәерле. “Люффаның  цилиндр рәвешендәгесенең мунчаласы әйбәтрәк була. Гадәттә, 2 төп үсемлек бер гаиләгә бер ел кулланырга җитәрлек мунчала үстерә ала. Мин күбрәк утыртам, үзебезгә дә, аерым яшәүче  улларым  гаиләләренә дә, туган- тумачага, дус- ишкә  күчтәнәчкә таратырга да җитсен дип тырышам”, - ди Инна ханым. 

Хәмидә Гарипова.Казан
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading