16+

Бакчагызда азык зелпесе үсәме?

Җимешләре бакча җиләгеннән ике атнага иртәрәк өлгерүе белән сөендерә ул безне. Вак кына саргылт чәчәкләре күңелгә ятышлы хуш исле булганга күрә, язын барлык агач-куакларны серкәләндерүче бал кортларын, төклетураларны, күптөрле файдалы бөҗәкләрне бакчабызга җәлеп итә.

Бакчагызда азык зелпесе үсәме?

Җимешләре бакча җиләгеннән ике атнага иртәрәк өлгерүе белән сөендерә ул безне. Вак кына саргылт чәчәкләре күңелгә ятышлы хуш исле булганга күрә, язын барлык агач-куакларны серкәләндерүче бал кортларын, төклетураларны, күптөрле файдалы бөҗәкләрне бакчабызга җәлеп итә.

Кайберәүләр аны яшел койма итеп бакча тирәли утырта. Бакча бизәге булудан тыш, җимешләренең татлы һәм ифрат файдалы булуы, куагының суыкка бирешмәве ягыннан аерылып тора. 

Ул -7 градуска чаклы кырауларга чыдам. Карап үстерүе мәшәкатьсез, диярлек. Азык зелпесе җимешләреннән кайнатма, повидло, мармелад, как ясап була, сабагыннан яңа өзгән килеш ашау, согын сыгып эчү, компот кайнату, төрле десертларга кушу өчен дә яраклы. Аның яфраклары, чәчәкләре дә шифалы, чөнки составындагы фитонцидлары нервларны тынычландыру үзлегенә ия. Йокысызлыктан интегүчеләр шуларны киптереп куеп, сихәтле мендәрчекләр ясый, ботакларын кисеп кереп, гөлләмә рәвешендә йокы бүлмәсенә куя. Хуш исе күңелебезгә ятышлы булудан тыш, җәен бакча өенә кергән тараканнарны, чебен-черкиләрне куркытып качыра. 

Бу талымсыз куакны теләсә нинди типтагы туфракта утыртып үстереп булса да, кайбер үзенчәлекләрен истә тоту мөһим. Ул ачы туфракны өнәми, чәчәкләре, җимшәннәре коела, куагы чирле була. Азык зелпесе утыртыласы чокырга органик һәм комплекслы минераль ашламалардан тыш, стаканлап көл яки доломит оны салып калдыру мәҗбүри. Ел саен язга чыккач һәм кара көздә һәр төпкә 1әр литр утын көле сибәргә кирәк. Сезонга берничә мәртәбә сугаргач, әйләнә-тирәсенә тирес әчеткесе, үлән төнәтмәсе сибү, пычкы чүбе, салам, кипшенгән чүп үләннәре белән мүлчәчләү тамырлары өске катламда урнашкан куакка уңай тәэсир итә. 
Азык зелпесе ялгызлыкны өнәми, аны серкәләндерү өчен, үзгә сортлардан булган кимендә ике-өч куак утырту кирәк. Әйтик, “Челябинка” – “Длинноплодная”, “Фиалка” – “Амфора”, “Зәңгәр орчык” – “Зәңгәр кош” сортларын парлаштырып утырту отышлы, алар бер-берсен әйбәт серкәләндерә. Бу очракта уңышы мулдан була. 

Безнең төбәктә “Изюминка”, “Синеглазка”, “Черничка”, “Ленинград”, “Ассоль”, “Сибирячка” сортларын утырып үстерүчеләр бар. Ул киңәеп үсәргә ярата, шунлыктан куакларны кимендә 1,5-2 метр ара калдырып утырту сорала. Ул даими сугаруны яратса да, сазлыклы урыннарда үсми, чөнки тамырлары чери, грунт сулары якын булган бакчаларда аны туфрак өеп махсус биекләтелгән түтәлләрдә үстерү отышлы.

Бакчагызда туфрак балчыксыл булса, зыян юк, әйбәтләп ашлаганда, даими сугарганда, төбенең әйләнә тирәсен 7-14 см тирәнлектә йомшарткалап торганда, мүлчәләгәндә уңышка әлләни зыян килми. Әгәр бакчагыз комлы җирлектә урнашса, дымга мохтаҗ зелпе утыртасы чокырны зуррак, киңрәк итеп казып, һәр төпкә кимендә 3 чиләк черемә яки компост салып калдырырга, ешрак сугарырга, төбенә мүлчә өсти барырга кирәк булачак. Азык зелпесе кояшлы урында үссә, уңышын мулрак бирә, җимешләре эрерәк сусылрак татлырак була.

Зелпе бер урында 25 елгача үсә ала, әмма 12 елдан соң уңышының күләме кими башлый. Куаклар кирәгеннән артык куерып китмәсен өчен, ел саен берничә карт ботагын, җиргә ятып үскәннәрен, чирле нәзекләрен төбеннән үк кисеп алып, яшь сау-сәламәт ботаклар хисабына аны яңарту таләп ителә. 
Зелпе күчереп утыртуны җиңел кичерә. Августта-сентябрьдә утыртсак, кышка кергәнче яңа урында тернәкләнеп өлгерә. Зелпене үрчетү карлыган куагыныкына охшаш. Зелпеләрнең соңгы елда үсеш биргән ике буынтык арасындагы кавырсыны ныгыган – агачланган чыбыкчаларын июнь аенда кисеп алып, махсус тартмаларга тезеп утыртып, теплицаның бер почмагындагы ярымкүләгәле урында үстерергә була. Чыбыкчалар якынча бер айда тамырланып үсеп китә, кышка кергәндә аларны яфрак яки салам белән күмдереп, өсләренә кар өеп калдырабыз. Киләсе язда араларын 30 см калдырып, ачык грунттагы түтәлгә күчереп утыртабыз. 

Бакчада даими үсәчәк урынына илтеп утыртканчы, яшь үсентеләрне ике ел дәвамында түтәлдә тәрбияләү отышлы. Икенче ысулы түбәндәгечә: язга чыккач, куакның кырыенда үскән көчле бер-ике яшь ботагын авыштырып яткырып, уртасыннан агач яки тимер ыргак белән җиргә беркетеп куярга, шул урынга туфрак өеп, су сибеп, аны һәрдаим дымлы тотарга кирәк булачак. Тамырланган үсентене киләсе язда кирәкле урынга күчереп утыртабыз. 

Хәмидә Гарипова,
Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading