16+

Бер алманы бишкә бүләек...

Быел алма бигрәк тә күп булды. Кайбер бакчачылар аларны кая куярга белми аптырый. Бер караганда, теләгең һәм вакытың булса, аңардан нәрсә генә эшләп булмый бит. Рәхим итеп сок та чыгар, компотын, кайнатмасын кайнат, кышка алма бәлеше ясар өчен киптереп куй, кагын кой, мармелад, повидло яса, бәлеш пешер. Араларыннан иң матурларын...

Бер алманы бишкә бүләек...

Быел алма бигрәк тә күп булды. Кайбер бакчачылар аларны кая куярга белми аптырый. Бер караганда, теләгең һәм вакытың булса, аңардан нәрсә генә эшләп булмый бит. Рәхим итеп сок та чыгар, компотын, кайнатмасын кайнат, кышка алма бәлеше ясар өчен киптереп куй, кагын кой, мармелад, повидло яса, бәлеш пешер. Араларыннан иң матурларын...

Танылган бакчачы Фарсель абый Зыятдинов әйтүе буенча, Гади антоновка - гыйнвар аена кадәр, Ал әнис, Штрейфлинг декабрьгә кадәр саклана. Ә менә Башкорт чибәрен - февраль аенда, Яңа әнис, Ренет Поволжьяны - март, Татар ренетын апрель аенда да авыз итә аласыз. Язга кадәр ашап булса да, алманың өч айдан файдалы үзлекләре югала. Организмыгызны витаминнарга баетасыгыз килсә, һәр көнне яңа сыгып алынган алма согы эчеп калыгыз. Шунысы да бар, сокны да әзерләгәч үк эчәргә кирәк. 20 минуттан соң аның файдасы кими. Сокның гомерен озайту өчен аны стерильләштерергә, ягъни 80 градуска кадәр җылытырга (кайнатып чыгарырга түгел) кирәк. Аннары газ мичендә 100 градус эсселектә «кыздырылган» банкаларга тутырыгыз. Аз гына шикәр дә кушарга була. Мондый сок суыткычта ике-өч ай тора.
Алманы пешереп тә ашарга мөмкин. Пешкән алма иң гади һәм тәмле десерт санала. Алманың үзәген алып, алмаган очракта берничә кисемте ясап, шунда ваклап туралган чикләвек кушылган сыек бал яки каймак агызып газ миченә пешерергә куегыз. Аның тәме телеңне дә йотарлык хәтта.

Алма ашау өчен җиде сәбәп
1. Алма Альцгеймер авыруыннан саклый.
2. Алма яман шешкә каршы профилактик чара булып тора.
3. Алма холестерин күләме артуга юл куймый.
4.Алма йөрәк һәм кан тамырлары өчен файдалы.
5. Алма шикәр авыруыннан саклый.
6. Алма артык гәүдә авырлыгыннан котылырга ярдәм итә.
7. Алма тешләрне саклый.

Тәмле дә булсын, витамины да саклансын
Киптерү
Киптергәндә алмадагы витаминнар, тимер, пектин, клетчатка саклана.
Ничек әзерләргә?
Чистартырга, үзлеген алырга, берничә өлешкә бүләргә дә тозлы суга манып алырга (алманы каралтмый). Дуршлагка салып, җепкә тезәргә һәм коры, яхшы җилләнә торган урынга эләргә. 2-3 көннән эссесе 80 градустан артмаган газ мичендә киптереп бетерергә.

Тозлыкта тоту
Антоновка, әнис, титовка сортлы алмалар. С витамины арта гына.
Ничек әзерләргә?
Пыяла яки эмаль савытка бөтнек яфраклары һәм алма салырга. Өстенә тозлык агызырга (10 л кайнаган җылы су, 150 гр тоз, 250 гр шикәр яки бал, 100 гр төче тамыр үсемлеге), капкачын ябып, өстенә авыр әйбер куярга.

Кышкы компот
Каты сортлы алмалар. Витаминнары һәм микроэлементлары саклана, калориялелеге дә югары.
Ничек әзерләргә?
Алманы стерильләштерелгән пыяла банкага тутырабыз (банканың чирек өлеше тулсын), кайнар сироп агызабыз да (1 литр суга 200 гр шикәр) ябып куябыз.

Кайнатма
Каты алма сортлары. Барлык макро- һәм микроэлементлары саклана.
Ничек әзерләргә?
Телемләп турыйбыз да кайнар сиропка салабыз(1 кг чистартылган алмага 1-1,2 кг шикәр һәм 1 стакан су). Әзер булганчы кайнатабыз. Сиропны чынаяк тәлинкәсенә агызып карагыз, әгәр дә ул агып китмәсә, кайнатма әзер дигән сүз.

Алмагач дөньяда иң киң таралган агач санала. Статистика буенча, һәр икенче җимеш бирә торган агач ул - алмагач. Дөньяда алма бакчасының гомуми мәйданы биш миллион гектарны тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading