16+

«Дөньядагы иң зур бәлешне пешереп карыйсым килә»

Һәр хуҗабикәнең яратып әзерли торган ризыгы була. Кемдер камыр ризыкларын тәмле пешерә, кемдер салатлар ясарга ярата. Арабызда чәк-чәк пешерүчеләр, оста шашлыкчылар, каз каклаучылар да юк түгел. Кемнәрдер катлы-катлы торт пешереп шаккатыра. Ә сәхифәбезнең чираттагы кунагы Илсөя Әхмәтгалиеваны исә бәлешләр патшабикәсе дип әйтергә була. Ул пешергән итле бәлешләр тук тамакларның да...

«Дөньядагы иң зур бәлешне пешереп карыйсым килә»

Һәр хуҗабикәнең яратып әзерли торган ризыгы була. Кемдер камыр ризыкларын тәмле пешерә, кемдер салатлар ясарга ярата. Арабызда чәк-чәк пешерүчеләр, оста шашлыкчылар, каз каклаучылар да юк түгел. Кемнәрдер катлы-катлы торт пешереп шаккатыра. Ә сәхифәбезнең чираттагы кунагы Илсөя Әхмәтгалиеваны исә бәлешләр патшабикәсе дип әйтергә була. Ул пешергән итле бәлешләр тук тамакларның да...

- Илсөя, ризык пешерүнең үзең өчен көндәлек вазифа гына түгел, ә чып-чын шөгыль икәнен кайчан аңладың? Бу нәрсәдән башланды?
- Мин бер компаниядә сату буенча менеджер булып эшли идем. Безнең фирма эре компанияләргә реклама сату белән шөгыльләнде. Бер клиентка реклама сату буенча сөйләшергә бардым. Сөйләшү бик озакка сузылгач, ул чәй табыны артында дәвам итте. Хуҗа кеше, мин тәкъдим иткән рекламага мохтаҗ булмаулары турында әйтеп, теләсә нәрсә рекламалагыз, алам, тик моны гына түгел, диде. Мин тоттым да яратып әзерли торган ит бәлешемне тәкъдим иттем. Сөйләшүдә бер сигезләп ир-ат катнашты. Аларның барысы да рус кешеләре иде. Шуңа да аларга башта бәлешнең нәрсә икәнен аңлатырга туры килде. Бәлешнең татарларның милли ризыгы булуын бик озаклап, тәмләп сөйләдем. Шунда ук заказ бирделәр. Бәлешемне ошаттылар һәм әле дә бәлеш ашыйсыбыз килә, дип заказлар биргәлиләр. Шуннан инде миндә чынлап торып моны шөгыльгә әверелдерү идеясе туды.
- Син бит әле бавырсаклар да пешерәсең...
- Бавырсакны безнең Бәрәңге районында (Мари Иле Республикасы) пешермиләр. Мин кайчандыр туйларда тамада булып йөргән идем. Шунда табынга зур-зур матур бавырсаклар чыгарганнарын күреп, аны пешереп карау теләге уянды. Казанга килгәч, Сарман районыннан булган иптәш кызымның авылына кайтып, бавырсак пешерү серләренә аның әнисе Фәһимә ападан өйрәндем. Гомумән, нинди дә булса ризыкны дөрес һәм тиз итеп пешерергә өйрәнәсең килсә, мастер-класска барырга кирәк. Тортлар пешергә өйрәнер өчен, Йошкар-Оладагы кондитер фабрикасына да бардым әле мин.
- Күбрәк нәрсәгә заказ бирәләр - бәлешкәме, торткамы?
- Очрагына карап, бәлешне офисларга китертәләр, туган көннәргә, Коръән ашларына ясыйбыз. Бәлеш яратмаган кеше юктыр инде ул. Аны хәтта саунага да сорыйлар. Бавырсакны күбесенчә туйларга заказ бирәләр. Ә торт инде бөтен очракка да бара. Кечкенә балаларның туган көннәрендә өстенлек тортка бирелә. Хәзер күпләр, кибет торты белән генә чикләнми, махсус заказ белән ясаталар. Без аларга үзенчәлекле итеп бизәкләр төшерәбез.
- Ә үзең якыннарыңны, дусларыңны нәрсә белән сыйларга яратасың?
- Нинди генә чара булса да, бавырсак көтәләр алар миннән. Махсус бәйрәм көннәрен көтеп утырмыйм, бер сәбәпсез генә дә кунакка чакырырга яратам. Аннары ияләнгән ризыкларны түгел, ә катлаулы итеп әзерләнә торганнарны ясау ошый. Бәлешне борай белән дә пешерәм, камырына көрпә кушам. Ул үзенә күрә бер чикләвек тәме бирә.
- Ничек уйлыйсың, яхшы ризыкның төп «ингредиенты» нәрсә булырга тиеш?
- Иң мөһиме - тәм, әлбәттә. Аннары теләк. Ризыкны ничек пешерүең аңа карауга ук сизелә. Әгәр дә бу эшне чын күңелеңнән яратып, теләп башкарсаң, ризыгың бик матур да, тәмле дә килеп чыга. Әйдә, ярамаган тагын, дип эшләсәң, беренче чиратта акчасы кызыксындырса, аңа алынмавың хәерле.
- Хыялыңда йөрткән, тик әлегә пешереп карамаган ризыгың бармы?
- Биек паштет пешерергә өйрәнәсем килә, аны элек табынга бал-май белән чыгара торган булганнар. Казылыкны бик оста итеп ясарга өйрәнергә телим. Ә иң зур хыялым - берәр зур чарага дөньядагы иң зур бәлешне пешерәсем килә. Хәер, тагын бер хыялым бар икән әле - бәлешләр пешереп сату буенча үз эшемне ачу. Тиздән моңа ныклап тотынырмын дип уйлыйм.

Илсөя бәлеш пешерүнең кайбер серләре белән дә бүлеште:
Бәлеш ите күп булган саен тәмлерәк була. Мин үзем ит белән бәрәңгене берәр килограмм, суганны 300 грамм итеп алам. Аннары сарымсак та өстим. Бер бәлешкә бер тырнак сарымсак җитә. Аны вак угычта уып салам. Бәлеш капкачының бөкесен япмыйча гына пешерәм. Аны бәлеш кырыена куеп төсен генә китереп алам. Табынга чыгарганда исә капкач өстенә утыртып куям. Ике килограммлы бәлешне башта 200 градус эсселектә ярты сәгать пешерәм, аннары 90 градуска калдырып, ике сәгатьләп пешерәм дә әзер булырга 10-15 минут кала, 150гә күтәртеп, шулпасын салам. Шулпасы тәмле булсын өчен, аңа итне күп итеп салып пешерергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading