16+

«Эзләгәнне таптым...»

Туган көн яки башка берәр бәйрәм, йә булмаса нинди дә булса чара уңаеннан, күпләр бүләккә чәчәк белән конфет күтәреп килә. Чәчәк вазага утыртып куелса, конфет өстәлгә чәй янына менеп кунаклый. Ә соңгы вакытта исә аларны башкача тапшыра башладылар, ягъни мәсәлән, конфетны чәчәккә төреп бирү модага керде. Моны икенче төрле свит-дизайн...

«Эзләгәнне таптым...»

Туган көн яки башка берәр бәйрәм, йә булмаса нинди дә булса чара уңаеннан, күпләр бүләккә чәчәк белән конфет күтәреп килә. Чәчәк вазага утыртып куелса, конфет өстәлгә чәй янына менеп кунаклый. Ә соңгы вакытта исә аларны башкача тапшыра башладылар, ягъни мәсәлән, конфетны чәчәккә төреп бирү модага керде. Моны икенче төрле свит-дизайн...

- Ильнара, бу идея ничек туды?
- Декрет ялында утырганда, йорттагы көндәлек эшләрдән арып, күңел өчен берәр кызыклы шөгыль табасым килде. Интернетта казынганда, очраклы гына «Мастерлар иле» дигән сайтка юлыктым. Менә шуннан башланып китте дә инде... Башта җепләрдән люстра ясап элдем, аннан пыяла шешәләрдән ваза әмәлләп куйдым, линолеумнан сланцы ясап кидем. «Баллы букетлар»га тап булганчы, бик күп кызыклы әйберләр ясалды. Кондитер әйберләреннән композиция ясау аеруча ошады. Һәм шуңа тукталдым да. Бу шөгыль күңелемә дә бик якын һәм шуңа өстәп, аның белән акча да эшләп булырлыгын аңладым. Эш акчада гына да түгел, соклану һәм рәхмәт сүзләрен ишетү дә бик күңелле миңа.
- Синең күңелеңә аеруча нинди композиция, тематика якын?
- Свит-дизайнда тематика күптөрле, тик әлегә мин классик төргә тукталдым. Заказларга килгәндә, күбесенчә кәрҗинле композицияләрне яки гади букет итеп ясауны сорыйлар.
- Конфетларны үзегез сайлыйсызмы, әллә заказ бирүченең теләгеннән торамы?
- Гадәттә, конфетны үзләренә сайларга кушсам да, алар, үзеңә кара, диләр. Үзем исә Золотая лилия, Мадам трюфо, Ферреро Роше, Марсиянка, Конфетты, Моне дигәннәреннән файдаланам. Тәмле булгач, аларны һәркем яратып ашый.
- Бер композициягә якынча ничә грамм конфет кирәк?
- Конфетның күләме композициянең нинди булуыннан тора. Гадәттә, ничә чәчәк булса, шуның кадәр конфет китә. Чәчәкләрне флористик сырлы кәгазьдән (гофрированная бумага) ясыйм.
- Свит-дизайн белән шөгыльләнү, миңа калса, зур сабырлык сорый һәм күп вакытны да ала кебек?
- Килешәм, бу вак һәм бик җентекләп эшләнә торган эш. Иҗади эшнең бөтен төре дә түземлек һәм тырышлык сорыйдыр инде ул. Композиция катлаулы булган саен, вакыт күбрәк китә. Шө­гыльләнә генә башлаганда, аз гына булса да розаны хәтерләткән чәчәк ясар өчен, төннәр буе утыра идем. Хәзер инде шомардым. Свит-дизайн белән шөгыльләнергә теләүчеләргә киңәшем - бөтен түземлекне туплап, башлаган эшне ахырга кадәр җиткерергә, үз көчеңә һәм сәләтеңә ышанырга кирәк. Якыннарыгыз да хуплап торса, нәтиҗәсе булмый калмый. Мине ирем, әнием, каенанам һәм сеңелләрем, син булдырасың, дип мактап, рухландырып тордылар. Рәхмәт аларга. Үзеңне канәгатьләндергән, күңелеңә ошаган, сәләтеңне ача алган шөгыльне табу - зур куаныч ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading