16+

Гөмбәгә йөрегез: файдасы күп, белегез! Ни өченме?

Гөмбәнең кайбер төрләре организм өчен бик файдалы, ди табиблар.

Гөмбәгә йөрегез: файдасы күп, белегез! Ни өченме?

Гөмбәнең кайбер төрләре организм өчен бик файдалы, ди табиблар.

Гөмбәләр аксымга, В төркеменә караган витаминнарга, селен, калий, бакыр, цинк кебек матдәләргә һ.б. бик күп микроэлементларга бай икән. 
Белгечләр искәртүенчә, аеруча да ак гөмбә, рейши, майтаке, шиитаке кебек гөмбә төрләре файдалы. 

Гөмбәләр составында калорияләр һәм майлар аз, шул ук вакытта аларда туклыклы матдәләр күп. Гөмбәдәге антиоксидантлар, микроэлементлар матдәләр алмашын тизләтә,, имунитетны ныгытурга ярдәм итә. 

Кайбер төр гөмбәләр хәтта күзәнәкләрне ирекле радикаллар тәэсиреннән сакларга сәләтле. 

Шулай ук рейшадагы полисахаридлар иммунитетка йогынты ясавы, кан басымын җайга салуы һәм канда шикәр күләмен нормага китерүе билгеле.
Кабыгын ташламагыз!

Банан кабыгын без еш кына ташларга гадәтләнгән. Әмма аны көндәлектә кулланырга була.
Мисал өчен, банан кабыгы төнәтмәсен бүлмә гөлләре бик ярата. Моның өчен банкадагы суга 3-4 банан кабыгын салып, берничә көн тотарга кирәк. Аннан суны сөзеп, үсемлекләргә сибәргә

Шулай ук банан кабыгын аяк киемнәрен һәм көмеш эшләнмәләрне чистартып, ялтырату өчен файдаланып була.
Күз төпләренә патчи ясасагыз да отарсыз. Банан кабыгыннан ясалган патчилар шешенүне бетерә. 
Кайбер пешекчеләр банан кабыгын ашарга да киңәш итә. Аны смузига яисә тавык кыздырганда кулланалар. 

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading