16+

Грейпфрут тынычландыра

Язга кергәндә, грейпфрут ашарга кирәк. Табиблар кыш буена витаминнар запасын югалткан организмыбызны грейпфрут белән сыйларга куша.

Грейпфрут тынычландыра

Язга кергәндә, грейпфрут ашарга кирәк. Табиблар кыш буена витаминнар запасын югалткан организмыбызны грейпфрут белән сыйларга куша.

Әлеге җимешнең 85-90 проценты судан тора. Аңарда А, В, D һәм Р витаминнары, шикәр, пектиннар, органик кислоталар, минераль тозлар, эфир мае һәм ачы тәм бирә торган гликозид нарингин бар. Диетологлар грейпфрутны диетик продуктка кертеп карый һәм ябыгырга теләүчеләргә актив рәвештә шуны тәкъдим итә. Моңардан кала, әлеге җимеш бактерияләргә, гөмбәчекләргә каршы көрәшү, температураны төшерү үзлегенә дә ия. Ул шулай ук кан басымын да төшерә, ашкайнатуны яхшырта, иммунитетны ныгыта, эчәсе килүне баса, нервларны тынычландыра. Табиблар грейпфрутны миокард инфаркты кичергән, шикәр авыруыннан җәфаланган кешеләргә һәм авитаминоз вакытында ашарга куша. Грейпфрут йокысызлыктан да дәвалый. Йоклар алдыннан бер кисәк ашап куйсагыз, тыныч йокларсыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading