16+

Грузинча баклажан салаты РЕЦЕПТЫ

Баклажанны түгәрәкләп кисәбез, өстенә 1 аш кашыгы тоз салып, 1 сәгатькә калдырабыз.

Грузинча баклажан салаты РЕЦЕПТЫ

Баклажанны түгәрәкләп кисәбез, өстенә 1 аш кашыгы тоз салып, 1 сәгатькә калдырабыз.

Кирәк булачак:
2 кг баклажан
600 г помидор
600 г татлы борыч
3 баш сарымсак
100 мл сыек май
70 мл 9 аш серкәсе
2 аш кашыгы тоз
150 гр шикәр комы.

Баклажанны түгәрәкләп кисәбез, өстенә 1 аш кашыгы тоз салып, 1 сәгатькә калдырабыз.
Помидор, борыч, сарымсакны  иттарткычтан чыгарабыз. Шуңа  сыек май, шикәр комы, тоз, аш серкәсе салып, кайнарга куябыз.
Кайнап чыгуга , баклажанны салабыз. 30 минут пешерәбез. Баклажан йомшарырга, ләкин изелергә тиеш түгел.
Парландырылган банкаларга эссе килеш тутырып, өстен ябып куябыз.
 0,5 литрлы 7 банка салат чыкты.

Гүзәл Нәбиуллина.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading