Шәһри Казан

Игътибарың кирәк, җанашым...

Бер бакчачы танышым әңгәмә барышында, бездә халыкны ялкау, диләр, дөрес фикер түгел бу, кайберәүләрнең тырышлыгына исең китәрлек, дигән иде. Әлеге танышымның аралашып яшәгән бакчачы дуслары белән күрешкәч, мин аның хаклыгына инандым. Һәм ни гаҗәп, аларны, тырышлыкларыннан кала, тагын бер нәрсә берләштерә, бакчачыларның барысының да исемнәре - Наилә. Сәхифәбездә гөлләр, чәчәкләр...

Реклама

Наилә Закировна бакчасында ниләр генә үстерми. Алмагач, груша, слива, чия кебек җимеш агачларыннан кала аның бакчасында 35 төрле виноград та үсә икән. 20 ел элек ул һәркемгә дә таныш булган Изабелла сортын утыртып караган. Аңардан яхшы гына уңыш ала башлагач, яңа төрле сортлар кайтарткан. Хәзер бакчасында башлыча Көнчыгыш Европа сортлары үсә.
- Виноград үстерергә теләүчеләргә дә иң элек авыруларга һәм салкынга чыдам, башка бакчачылар арасында сыналган сортларны утыртып карарга киңәш итәм. Берникадәр тәҗрибә туплангач, виноград үстерүнең нәрсә икәнлегенә яхшылап төшенгәч, көньякта гына үстерелә торган сортларга да күчә аласыз. Күптәнге сыналган сортлар булып Краса севера, Алешенькин, Августин тора. Шуны әйтә алам: бер сорт бөтен бакчачыны да йөз процентка канәгатьләндерә алмый. Һәр кеше үзенә ошаганын утырта. Алешенькин сортының җимешләре 4-5әр гр булып, тәлгәше 2 кг га кадәр җитә ала. Тик бу сорт авыруларга бирешүчән. Краса севера да яхшы сорт. Әмма ул билгеле бер вакытка кадәр тәм бирми. Бик нык өлгергәч кенә тәме барлыкка килә. 42 запорожский дигәне исә өлгереп бетмәгән килеш тә баллы була. Аны августның 20ләрендә инде ашарга мөмкин. Ерак Көнчыгыш сортларын да авыруларга чыдамлы дип әйтәләр. Виноградның авыру-авырмавы үсү шартларыннан, җирдән дә тора. Бакча үсемлекләр белән тыгызланып бетмәгән булса, җилләтелсә, аңарда авырулар озак тормый.
- Виноградны кайчан утыртырга кирәк соң?
- Тамыр системасы ачык булганын сатып алсагыз, җир ачылгач ук утыртырга мөмкин. Ул утыртыласы чокырны 80х80 итеп казыйбыз. Аның вегетация чоры туфрак температурасы 10 градуска кадәр җылынгач башлана. Тамыр системасы ябык булса, кырау төшү куркынычы беткәч утырту дөрес. Безнең якларда якынча 10 июнь дип чамаларга була. Балчыклы җир булса, чокырны 80 см тирәнлектә түгел, ә балчыклы өлеше башланганчыга кадәр генә казыгыз. Алга таба казудан мәгънә юк. Һәм аңа үсентене 10 см дан да артык батырырга кирәкми. Югыйсә, бакчачылар сүзе белән әйткәндә, кәстрүлдә утырган кебек була. Анда су, җыелып торып, тамырын черетәчәк. Чокырга черемә, ком, пгс (ком-чуерташлы катнашма), вакланган кызыл кирпеч, сыйфатлы туфрак салабыз. Калий, азот, фосфор кебек ашламалар кертәбез. Яки составында шулар булган комплекслы ашлама кулланыгыз. Әзер чокырга виноград үсентесен 40-45 см тирәнлектә утыртабыз. Үсентеләрнең арасы 2,5 метр булсын. Миңа беренче виноград үсентесен сатучы хатын аларның арасын 2 метр калдырырга кушты, ә үз тәҗрибәм күрсәткәнчә, араларын 2,5 метр итсәң яхшырак. Бу культура кояшны яратканга, ул бәйләп куеласы шпалерның юнәлеше төньяк-көньяк булсын. Беренче елында үсентене карандаш юанлыгында бер-ике метрга кадәр үстерә алсагыз, аның яхшы кышлыйсына гарантия бар дигән сүз. Кышка инде казыклардан төшереп, өстен берәр материал, әйтик, полиэтилен пленка белән каплап калдырабыз. Аның өстенә беренче карны көрәп атабыз.
- Виноградны тукландырырга кирәк буламы?
- Беренче елында кирәкми, чөнки утырткан вакытта ашламаны чокырга салып калдырабыз. Алдагы елларда комплекслы ашламаны кулланырга була. Азотлы ашламаны куллануны июнь аеннан соң туктатырга кирәк. Калий һәм фосфорлыны гына калдырасыз. Кайчанрак дигәндә, ике атнага бер тапкыр кабатлагыз.
- Наилә Закировна, виноград үстерергә теләүчеләргә нинди киңәшләрегез бар?
Киңәш сыйфатында виноград үстерүдә еш ясала торган хаталарны гына атап үтәсем килә. Аның беренчесе су сибүгә карый. Суны виноградка ике атнага бер тапкыр, әмма мул итеп, бер куакка 4-5 чиләк, ягъни 40-50 литр сибәргә кирәк. Көн дә аз-азлап кына сипсәң, ул дымны өске тамырлары аша гына ала. Ә аскы төп тамырлары үсеш алмый. Инде озак вакыт су сибә алмаган очракта ул кибеп тә китә. Әмма шуны да кисәтәм, яңа гына утырткан виноград үсентесенә суны ике ай дәвамында атнага бер тапкыр бер чиләк сибәргә кирәк. Аннары инде, алда әйтеп узганча, ике атнага бер тапкыр. Яз көне кышка каплап калдырган материалларны да вакытында алу мөһим. Аны бездә кар эрүгә алалар. Югыйсә полиэтилен пленканы өстән кояш җылытып торганлыктан, аның астында яткан виноград үсентесенең бөреләре кызып черергә дә мөмкин. Нәтиҗәдә виноградсыз да каласыз. Тагын бер хата «яшел операция» белән бәйле. Мин, гадәттә, көз көне бөреләрне ике йөз процент запас белән калдырам. Кышны исән-имин чыккач, куакларны шпалерга бәйләп, артык бөреләреннән котылам. Безнең зонада бер зур куакка 35-45ләп бөре калдыру зарур. Ә кечерәкләрендә инде азрак калсын. Куакны ботакларын кискәндә дә игътибарлы булу кирәк. Беренче елында яшел өлешен генә кисеп алам. Икенче елдан көз көне куакны формалаштырганда ботакларының яшел, агачланмаган өлешен кисеп алам. Аны тотып карап та чамалап була, яшел өлеше кул белән тотканда салкын, ә агачланган, коңгырт төскә кергән өлеше җылы була. Бу эшне уңышны җыйгач, ботакларының яфракларын койгач башкаралар. Гомумән алганда, виноград ул башка җимеш агачларыннан үзенә гел игътибар таләп итүе белән аерыла, аның белән һәрвакытта контактта булырга кирәк. Шул очракта гына ул сезне уңышы белән куандырыр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: