16+

Кәбестәне корткычлардан ничек сакларга? Бер-ике киңәш

Кәбестәгә төрле бөҗәкләр һөҗүм итмәсен өчен бакчачылар даруханәдә сатыла торган валериана кулланалар.

Кәбестәгә төрле бөҗәкләр һөҗүм итмәсен өчен бакчачылар даруханәдә сатыла торган валериана кулланалар.

Моның өчен бер шешә валериана һәм 1 аш кашыгы сыек сабынны 3 литр суга салып бутарга. Катнашманы кәбестәгә сиптерергә. 
Уңыш җыярга бер ай кала, 5 литр суга 40 мл нашатырь спирты һәм берничә кашык сыек сабын салып бутап, сиптерергә кирәк. 
Моннан тыш, кәбестәгә зыян сала торган корткычлардан 70 процентлы аш серкәсе дә ярдәм итә. 10 литр суга бер аш кашыгы серкә салып сиптерсәң,  битләрнең эзе дә калмас.

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading