16+

Картаймас өчен, эчәргә кирәк!

Кемнең генә яшь булып каласы килми икән. Кызганыч, аның өчен әлегә бернинди дару да уйлап табылмаган. Ә шулай да, бик тырышканда, билгеле бер нәтиҗәләргә ирешеп була анысы. Моның өчен яратыгыз, тормышка сөенегез һәм... эчегез. Бактың исә гап-гади эчемлекләр эчәсе килүне генә басмый, картаю процессын да акрынайта икән.

Су
Кайчан эчәргә: иртәдән.
Алдагы көнне берәр бәйрәм-мазарда булсаң, әллә ничә төрле ризык белән сыйлансаң, иртән уянуга ук бер стакан су эчеп кую комачауламас. Ул токсиннарны чыгара, тән тиресен дымландыра, ашказанын ризык кабул итәргә әзерли, бөерне эшкә җигә. Моннан тыш, диетологлар, эш көне уртасында эчеп куелган су ашыйсы килүне басарга мөмкин, ди. Бу артык гәүдә авырлыгыннан котылырга теләүчеләр өчен бигрәк тә кирәк.
Каһвә
Кайчан эчәргә: иртән.
Каһвә уянып бетәргә булыша. Шул ук вакытта авыз куышлыгында яман шеш барлыкка килүгә комачаулык итә.
Яшел чәй
Кайчан эчәргә: төшке ашта.
Яшел чәй матдәләр алмашын яхшырта, күкрәктә яман шеш барлыкка килү куркынычын киметә.
Какао
Кайчан эчәргә: көндез.
Какао, ягъни кайнар шоколадта яшел чәй яки кызыл шәрабка караганда антиоксидантлар күбрәк. Бер стакан какао йөрәк авыруларыннан саклый.
Сөт
Кайчан эчәргә: йоклар алдыннан.
Кич белән эчелгән бер стакан сөт мускулларны - аксым, сөякне кальций белән тәэмин итә. Җылы сөт сару кайнауны баса.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading